Безнең шәһәрдә яшәүче күп балалы Владимир һәм Гөлчәчәк Зайцевлар гаиләсе кыш тирәләренә Приволжск поселогына күчәргә планлаштыралар. Биредә алар ике катлы, гөмбәзле йорт төзиләр.
Ирина Телицына
Гаилә тормышын алар халык телендә "муравейник" дип йөртелгән тулай торактан башлыйлар. Гөлчәчәк Димитровград шәһәрендә технолог булырга укый. Аны тәмамлагач, безнең шәһәрнең икмәк заводына эшкә урнаша. Ә Владимир төзүче һөнәрен үз итә. Ул үзлегеннән кафель салырга өйрәнә, агач эшләренә дә кулы ятып тора. Хәзер бу иң кирәкле эшләрдән санала. Бер елдан соң Зайцевлар гаиләсендә кызлары Арина туа. Шуннан соң алар бүлмәләрен бер административ бинада урнашкан фатирга алыштыралар. Монда алар бөтен уңайлылыкларны булдыралар. Гаилә башлыгы бу эшләрнең барысын да үзе башкара. Монда бакча утырта башлыйлар, кош-корт асрыйлар. Уллары Роман шушында туа.
Ләкин тиздән алар торган йортны авария хәлендә дип табалар һәм алар кеше фатирына кереп тора башлыйлар. Яшәгән өчен шактый акча түләргә кирәк була. Яшь гаилә өчен бу җиңел булмый. Уйлашканнан соң, алар Володяның әти-әнисе янына күчеп яши башлыйлар. Ә ел ярымннан соң аларның өченче балалары туа.
Күп балалы гаиләгә Приволжски авыл җирлеге территориясеннән ун сутый җир бүлеп бирәләр һәм яшьләр шушында үз йортларын салу хыялы белән яши башлыйлар. Дөрес, баштарак җирнең шәһәр читендә булуына борчылсалар да, аннары тынычланалар, чөнки урыны бик матур җирдә, шәһәрдән яхшы асфальт юл килә. Владимир Интернеттан йорт проектын үзе эзләп таба һәм йортны төзү эшенә керешә. Хәзер агач бруслардан гөмбәз кебек итеп эшләнгән йорт әллә каян күренеп һәм башкалардан аерылып тора. Күптән түгел тәрәзәләрне ничек урнаштыру җаен да уйлап таба. Тиздән, Ана капиталын алгач, түбә ябу, эчке эшләрне башкару мәшәкатьләре генә кала. Тузган торак өчен алган акча йорт эшләргә нык ярдәм итә. Иң мөһиме - Владимир барлык эшләрне үзе башкара. Аның белмәгән эше юк. Гөлчәчәк исә ризыкларны бик оста пешерә. Гөбәдия дисеңме, куличлармы - телеңне йотарлык була. Ике милләттән торган гаиләдә хәзергә татулык, бәхет хөкем сөрә.
Әлбәттә, гаиләдә балалар беренче урында тора. Гөлчәчәк күбрәк бала карау белән мәшгуль. Өч яшьлек уллары "Колосок" балалар бакчасына йөри, кечкенәсе өйдә әбисе белән кала. Олы кызлары бишенче класста укый, ул да балалар карарга ярдәм итә.
Эш-мәшәкатьләр күп булса да, бу гаилә ял итәргә дә вакыт таба. Кыш көне барысы да бергә урманга чыгарга яраталар, җәй көне Иделгә төшәләр. Моннан тыш, Гөлчәчәк олы кызы белән бергә бисердан төрле әйберләр чигәргә ярата, җәй көне бакчада чәчәкләр үстерәләр. Владимир да тик тормый, буш вакыты чыгуга агачны кисеп төрле кирәк-яраклар ясый.
"Мин үземне бәхетле кешегә саныйм", - ди Гөлчәчәк. Димәк, тормыш мәшәкатьләре, күчеп йөрүләр һәм башкалар икенче планда кала. Бу гаилә хәзер үз йортларының эшләнеп бетүен түземсезлек белән көтә. Биредә аларның һәрберсенең аерым бүлмәсе булачак. Аларга киләчәктә дә дус, тату һәм бәхетле яшәүләрен телибез.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев