12 октябрь 2016 яңалыклары
-
Юлда йөргәндә сак булыгыз
Юлда фаҗигаләрне булдырмый калу өчен ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре оператив-профилактика чаралары үткәрәләр. Операция барышында юлларда, җәяүлеләр кичү урыннары янында постлар куела. Җәяүлеләрне уздырып җибәрмәгән машина йөртүчеләргә РФ Административ кодексының 12.18 маддәсе нигезендә җәза бирелә, моның өчен мең ярым штраф салу каралган. Шулай ук җәяүлеләр дә кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкин....
-
Гаҗәеп фән ул, физика...
"Үз фәнен яраткан, аңа чын күңеленнән гашыйк булган укытучы гына балаларга төпле белем бирә ала дип уйлыйм. Мин физиканы яратам, аны бөек фәннәрнең берсе, дип саныйм. Бу фән үзенең сенсациягә тиң булган ачышлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Кешелек дөньясының киләчәге шушы фәнгә бәйле..." Шәһәрдәге беренче мәктәпнең физика укытучысы Марина Робертовна...
-
Көнбагыш мае үзебездә ясала
Узган ел Болгарда көнбагыш мае ясау цехы эшли башлады. Әлеге май культурасын сыгу өчен үзебездә эшләнгән җиһазларны Мәскәүдән сатып алып кайттылар. Бүгенге көндә цех тәүлегенә 12 мең тонна көнбагыш эшкәртә ала. Рафинадланмаган майны республика заводларына җибәрәләр һәм терлекләр өчен җитештерелгән азык составына кушалар. Майны җитештергәндә чыккан түпне (жмых) терлекләргә ашаталар....