13 февраль 2015 яңалыклары
-
Башкаларга үрнәк булып торырлар
Татарстан Республикасында "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасының ярымфиналына чыгу өчен шәһәрнең 2нче мәктәп командасы кызларына нибары ике очко җитмәде.
-
Борынгы Болгарда үрелгән сувенирлар
Безнең шәһәрдә яшәүче Сылу Абдрахманова талчыбыктан төрле әйберләр үрә. Башта ул моны кызык өчен генә эшләп карый, ә соңрак бу борынгы шөгыль белән чынлап торып мавыгып китә.
-
Аның исеме авылдашлары хәтерендә мәңге сакланыр
1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан җиреннән чыгарылды. Ун ел дәвам иткән, шактый кешенең гомерен алып киткән мәгънәсез сугыш шулай тәмамланды. Һәлак булучылар арасында безнең районнан да алты егет бар - Александр Корчагин, Сергей Пантелеев, Николай Сорокин, Сергей Рубцов, Марат Мингалиев, Әнәс Зәйдуллин. Аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
-
Иртәгә – хәйрия марафоны
Традицион чара быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Башка еллардагы кебек, акциянең төп максаты - мохтаҗларга ярдәм итү. Җыелган акча аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен тотылачак. Безнең арада андый кешеләр аз түгел һәм теләге булган һәр кеше аларга ярдәм кулын суза ала. Күп...
-
Классташлар очрашты
Узган атнада шимбә көнне Никольск мәктәбендә традицион очрашу кичәсе үтте. Анда килүчеләр өчен кызыклы юмористик концерт әзерләнгән иде. Очрашу барышында элеккеге укучылар хатирәләрен уртаклаштылар, белем дөньясына алып кергән укытучыларын искә алдылар һәм аларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Очрашу кичәсенә укучылар төрле яклардан кайткан. Мәсәлән, Юрий Чубаров хәзер Ишим шәһәрендә яши....
-
Нәниләр тагын җиңде
Кимның "Малыш" балалар бакчасының хәзерлек группасына йөрүче Илья Салмин һәм Виктор Синчугов беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар "Пятое измерение" җәмгыяте интеллектуаль үсеш үзәге тарафыннан оештырылган "Яңа ел әкияте" Бөтенроссия турнирында катнашып, читтән торып үткәрелгән викторинада үзләренең фикерләү һәм иҗади сәләтен күрсәткәннәр. Дмитрий Чибров белән Дмитрий Михотов викторинада икенче һәм...
-
Кунакта – хәрби училище курсанты
Казан югары хәрби команда училищесы (хәрби институт) курсанты Евгений Елистратов күптән түгел Антоновка мәктәбендә кунакта булды. Укучыларның курсант белән очрашуы "Мин патриот" оборона-массакүләм эше айлыгы кысаларында оештырылды. Евгений укучыларга бу хәрби уку йортында уку үзенчәлекләре, шулай ук үзе тәмамлаган Ульяновск гвардия Суворов хәрби училищесы турында сөйләде. Ул шулай ук күпсанлы...
-
Эшмәкәрләр саны арта
Быел алты кеше Мәшгульлек үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән үз-үзеңне эшле итү программасыннан файдалана алачак. Элеккечә үк, халыкны эш белән тәэмин итү аерым бер схема буенча оештырыла. Мәшгульлек үзәгендә учетта торган кеше үзенең булачак эшенең бизнес-планын төзергә тиеш. Бу документны махсус комиссия тикшереп, кабул итә, я кире кага ала. Уңай карар...
-
Сораштыру ниләр турында сөйли?
Кичә район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы яр-дәмчесе Евгений Купоросов утырышта катнашучыларны җирле үзидарә органнары эшчәнлеге күрсәткечләрен билгеләү өчен район халкы арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Шәһәр һәм авыллар халкы арасында үткәрелгән анкета төрле тармакка - мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь...
-
“Барысы да үзегездән тора ....”
Вакыт туктаусыз алга бара. Туган һәр яңа көн алдыбызга яңа бурычлар куя, әледән-әле мәшәкатьләр китереп чыгара. Киләчәк тормышыбыз аларның ничек хәл ителүенә бәйле булачак. Урта Йорткүл авыл җирлегендә узган отчет сессиясендә дә сүз нәкъ менә шулар хакында барды.
-
Вакытында эшләп тапшыралар
"РегионСтрой" җәмгыяте коллективы күптән түгел ветеринария лабораториясе бинасын ремонтлауга кереште. Ул махсус республика программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бу максаттан республика бюджетыннан миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. Төзүчеләрнең тырышлыгы белән бина күзгә күренеп яңара. Иске тәрәзәләр заманча пластикка алыштырылачак, шулай ук җылыту, канализация, су үткәрү системасы, электр чыбыклары да...