Безнең шәһәрдә яшәүче Сылу Абдрахманова талчыбыктан төрле әйберләр үрә. Башта ул моны кызык өчен генә эшләп карый, ә соңрак бу борынгы шөгыль белән чынлап торып мавыгып китә.
Марина Зайцева
Әле кайчан гына Сылу апа нинди дә булса кул эше белән мавыгып китәрмен, дип башына да китермәгән. Авыл җирендә кул эше белән утырырга вакыты да булмый аның. Башкалар кебек, йорт һәм гаилә мәшәкатьләре, зур бакча, терлек-туар карап көннең үткәне дә сизелми. Моннан тыш, Екатериновка авыл хуҗалыгы кооперативында бухгалтер булып та эшләгән.
Барысы да бер мизгел эчендә, гаилә Болгарга күчеп киткәч, үзгәрә. Яңа урында башка эш эзләргә туры килә. Сылу Абдрахманова музей-тыюлыкка эшкә урнашкач, аңа кәрҗиннәр үреп карарга тәкъдим итәләр.
Аның өчен бу бөтенләй яңа, үзгә һөнәр була. Эш серләренә тәҗрибәле оста Валентина Студенцовадан өйрәнә. Әнә шулай эшли-эшли ул тәҗрибә туплый, тал чыбыкларын сындыра-сындыра, ялгышларны төзәтә-төзәтә осталыкка өйрәнә...
Кәрҗиннәр өчен талны ул үзе җыя. Гадәттә, тал су буйларында үсә, агачка зыян китермәскә тырышып, сак кына чыбыкларны кисеп җыя. Кайчагында юлчы булып эшләүче ире дә ярдәмгә килә. Юлдан үтеп йөргәндә башка агачлар арасында таллар күреп калса, буш вакытында шунда чыбык кисәргә килә.
Сылу Абдрахманова фикеренчә, чыбыкларның кайсы ел фасылында җыелуы сыйфатына тәэсир итми, аларның төсе генә башка булырга мөмкин: көзге чыбыклар көрән яки кызгылт булса, язын җыелганнары аксылрак төстә була.
Җыйган чыбыкны бер атнага якын киптергәч, эшкә тотынырга да була. Сылу Сәфәргәли кызы бер әйберне сәгатьләр буе ясый. Иң ансаты - кәрҗин үрү, аны ике сәгатьтә ясап була. Ә менә кашпо, ваза, ипи савыты кебек катлаулырак әйберләрне ясау өчен сабырлык, пөхтәлек, төгәллек таләп ителә.
Сылу Абдрахманова Интернет челтәреннән актив файдалана. Анда талдан төрле әйберләр үрү буенча киңәшләр күп икән. Ә тәҗрибәле осталар мастер-класслар үткәрә торган "YouTube" сайты бу эш белән яңа шөгыльләнә башлаучылар өчен күп кенә файдалы мәгълүматлар бирә.
Инде берничә ел рәттән Алабуга шәһәрендә үткәрелә торган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашу башкалар белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Халык һөнәрләрен яңарту белән шөгыльләнүче башка музей-тыюлык хезмәткәрләре белән бергә, Сылу да тамашачылар игътибарына үзе ясаган әйберләрне тәкъдим итә. Ярминкәдә тал чыбыгыннан үрүче осталар шактый булганга, алар ясаган әйберләр белән танышу бик файдалы һәм кирәк эш.
- Тал чыбыгыннан чын сәнгать әсәрләре ясаучылар бар, - дип тәэсирләрен уртаклаша Сылу Сәфәргали кызы. - Мин әлегә мондый әйберләрне ясый алмыйм, алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк. Ярминкәгә тагын бер барыр идем!
Шулай да бүгенге көндә тал чыбыгыннан төрле әйберләр ясау аның өчен эш кенә түгел, ә чын мавыгу да. Кичләрен буш вакытында яраткан шөгыленә тотына. Гөл чүлмәкләре, ипи, җиләк-җимеш савытлары һәм башкалар - болар барысы да тал чыбыгыннан ясалган һәм бүлмәләргә үзенә күрә бер ямь өсти.
Әнә бер почмакта зур гына кәрҗин, аңа юылачак керләр салынган. Ни дисәң дә, табигый материалдан ясалган әйберләр ясалмага караганда матур да, сәламәтлек өчен дә файдалы...
Музей-тыюлыкта туристларга сатыла торган сувенирлардан алынган керем барлык керемнәрнең ун процентын гына тәшкил итә. Хәер, башта ук халык һөнәрчелеге остаханәләре алдына зур керем алу максаты куелмады. Иң мөһиме - туристларның мондый әйберләргә ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә. Теләге булган һәр кеше музей-тыюлыктан уңай тәэсирләр генә түгел, сувенир итеп борынгы Болгардан бүләкләр дә алып китә ала...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев