Озак яшәүнең сере нәрсәдә? Һәр кешенең бу сорауга үз җавабы бар. Ә менә күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үткән Анна Калмыкова фикеренчә, нигездә тынгысыз, эш яраткан кешеләр озак яши. Аның белән аралашканнан соң, озак яшәүнең сере - тормышны яратуда, аннан ямь табып яши белүдә дип өстисем килә.
Ирина Телицына
Ишле гаиләдә Анна җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе бик иртә үлеп киткәч (аңа әле бары тик утыз өч яшь кенә була), гаилә бик авыр хәлдә кала. Балаларга да тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Анна Ивановна үз-үзен белә башлаганнан бирле һаман эштә. Аның хезмәт стажы гына да илле ел икән!
Башта кыз әнисенә вак-төяк йорт мәшәкатьләрендә ярдәм итә, унике яшендә үк йон эрли, бәйли, тегә белә. Барысына да үзлегеннән өйрәнә. Җәй көне апа-абыйлары белән бакчада эшли, печән чаба. Кышка терлек азыгын җитәрлек итеп хәзерләп куярга тырышалар, шулай итеп Анна да чалгы тотарга өйрәнә.
- Мин эш яраттым, нәрсәгә генә тотынсам да, җиренә җиткереп башкарырга тырыштым, - ди ул үзе турында. Сугыш елларында окоп казырга да, урман кисәргә дә туры килә. Авырлыкларга, каты салкыннарга түзә алмыйча эштән качып китүчеләр дә була. Ләкин алар моның ил өчен кирәк булуын аңлап, кире әйләнеп кайталар. Сугыш беткәч, хәлләр азрак җиңеләя төшә. Алар яшәгән Кураловога сугыштан солдатлар кайта башлый. Анна кичәге фронтовик Михаил Калмыков белән гаилә корып җибәрә. Туйлар ясап тормыйлар, кияү йортында гаилә белән генә билгеләп үтәләр.
Бер-бер артлы балалары - өч улы һәм ике кызы дөньяга килә. Анна Ивановна аларны карарга да, эшкә йөрергә дә вакыт таба. Утыз ел буе ул совхозда сыерлар сава. Эшендә югары уңышларга ирешә, сыерлары һәрвакыт чистартылган була.
Җитмешенче еллар башында Калмыковлар район үзәгенә күчеп киләләр. Шәхси йорт сатып алалар, монда сыер, кош-корт асрыйлар. Җитмеш баш кош-корт асраган чакларыбыз бар иде, дип искә ала Анна Ивановна. Сыерын да әле күптән түгел генә саткан.
Ул урман хуҗалыгы оешмасына эшкә урнаша. Тырышып эшли, өмәләрдә актив катнаша. Башкаларга да һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Ә бит үзенә дә тормыш сынауларын күп күрергә туры килә. Ике улы кечкенә чакта үлеп китә. Өченче улы Владимирның да гомере кыска була. Алтмыш өч ел иңгә-иң куеп яшәгән ирен югалту кайгысын ул бик авыр кичерә. Шуңа карамастан, Анна Ивановна күңелен төшерми, көченнән килгән кадәр эш-мәшәкатьләр белән яши, йорт-җирен тәртиптә тота. Шунысы гаҗәп - туксан ел яшәп, Анна Ивановна бер тапкыр да хастаханәдә булмаган икән! Бала табу бүлегендә ятарга һәм теш табибына гына барырга туры килгән. Анна Ивановна әлегә кадәр бакчасын үзе казып, яшелчәләр утырта. Өлкән яшьтә булуына карамастан, тормыштан ямь табып яши белә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев