Сәетгәрәй Мәхмүт улы Мистахов 1923 елда Ямбакты авылында туа. Бик күпләр кебек, аңа да авыр сугыш юллары үтәргә туры килә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ул Iнче дәрәҗә Ватан сугышы, IIIнче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Куйбышев исемендәге суднолар ремонтлау заводының жилкомхоз җитәкчесе, Красная Слобода авыл Советы рәисе, саклык кассасы, үзәк статистика идарәсе инспекторы, район хисаплау станциясе җитәкчесе булып эшли. Укучылар игътибарына без аның үзе исән вакытта язып калдырган истәлекләрен тәкъдим итәбез. Бу истәлекләрне редакциягә туганнары тапшырды.
Хезмәт юлым
шулай башланды
...1939 елда мин Куйбышев исемендәге Затонның фабрика-завод училищесын тәмамладым һәм Куйбышев исемендәге заводның столярлык цехына эшкә билгеләделәр. 1940 елның язында "Плеханов" буксир пароходында штурвалчы булып эшли башладым. Сугыш башлануы турында да мин шушында ишеттем. Бу вакытта миңа 18 яшь иде. Безнең гаиләбез Куйбышев исемендәге Затонда яшәде, әти белән әни заводта эшләделәр.
Июль аенда безнең "Плеханов" пароходы баржалар белән Украинадан эвакуацияләнгән кешеләрне Кама елгасыннан өскә менеп, урнаштырырга кушылды. Без ике тапкыр ерактан килгән кешеләрне - олылар белән балаларны пароходка, ә аларның багажын баржага төяп, Кама буенча Пермьга кадәр алып бардык. Бу эшне башкарып бетерүгә икенчесен бирделәр - Идел буе немецларын Кама буенча өскә алып барырга кирәк иде.
Аннары төялгән берничә баржаны Идел буенча Ульяновскига алып төштек һәм ашыгыч рәвештә Кама Тамагына кайтырга дигән приказ алдык. Кич белән 6 ноябрьдә безне Тәтештә туктаттылар да, хуҗасыз йөзгән баржаларны һәм башка судноларны тотарга дигән әмер бирелде. Безнең смена Идел уртасында йөзгән хуҗасыз ике баржаны тотып, яр буена якорьга куйды.
Кич белән мин сменаны тапшырдым да, каты арып, каютада йокларга яттым. Иртән сәгать дүрттә торсам, куркып киттем: Идел боз белән капланган, кешеләр боз өстеннән йөри башлаган. Пароходлар, баржалар бозланып каткан. Бер көн эчендә без тагын баркаслар белән алты баржа тотып, яр буена алып килдек.
Безнең команда кешеләре барысы да Затоннан иде һәм өйгә кайту өчен баркас (бозваткыч) эзли башладык. Никадәр генә тырышсак та, боздан котылып булмады, бигрәк тә Тенишево тирәләрендә авырга туры килде, капитан безне кабат Тәтешкә алып кайтырга мәҗбүр булды. Сугыш башланган елны кыш бик салкын килде, ноябрь ахырларында декабрь башында 40-45 градус салкыннар башланды. Безгә баржалар һәм пароходлар янындагы бозларны ватарга куштылар. Ә 9 декабрьдә миңа һәм тагын ике иптәшкә повесткалар тапшырдылар.
Юлга кузгалдык
Юлга чыгар алдыннан безгә ашханәдә туйганчы ботка ашаттылар, пекарнядан 2 килограмм ипи, берәр кило ярма алырга дип талон өләштеләр, хезмәт хакы бирделәр. Капитанның хатыны миңа йон оекбаш, ә капитан ярдәмчесе җылы күлмәк бүләк итте. Вакыт бик тыгыз булганлыктан, мин Затонга әти-әниләргә хәбәр итә алмадым.
Озатырлык кеше булмаганлыктан, без җыелу пунктына ялгыз гына барып җиттек. Монда бик тә салкын иде. Акрынлап авылдан кешеләр җыела башлады. Төнлә Ульяновскига чыгып киттек, күбрәк җәяү бардык. Ульяновскидан безне Саранскига алып киттеләр. Монда кече командирлар әзерли торган курсларны тәмамладык. Бер ай эчендә ант кабул итеп, киемнәр алдык, винтовкалар бирделәр.
Тизләтелгән хәрби өйрәнүләр үттек тә, өч айдан соң Волоколамскига җибәрделәр. Монда үзебезгә шалашлар ясарга туры килде, ике көн тышта яшәдек, кайнар аш турында уйлаган да юк. Учак ягарга ярамый, шалаш эчендә генә кечерәк учак ягарга рөхсәт иттеләр. Төннәр буе дошманның разведка самолетлары очып йөрде, шуңа күрә безгә бик сак булырга туры килде.
Мин 260нчы пехота дивизиясенең 1030нчы укчы полкында рядовой сугышчы булдым. Беркөнне төнге дежурдан кайтып, бераз җылынып алу өчен учак янында аякларымны чишә башладым. Шулвакыт старшина керде дә нигәдер минем аякларга игътибар иткән. Минем уң аяк өшегән икән. Ул тиз генә фельдшерны чакырып, ниләр беләндер ышкыдылар һәм Мәскәүгә госпитальгә озаттылар. Госпитальдә биш көн яткач чыгардылар. Күрәсең, урын да булмагандыр инде, мин коридорда яттым, аннары дәваланып бетмичә чыгарга туры килде.
Кабат үзебезнең шалашка кайттым, монда 15-20 апрельләргә кадәр торганнан соң, безне Коломнага җибәрделәр. Урманда торганда да нәкъ сугыштагы кебек, өйрәнүләрне дәвам иттек. Июль башларында безне Воронеж тирәсенә озаттылар. Аннан Сталинградка озатырга тиешләр дигән сүзләр йөрде. Воронеж ут эчендә, төне буе дошман самолетлары оча, десант ташлап, алар заводларны, күперләрне һәм башка мөһим объектларны шартлаталар. Безнең взводны ике тапкыр десантчыларны юк итәргә җибәрделәр. Бәрелешләрдә ике иптәшебезне югалттык, алты немецны әсир алдык.
Биредә июль урталарына кадәр булдык. Аннары безнең батальонны поездга утыртып алып киттеләр. 30-40 километр китүгә коточкыч күренешкә тап булдык. Безгә кадәр киткән эшелонны бомбага тотканнар, монда исән калган солдатлар бик аз иде. Без вагоннардан чыгып, яралыларга ярдәм итә башладык. Аннары ремонтчылар килеп, юлны төзәтергә керештеләр һәм икенче көнне юлга кузгалдык. Бу юлы безне ике самолет озата барды.
Бер көннән соң, төнлә безне төшереп калдырдылар һәм җәяү алып киттек, көне буе барганнан соң, юл буенда тукталып урнаша башладык. Монда тирән итеп казылган окоплар әзер иде инде. Әле дә хәтердә, сулда калкулыклар, басу күренеп тора, анда тары чәчелгән иде ахры, начар гына. Уңда - уйсулык җирләр. Без фронт сызыгына килеп җиткәнбез икән, ягъни икенче эшелонда торабыз, алгы сызыкка 2-2,5 чакрым гына. Монда кайнар ризык ашап, 3-4 көнгә коры паек (сохари, балык консервлары, шикәр, тәмәке, селедка) бирделәр. Төн буе биш минут та ял итә алмадык. Сугышның алгы сызыгына бертуктаусыз танклар һәм "Катюша"лар китә торды. Мондый хәрби техниканы әле беренче күрүем иде. Окопта бер-беребезгә сыенып сөйләшеп утырабыз...
Сугышчыларның берсе Ульяновск өлкәсеннән, икесе - Горький якларыннан. Шулкадәр корал, хәрби техниканы бергә туплауның хикмәтен без дә аңладык. Моңарчы частебез урнашкан җирдә гел урманнар иде, ә менә Сталинград тирәсендә урманнар бөтенләй дә күренми. Җир балчыклы, кечкенә көрәк белән баз казып булмый, җирләр тигез, бу исә пехотачы өчен куркыныч. Дошман самолетлары килеп чыга калса, беркая кача алмыйсың. Без биредә берничә көн тордык, бераз ял итеп алырга да өлгердек. Әмма немец разведкасы юл читендәге окопларда теләсә кайсы вакытта алгы сызыкка кузгалырга әзер торган берничә пехота батальоны барлыгын белеп алган. Безгә һавадан һөҗүм итә башладылар. Башка чара калмагач, окопларга сузылып яттык. Күктә безнең истребительләр күренгәч кенә җиңел сулап куйдык.
Каты сугышлар безне алда көткән икән. Төн уртасында команда яңгырау белән алдынгы линиядәге окоплар ягына кузгалдык. Таң атып килгәндә немец самолетлары безнең өстебезгә кургаш уты яудыра башлады. Безнең взвод калкулык өстендә, калганнар исә үзәнлектә иде, самолетлар пехотачыларны окопларга якын җибәрмәс өчен бал кортлары кебек гөжләп очтылар. Безнең взвод окопларга кереп кача алмады. Йөгергәндә солдатларның бер-бер артлы йөзтүбән каплануларын күреп алдым... Шунда мин дә бер окопка сикереп төштем, өстемә рота политругы килеп ауды. Снаряд ярчыклары баш түбәсеннән генә чыелдап үтсә дә, безне Ходай саклады булса кирәк...
Августның азагында кызык бер хәл булды. Иртәнге як, таң яктылыгы сизелә башлады, мин окопта черем итәм. Кыштырдаган тавышка сискәнеп киттем, күземне ачтым да гаҗәпләнеп калдым: каршымда окопка ташланырга әзер немец солдаты басып тора. Курыксам да, яшен тизлеге белән дошманга төбәп атып җибәрдем. Тавыш ишетеп башка солдатлар йөгереп килде һәм без тагын берничә немецны күреп алдык. Баксаң, таң алдыннан немецлар тавыш-тынсыз гына позициягә флангтан килеп кермәкче булган икән. Соңынна, бергә җыелгач, солдатлар шаярта башладылар: бу Казан кешесе (миңа шулай эндәшәләр иде) немецны ничек атып үтерә алды икән, бик каты куркыкканга күрәдер инде... Мин дә яшереп тормадым, чыннан да шулай булды, дип аңлаттым. Взвод командиры болай диде: "Сугышчы Мистахов шүрләгәнгә күрә генә немец солдатып атып үтергәне өчен бүләк каралмаган...". Немец белән беренче тапкыр әнә шулай очраштым.
Канкойгыч сугышлар барган җирдә
Взвод командиры аңлатуынча, без Сталинград юнәлешенең төньяк-көнбатыш өлешендә идек. Икенче сентябрьдә немец авиациясе безнең позицияләрне юк итү өчен бомба яудыра башлады. Безгә генә түгел, хәтта немецлар өчен дә зур куркыныч туды. Бу юлы безнең взводтагы берничә сугышчы, шул исәптән мин дә, контузия алдым. Әмма безне госпитальгә озатмадылар. Комбатыбыз өлкән лейтенант Пучков кухня тирәсендә ун көн кайнашсагыз, барысы да бетәр, дип безне кухняга җибәрде. Без шулай иттек тә... Яхшылап ашатсалар да, юньләп дәваламадылар. Ә бит алгы сызыкка азык илтү бер дә җиңел булмады.
Берсендә кичен безгә ботка китерделәр. Минем алдагы чиратта 7-8 кеше басып тора иде, шулчак гөрселдәп мина төшеп шартлады һәм кыр кухнясын боткасы-ние белән тотып каплады. Бөтен ботка җиргә акты. Без шул ботканы җирдән кашык белән каскага җыеп тутыра башладык. Итек белән ботканың уртасына керүчеләр дә булды. Берәү исә таеп егылды... Әрләштек тә, сүгенештек тә ул көнне, боткадан да авыз иттек. Шул урыннан кузгалып кына киттек, кинәт снаряд төшеп ярылды. Бәхетебез булгандыр инде, юньләп ашамасак та исән калуыбызга барыбыз да шатландык...
18 сентябрьдә һөҗүмгә кузгалганда пуля кул чугымны чәрдәкләде. Башка яралылар белән бергә миңа да беренче ярдәм күрсәттеләр һәм тылга озаттылар.
Биредә солдатлар күп иде: Табиб белән шәфкать туташы яраны бәйләделәр, ике солдат исә тотып тордылар. Кисмәктә - сары төстәге мазь, лангет һәм әллә никадәр бинт, ә менә спирт, йод бөтенләй юк диярлек. Янәшәдә генә тимер юл челтәре, яралыларны шуннан эшелоннарга утыртып озаталар.
Һәркайсыбызга 200 грамм ипи, бер кашык шикәр комы, ипи алу өчен талон (дүрт кешегә бер буханка), берәр банка консерв бирделәр. Азык-төлек Камышино станциясенә кадәр җитәргә тиеш. 19 сентябрьдә безне биредән госпитальләргә озаттылар. Пензага, аннары Чита тирәсендәге Канск шәһәренә җибәрделәр. Биредә 1943 елның гыйнварына кадәр дәваландым.
Госпитальдә икенче группа инвалидлык бирделәр. Кул гарипләнгәнлектән хәрби хезмәткә яраксыз дип таптылар. Фронт юлларын таптаганда, сәламәтлегем сизелерлек начарайды. Һаман саен баш авыртып интектерде, аяклар сызлады.
Исәнме, туган ягым!
Сугышчан юлым әнә шулай тәмамланды. Казаннан бер танышым белән (ул сугышта сул кулын терсәк тирәсеннән өздергән) җәяү кайттык. Юл шактый озын. Беренче көнне Красновидовода төн кундык, икенче көнне Кама Тамагында тукталдык. Өченче көнне юлларыбыз аерылды: мин сукмактан Кирельскига таба, ул - Тәтеш ягына атлады.
Идел буена төшеп, кешеләрдән Затон ягына таба юлны сорадым. Сукмак читендә юл күрсәткеч итеп, чыбыклар кадап чыкканнар. Елга аша чыгып, көч-хәл белән ярдан күтәрелдем. Үзем атлыйм, кайтып җитүемә ышанасы да килми. Заводның ничек эшләгәне ишетелә, барысы да үз урынында, барысы да таныш. Заводская урамындагы әти-әни һәм ике сеңлем яшәгән коммуналь фатирга якынлашам. Танышлар очрый башлады. Мин сугыштан яраланып кайтучы тугызынчы кеше, дип әйттеләр. Әни белән сеңелләрем мине кочаклап алдылар. Ул вакытта ничек сөенгәнемне белсәгез икән! Сухой паектагы саклап калган шикәрне һәм селедканы әнигә бирдем. Әти эштән кайткач, аның кулына ике шешә аракы тоттырдым.
Минем өчен тыныч тормыш башланды. Заводка эшкә кердем, аннары авылга җибәрделәр. Хатыным сугыш елларында һәм аннан соң комбайнда, Салмандагы МТСта тракторда эшләде, урман кисәргә, окоп казырга йөргән. Без Җиңү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләдек.
Нет комментариев