"Үз фәнен яраткан, аңа чын күңеленнән гашыйк булган укытучы гына балаларга төпле белем бирә ала дип уйлыйм. Мин физиканы яратам, аны бөек фәннәрнең берсе, дип саныйм. Бу фән үзенең сенсациягә тиң булган ачышлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Кешелек дөньясының киләчәге шушы фәнгә бәйле..." Шәһәрдәге беренче мәктәпнең физика укытучысы Марина Робертовна...
"Үз фәнен яраткан, аңа чын күңеленнән гашыйк булган укытучы гына балаларга төпле белем бирә ала дип уйлыйм. Мин физиканы яратам, аны бөек фәннәрнең берсе, дип саныйм. Бу фән үзенең сенсациягә тиң булган ачышлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Кешелек дөньясының киләчәге шушы фәнгә бәйле..." Шәһәрдәге беренче мәктәпнең физика укытучысы Марина Робертовна Павлова белән әңгәмәбез әнә шул сүзләрдән башланды.
Марина ЗАЙЦЕВА
- Менә карагыз әле, бу сезнеңчә нәрсә? - ди Марина Робертовна металл чыбыклы пыяла банкага ишарәләп. - Белмисезме? Укучыларның берсе ясаган электроскоп. Ярты литрлы пыяла банка һәм пластик капкач алына, аңа тишек ясала, шул тишектән бакыр чыбыкның очы эчкә төшерелә (капкач өстендә ул түгәрәкләп чорналган) һәм аның башына фольга кисәге беркетелә. Шушы гади генә җайланма ярдәмендә электр тогы булу-булмавын тикшерергә мөмкин...
Аннары ул икесе ике төрле зурлыктагы медицина шприцыннан ясалган гидравлик пресс моделен күрсәтте. Шприцлар пластик торба ярдәмендә тоташтырылган. Әлеге прессны да укучылар ясаган. Шулай ук укучыларның импульсны, резонансны саклау, табигатьтәге рычаг модельләре темасына нигезләнеп ясаган иҗат эшләре дә игътибарны җәлеп итә.
- Укучыларны җәлеп итү өчен мин аларга нәрсәдән дә булса прибор ясарга, тема буенча мәгълүматларны мөстәкыйль табарга киңәш итәм, - дип дәвам итә Марина Робертовна. - Әйтергә кирәк, бу аларда зур кызыксыну уята, балалар шуннан соң фән белән дә кызыксына башлыйлар. - Иң мөһиме - алар күңелендә очкын кабызып җибәрергә кирәк. Дәресләрдә төрле тәҗрибәләр үткәрүнең дә файдасы зур. Менә бу пыяланы өстәлдән күтәреп карагыз әле.
Җиңелме? Хәзер пыяла өстенә бераз су тамызам, шуннан соң инде аны өстәл өстеннән алу читенрәк булачак. Әлеге тәҗрибәне үткәреп, без молекулаларның тарту һәм кирегә этәрү көчен өйрәнә башлыйбыз...
Марина Робертовна мәктәптә укыганда ук физика фәнен яраткан. Монда, әлбәттә инде, укытучы Николай Георгиевич Воробьевның йогынтысы күп булган. Оста оештыру көченә ия булган тәҗрибәле һәм иҗади эшләүче бу белгечнең һәр дәресен балалар түземсезлек белән көтеп алган. Шунысын әйтергә кирәк, һәр яңа теманы ул балаларга гадирәк итеп, төрле мисал һәм законнар ярдәмендә аңлатырга тырышкан. Әнә шуңа күрә укучыларның барысы да диярлек дәрестә актив катнашкан. Гомумән, балаларда катлаулы, әмма тормышта зур әһәмияткә ия булган физика фәненә ихтирам уятуда аның роле зур булган. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе укытучының киңәшен истә тотып, документларын техник югары уку йортларына илтеп тапшырган. Ә менә Марина Робертовна Казан педагогия институтына укырга кергән. Диплом алгач, ул ире Андрей Викторович белән беркадәр вакыт Затон урта мәктәбендә эшләгән, аннары Болгарга күчкәннәр. Павловлар гаиләсе тормышының күпчелек өлеше безнең район һәм шәһәрдәге беренче урта мәктәп белән аерылгысыз бәйле.
- Мәктәп системасына Сингапур системасын кертү физиканы өйрәнү өчен күп мөмкинлекләр тудырды, - ди Марина Робертовна. - Төркем һәм парларга бүленеп эшләү балаларга теманы яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, уку алдынгыларына исә белем базасы белән уртаклашу мөмкинлеге тудыра. Сүз дә юк, физиканы һәр укучы да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Шуңа да карамастан, мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда нәкъ менә шушы фәнне сайлый. Быел аны минем дүрт укучым тапшырды, узган елларда исә унлап укучы шушы фәнгә өстенлек бирде.
Физикадан югары баллга ия булган укучыларга югары уку йортларының техник бүлекләренә укырга кергәндә зур өстенлекләр бирелә. Соңгы елларда мондый белгечләргә ихтыяҗ артканнан-арта бара. Аня Буташнова, Владислав Яганов, Александр Изосимов һәм башкалар хәзер югары белем алалар. Мин алар өчен бик шатланам.
Мәктәптә астрономия түгәрәгенең эшли башлавы Марина Робертовнага һәм, әлбәттә инде, укучыларга зур мөмкинлекләр тудырган. Түгәрәккә, мәсәлән, җиденчедән унберенче класска кадәр укучы унбишләп бала йөри. Алар укытучы апалары белән берлектә берләшмә һәм мәктәп кысаларында бик күп чаралар үткәрәләр. Аеруча фәнни-гамәли конференцияләр, иҗат эшләрен яклаулар, тематик күргәзмәләр күңелле һәм мавыктыргыч килеп чыга. Даими рәвештә ерактагы йолдызлар, космик кораблар белән галәм киңлекләрен урап кайтучылар, гениаль авиаконструкторлар һәм башка нәрсәләр турында сөйләүче стена газетасы чыгарыла. Моннан тыш, балалар аң-белем бирү эшчәнлегенә дә актив кушыла: кечерәк классларда укучылар белән дәрес һәм әңгәмәләр уздыралар, мәгълүматлар тупланган буклетлар өләшеп чыгалар.
"Йолдызлыклар дөнья халыклары мифларында" дип аталган иҗат эше - укучылар һәм укытучының тырышлыгы нәтиҗәсе. Бу эш беренче тапкыр галәмгә очуга 55 ел тулуга багышланган өченче республика конкурсында гран-прига лаек булды. Әлбәттә инде, бу уңыш укучыларны киләчәктә тагын да рухланыбрак тәҗрибәләр үткәрергә, иҗат итәргә этәрер, дип ышанасы килә.
Марина Робертовна әле дә булса үзенең белемен арттыру өстендә эшләвен дәвам итә. Әйе, укытучы күп белсә дә, ул гомер буе өйрәнергә, гыйлем эстәргә тиеш. Моны теләсә кайсы яшьтә эшләргә була. Ул берничә елдан бирле авторлык методикалары өстендә эшли һәм аларны конкурсларга тәкъдим итеп призлы урыннарны ала. Архивында кабинетны яхшы итеп әзерләгәне, Бөтенроссия дистанцион тестларда һәм конкурсларда катнашканы өчен Мактау грамоталары саклана.
Класс белән җитәкчелек итүгә дә ул җаваплы карый. Быел, мәсәлән, Марина Робертовнага унынчы класс тапшырылган. Класста уналты укучы бар.
Укучыларның өлгереше, дисциплина, чараларга әзерләнү һәм башкалар - болар өчен тулысынча укытучы җаваплы. Ул әлеге мәсьәләләрнең барысын да уңышлы хәл итә, укучылар белән ике арада җылы, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Шунысын да әйтергә кирәк, укучылар Павловларның өенә да еш килә. Аларны укытучы һәрчак көтеп ала.
Әлбәттә инде, Павловларның балалары турында сөйләмәсәк, хикәятебез тулы булмас иде. Олы кызлары Мария Казан дәүләт технология университетының "Производство һәм мәгълүматлар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары" бүлеген яхшы билгеләренә тәмамлаган, аспирантурада укыган. Хәзерге вакытта ул Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында эшли.
Ә менә Александр кечкенәдән диңгезче булырга хыялланган. Казан елга техникумын, аннары Түбән Новгородтагы Идел буе дәүләт су транспорты академиясен тәмамлаган. Егерме яшендә беренче тапкыр дөнья тирәли сәяхәттә булып кайткан. Биш ай эчендә җир шарын әйләнеп, өч океан һәм ун диңгез аша үткән. Хәзер ул сәүдә компаниясенең диңгез судносы штурманы, күптән түгел генә өенә кайтып әнисен сөендереп киткән...
Павловларның балалары җир шарының кайсы гына почмагында булсалар да, әти-әниләренә телефоннан шалтыратып хәл белешү җаен табарга тырышалар. Марина Робертовнаны әле күптән түгел билгеләп үтелгән Укытучылар көне белән дә иң беренче булып балалары котлаган. Әйе, гомеренең утыз өч елын балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы бары тик олы хөрмәткә генә лаек.
Нет комментариев