Иске Рәҗәп урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәйзиева укучыларга туган телнең байлыгын, халкыбызның тарихын өйрәтүгә зур әһәмият бирә.
Ирина Телицына
Ул кечкенәдән мәктәпне ярата. Күпме генә еллар үтсә дә, укытучыларның ягымлы карашлары, кайнап торган мәктәп тормышы, дәрестән соң үткәрелә торган кызыклы чаралар, классташлар якты хатирә булып истә калган. Фатыйма Мингәрәй кызы Хатыйпова алып барган рус теле һәм әдәбияты дәресләрен Гөлназ аеруча көтеп ала. Менә шул аңа булачак һөнәрен сайларга ярдәм итә дә инде.
Мәктәпне тәмамлагач, ул Яр Чаллы шәһәрендә педагогия институтына укырга керә. Мавыктыргыч студент еллары тиз үтә. Институтны уңышлы тәмамлагач, туган авылына кайта һәм менә инде егерме елдан артык мәктәптә балаларга татар теле фәненнән белем бирә һәм укучыларда үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Укытучы фикеренчә, балаларны дөрес итеп укырга һәм язарга өйрәтүдән башка, үз халкыңның бай тарихы һәм мәдәнияты белән дә таныштырырга кирәк. Гөлназ Мөнир кызы дәрестә укучыларны мөстәкыйль эшләргә, үз фикерен дөрес итеп әйтә белергә өйрәтә, аларның иҗади сәләтләрен үстерергә тырыша.
Әлбәттә, һәр укытучының үзенә хас укыту алымнары була. Куелган максатка ирешү өчен Гөлназ Мөнир кызы да үзенең авторлык программасын эшләгән. Дәресләрдә ул укытуның мультимедиа чараларын уңышлы куллана. Үз белемен камилләштерүдә аңа курсларда укуы нык ярдәм итә.
- Ул безнең укытучылар коллективында югары квалификация категориясенә ия булган бердәнбер укытучы,- ди мәктәп директоры Әнисә Булатова.- Үз эшенә бик җаваплы карый, белем бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Ул шулай ук мәктәпнең педагогик аттестация эксперты да, ике тапкыр "Безнең иң яхшы укытучы" грантында җиңеп чыкты...
Тәҗрибәле, тирән белемле укытучының укучылары да сынатмый, алар республика конкурсларында, фәнни-практик конференцияләрдә, олимпиадаларда җиңеп чыгалар. Республика тестларын, бердәм республика һәм төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыралар.
Вакыт сизелми дә үтә. Инде олы уллары Илназ быел Казан спорт һәм туризм академиясенә укырга кергән, Таһир беренче сыйныф укучысы.
Мәктәптән кайткач, өйдә дә мәшәкатьләр күп. Гөлназ Мөнир кызы барысына өлгерергә тырыша. Өйдәге эшләрдә ире Илнур нык булыша. Ул да мәктәптә укытучы булып эшли.
Җаваплы, авыр эшләрендә аларга бары тик уңышлар юлдаш булсын.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев