15 май 2015 яңалыклары
-
Минтимер Шәймиев Болгарга зәңгәр чыршылар бүләк итте
Үткән чәршәмбе көнне "Казанский обвод" һәйкәле янында тамырлары ныгып өлгергән бик матур зәңгәр чыршылар утырттылар. Бу чыршылар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтан шәһәребезгә бүләк. Чыршыларны утыртуда район башлыгы Камил Нугаев, кадет мәктәп-интернатында укучылар, Балалар иҗат йорты каршындагы мәктәп урманчылыгы укучылары, урман хуҗалыгы вәкилләре катнашты.
-
Спас районының Танкеевка мәктәбе укучысы бронза медальгә лаек булды
Танкеевка мәктәбе укучысы Чабаксар шәһәрендә 1999-2000 елларда туган кызлар арасында самбо буенча Идел буе федераль округының мәктәп спартакиадасы турнирында бронза медальгә лаек булды. Тренер Владимир Борюшкинның шәкерте 70 килограммнан авыррак үлчәүдә чыгыш ясады. Призлы урынга чыгу җиңел булмаса да, үзендә ихтыяр көче табып шактый көндәшләрен җиңде һәм медаль белән бергә...
-
Болгарда яшәүче Зайцевларның бәхетле гаиләсе
Безнең шәһәрдә яшәүче күп балалы Владимир һәм Гөлчәчәк Зайцевлар гаиләсе кыш тирәләренә Приволжск поселогына күчәргә планлаштыралар. Биредә алар ике катлы, гөмбәзле йорт төзиләр.
-
Спаслылар Казанда хәйрия концертына барды
Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларыннан торган район делегациясе 9 Май бәйрәме алдыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хәйрия концертында катнашты. Бу чара - сугыш чоры кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән һәм Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләгән...
-
Спас районының Балымер авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга һәйкәл ачылды
9 майда Балымер авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Дан монументының авторы шушы авыл кешесе, һөнәре буенча архитектор Николай Трифонов, һәйкәлне Полянкадан Рөстәм Сабирҗанов һәм аның ярдәмчесе Юрий Макарычев төзегән. Бу игелекле һәм кирәкле эшнең инициаторы һәм төп иганәчесе эшмәкәр Юрий Семушкин. Һәйкәлне төзүгә үзара...
-
Бу эш 23 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бу чорда агымдагы елның икенче яртыеллыгына Россиянең һәм республиканың кайбер басмаларына язылганда ташламалар каралган. Безнең "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына альтернатив язылудан файдаланырга мөмкин булачак. Бу очракта ярты елга язылу бәясе 390 сум тәшкил итә (почтада-544 сум). Альтернатив юл белән язылучылар редакциядән үзләре килеп алырга тиеш. Моннан тыш, альтернатив подписка...
-
Спас районы ветераны истәлекләре
Сәетгәрәй Мәхмүт улы Мистахов 1923 елда Ямбакты авылында туа. Бик күпләр кебек, аңа да авыр сугыш юллары үтәргә туры килә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ул Iнче дәрәҗә Ватан сугышы, IIIнче дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Куйбышев исемендәге суднолар ремонтлау заводының жилкомхоз җитәкчесе, Красная Слобода авыл Советы рәисе,...
-
Спаслылар фикере
2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан төбәкләрдәге башкарма власть органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче ел рәттән беренче урынны ала. Рейтинг нәтиҗәләре 2015 елның 7 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында игълан ителде. Эшчәнлеккә бәя бирелгәндә, беренче чиратта икътисад һәм социаль тармакның үсеше, халыкның җирле власть органнары эшенә карата мөнәсәбәте исәпкә алынды. Шунысы...