5 октябрь 2016 яңалыклары
-
Туган телгә мәхәббәт уятып
Иске Рәҗәп урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фәйзиева укучыларга туган телнең байлыгын, халкыбызның тарихын өйрәтүгә зур әһәмият бирә.
-
Очырткычлар фестивале
"Регата" балалар техник иҗаты станциясе очырткычлар җибәрү буенча традицион ярышлар үткәрделәр. Ел саен үткәрелә торган бу бик матур тамаша инде күркәм гадәткә керде. Быел мәктәп берләшмәләренең өч төрдә: "Властелин неба", "Небесное очарованье" һәм "Полет фантазий" номинацияләрендә чыгыш ясаулары күздә тотылды. Тик җил акрын искәнлектән, былтыргы кебек бер очырткыч та болытларга...
-
“Бар иде бит безнең дә яшь чаклар...”
1 октябрь көнне Урта Йорткүл авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Бар иде бит безнең яшь чаклар..." дигән бәйрәм кичәсе узды. Алсу Зарипова, мәктәпнең татар теле укытучысы. Өлкәннәрне фойеда әзерләнгән нигъмәтләр белән тулы өстәлләр каршы алды. Бер-берсе белән җылы күрешеп, хәл-әхвәл сорашып чәй эчкәннән соң, хөрмәтле авылдашларыбызны мәдәният йорты залына...
-
Ташлама белән язылырга була
13 октябрьдән 23октябрьгә кадәр язылу ункөнлеге үткәрелә. Бу чорда 2017 елның беренче ярты елына даими матбугатка язылу бәяләренә ташлама ясала. Мәсәлән, безнең "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы өчен почтада язылганда 525 сум 72 тиен түләргә кирәк булачак, редакциянең үзенә килеп язылганда ул 380 сумга төшә. Тик бу очракта газетаны редакциянең...
-
Фатирларда җылы булсын өчен
Быел, узган еллардан аермалы буларак, котельныйларны иртәрәк эшләтеп, шәһәрдәге фатирларга җылылык бирә башладылар. Бу һава торышына гына бәйле түгел: "Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыяте коллективы кышкы чорга котельныйларны һәм тиешле документларны вакытыннан алда әзерләргә өлгерде.