Болгарда яшәүче Любовь Берсенева: тамырларда ага казак каны...
Болгарда яшәүче Любовь Берсеневаны күпләр “Станица Спасская” казаклар ансамбле җитәкчесе буларак беләләр. Бик актив кеше буларак, аның башка шөгыль-мавыгулары да җитәрлек.
Любовь Валентиновна Ульяновск шәһәрендә туып үсә. Үзенең әйтүенчә, тере, тыңлаусыз бала була, малайлар белән сугыша, урамга чыгармасалар, икенче кат тәрәзәсеннән чыгып кача, мотоциклда йөри, таэквондо секциясендә шөгыльләнә, спортның бу төре буенча ярышларда катнаша. Һәрвакыт гаделлек, дөреслек яклы була – үзенең сүзләре буенча, мондый сыйфатлар аңа дәү әниеннән күчкән. Туган шәһәрендә тормышка чыга. Ире башта Ульяновскидагы төзелештә эшли, аннары вахта белән Мәскәүгә эшкә йөри башлап, анда фатир ала. Любовь Валентиновна да балалары Анастасия һәм Данил белән шунда күчәләр. Башкалада Берсеневлар гаиләсендә тагын бер ул – Тимофей дөньяга килә. Тик ни кызганыч, гаилә тормышы барып чыкмый һәм Любовь Валентиновна балалары белән туган шәһәренә әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Инде олыгая башлаган әти-әнисенә шәһәр тормышы ошамаганга күрә, олы уллары Владимир яши торган Болгарга күчәргә карар итәләр. Любовь Валентиновна да алардан калмый. Шулай итеп, Берсеневлар гаиләсе безнең шәһәргә килеп төпләнә.
Атларга мәхәббәт
каннан килә
Бүгенге көндә җайдак ир-атны да сирәк күрергә мөмкин, шуңа күрә алар һәр кешенең игътибарын җәлеп итә. Ә инде горур чабышкы атында җилдәй җитез очкан хатын-кыз турында әйтеп тә торасы юк...
Любовь Валентиновнаның атлар белән мавыгуы очраклы гына башланып китә. Улы Тимофей аны казакларның ат абзарына атта йөреп карарга чакыра. Ул ризалаша һәм бу мәгърүр, горур җанварларга гомерлеккә гашыйк була. Алар турында сәгатьләр буе туктамыйча сөйли ала.
– Атлар – гаҗәеп алар. Аларда барлык күркәм сыйфатлар – матурлык, җитезлек, тизлек, горурлык бергә җыелган, – ди Любовь Валентиновна.
Ат абзарында ул мәктәп укучылары белән экскурсияләр уздыра, балаларга атлар, аларның нәселләре, үзенчәлеге турында сөйли. Укучылар атларны ничек чистартуны карап кына тормыйча, үзләре дә бу эштә катнашалар. Шулай ук шикәр белән сыйлап, атта йөрергә дә яраталар.
Алган җәрәхәте дә Любовь Валентиновнаны атлардан баш тартырга мәҗбүр итми. Бәхетсезлек ул чакта көтмәгәндә килеп чыга. Берсендә аны лагерьда ял итүче балаларны атта йөртергә үтенәләр. Ат абзарында ул мәлне ике ат – бик тыныч карт бия һәм яшь чаптар була. Любовь Валентиновна үзе яшь атка атлана. Кигәвеннәр чоры булганга күрә, атлар бик тынычсызлана. Бәхетсезлеккә, юлда кояш нурларын чагылдыручы юынтык су торбасы да очрый. Судан чагылган кояш нурларының берсе атның күзен чагылдырып, ул кинәттән генә кырыйга борыла. Ияр янга шуып төшеп, Любовь Валентиновна аттан егыла. Сәламәтлеген тәртипкә китерү өчен айдан артык вакыт кирәк була.
– Атта йөрмәсәм, аркам сызларга тотына, хәтта корсет киеп йөрергә мәҗбүр булам, - дип ачыктан-ачык әйтә ул. – Ни гаҗәп, атта йөргәндә авыртуларым юып алгандай бетә...
Моңа артыгын гаҗәпләнәсе юк, чөнки атларның сихәтле сыйфатлары турында ата-бабаларыбызга ук билгеле булган. Атларны караганда, атта йөргәндә стресс кими, аның нәтиҗәләре юкка чыга. Моннан тыш, атта йөрү тәннең барлык мускулларын да тигез дәрәҗәдә эшләргә мәҗбүр итә.
Любовь Валентиновна күзәтүләре буенча, атлар белән мавыгучы балалар үзләре дә яхшы якка үзгәрә. Алар җаваплылыкка, тереклек ияләрен аңлый, аларны кызгана белергә өйрәнә.
“Җырла, җырла...”
Казаклар хорына да Любовь Валентиновна очраклы рәвештә килеп эләгә. Атаман Сергей Кобенячкин аны бер тапкыр репетициягә чакыра.
