Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Чын күңелдән котладылар

Болгарда яшәүче Екатерина Платова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу истәлекле бәйрәме белән район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, социаль хезмәт вәкилләре котлады.

Екатерина Николаевнага Россия Федерация се Президенты Владимир Путин, район башлыгы исеменнән котлау открыткалары, шулай ук азык-төлек, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. Юбилярга озын гомер, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләделәр.
Олы яшьтә булуына карамастан, Екатерина Николаевна күңел күтәренкелеген югалтмый. Ә бит аңа Бөек Ватан сугышы чорының авыр сынаулары аша үтәргә туры килгән. Туган авылы Жедяевкага ул фронттан килгән хатлар ташыган. Әтисе белән булачак ире Александр Егорович сугышта катншканнар.
Платовлар иңгә-иң куеп ярты гасырдан артык яшәгәннәр. Улы Юрий белән кызы Татьянаны аякка бастырганнар, һәрвакыт зур хуҗалык тотканнар, бакчада эшләгәннәр. Озак еллар Екатерина Николаевна көнкүреш хезмәт күрсәтү комбинатында тегүче булып эшләгән. Эшен дә, коллективын да үз иткән.
Ул хәзер дә эшсез утырырга яратмый. Яшем өлкән дип тормый, карын да чистарта, өйдәге башка эшләрне дә башкара. Балалары, биш оныгы, сигез оныкчыгы килүен түземсезлек белән көтеп ала. Гаиләсе - аның өчен иң зур сөенеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев