8 февраль 2019 яңалыклары
-
“Яхшыга өметләнеп яшәдек...”
Әле шушы көннәрдә генә туксан яшен тутырган тыл хезмәтчәне Николай Еремин зур тормыш тәҗрибәсе туплаган. Үткән еллар, кичергән вакыйгалар турында сәгатьләр буе туктамый сөйли ала ул.
-
Йомгаклау әңгәмәсенең максаты нинди?
Тиздән, 13 февральдә, тугызынчы классны тәмамлаучы һәр укучы илдә беренче тапкыр кертелгән рус теле буенча телдән имтихан бирергә тиеш. Бу имтихан нинди тәртиптә уза, аның бурычлары һәм юнәлешләре турында хәбәрчебезгә мәгариф бүлегенең укыту-методика эше буенча җитәкче урынбасары Людмила Рыбакова сөйләде.
-
Тыюлык эшенә йомгак ясалды
Быел үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында узган коллектив җыелышында 2018 елга йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.
-
Олимпиада призерлары
Район укучылары командасы 8–11 класста укучылар арасында Идел буе федераль округы буенча уздырылган “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль олимпиаданың региональ этабында призер булдылар.
-
Грипп башлана
Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы (Татарстан) Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге грипп эпидемиясе башлануы турында хәбәр итә.
-
Педагогларга зур җаваплылык йөкләнгән (ФОТО)
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагы кадрларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләргә” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында “Регата” балалар техник иҗат станциясе педагогы, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең технология укытучысы Илназ Мәхмүтов, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең “Юнармия” отряды җитәкчесе Ирина Кислова һәм Болгардагы 2нче урта мәктәпнең класс җитәкчесе Анна Калинкина җиңүчеләр булдылар.