– Чакыргач, килдем инде, аның миңа нинди дә булса йомышы бардыр, диеп уйладым, - дип сөйли ул. – Сәхнәгә мендем, ә кемдер миңа “Җырла!”, диде. Ә мин шундый кеше – куштылар икән, башкарырга кирәк...
“Любо” ансамблендә шулай итеп җырлый башлый. Соңрак исә “Станица Спасская” дигән тагын бер ансамбль оештыра. Сәхнәдә беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче Нина Павловна Илюшинага, ансамбльдә катнашучыларга әлегә кадәр рәхмәтле ул.
Атлар белән мавыгучы егетләр үзеннән-үзе ансамбль составына кереп китәләр. Хәзер инде коллективның халык ансамбле дигән мактаулы дәрәҗәсе дә бар. Ансамбльнең барлыкка килүенә күп вакыт үтмәсә дә, тарихы шактый бай аның. Алар даими рәвештә төрле фестивальләрдә, смотрларда, концертларда катнашалар. Составында талантлы башкаручылар җитәрлек һәм аларның барысын да иҗатка булган зур мәхәббәт берләштерә. Киләчәктә дә үз иҗатлары белән тамашачыны сөендереп торырга планлаштыралар. Шунысын да әйтергә кирәк, Любовь Валентиновнаның улы Данил да ансамбльгә йөри, оештыру мәсьәләләрендә әнисенә ярдәм итә, ә улы Тимофей хатыны Виктория белән бергә атлар белән мавыгалар. Шушы көннәрдә генә алар Любовь Валентиновнаны дәү әни иттеләр. Хәзер дәү әни оныгыннан да җитез җайдак ясарга хыяллана...
Ансамбль үзенең тамашачыларына бик күп җырлар бүләк итә. Алар арасыннан “Молодая, молода”, “Проулочки наши узенькие” кебек популярлык казанган әсәрләрне атап үтәргә була. Алган бүләкләре дә аз түгел. Мисал өчен А.В.Котков исемендәге ХХнче республика хор музыкасы фестивале, “Казачий круг – 2019” республика фестиваленең өченче дәрәҗә лауреаты дипломы ансамбльнең ирешкән уңышы турында искәртеп тора. Әле күптән түгел генә ансамбль конкурска “Наполним сердца музыкой” мәдәни-агарту проектын тәкъдим итеп, президент грантына лаек булды. Бу проект милли мәдәниятны саклауны, аны таратуны һәм үстерүне, Россия халыкларының тарихи тәҗрибәсенә һәм мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләүне күздә тота. Алган грант акчасына яңа концерт киемнәре теккәннәр. Дәрәҗәле конкурс һәм бәйгеләрдә катнашканда яшь ансамбльгә Никольск һәм Куралово авыллары Мәдәният йортларының үзешчән артистлары да теләп ярдәм итә.
Любовь Валентинаның тамырларында казак каны ага. Аның бабасы казак булган. Гаиләсендә бергәләшеп җыелышканда яратып башкара торган җырлары бар. Шәһәрдәге казаклар сафына кабул иткәндә казак билеты биргәннәр. Билетта аның дәрәҗәсе “Хорунжий” дип күрсәтелгән. Бу мәдәни – агарту эшләре буенча җаваплы булуны аңлата.
Ул балаларны ярата
“Люба”, “Любаша”, “Любушка” – балалары аңа шулай эндәшергә ярата. Ул алар турында туктаусыз сәгатьләр буе сөйли ала. Балалары хорга да йөри, атларны да бергәләшеп карыйлар.
– Балаларым – минем иң кадерлеләрем, – ди Любовь Валентиновна. – Артем Бобылев сәхнәдә кылыч белән бик оста уйный, ул әле тагын йөгереп бара торган ат өстендә әллә нинди күнегүләр ясый белә. Станислав Афанасьев – нечкә күңелле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер тора. Ирина Лазутина – талантлы фотограф. “Минем” балаларым бер-берсеннән холык-характерлары, гадәтләре белән аерылып тора. Барысын да яратам. Алар – минем өметем һәм ышанычым...
Көндәлек мәшәкатьләре җитәрлек булса да, балалары әниләре янына бик еш кунакка килә. Чәй өстәле артында бергәләшеп бик күп нәрсәләр турында иркенләп сөйләшеп утыралар, борчыган проблемаларны телгә алалар, килгән шатлыкны уртаклашалар. Бер-береңә кирәклекне тоеп тору җанга яшәү көче өсти, диләр. Любовь Валентиновна да моның шулай булуына инанган.
Кулларыннан
гөл тама...
Любовь Валентиновна иҗатында скульптур курчак аерым урынны биләп тора. Гадәттә, мондый курчаклар капроннан ясала, эченә исә синтепон тутырыла. Бу материалларны кибеттән теләсә күпме сатып алырга була, бәясе дә кыйммәт түгел. Казак егетләре һәм кызлары курчакларын ясау идеясе кинәт тумаган. Беренче тапкыр “Красная горка” пасха бәйрәмен Любовь Валентиновна кызы Анастасия белән бергәләшеп оештырган. Бәйрәмдә папье-машедан ясалган курчак театры спектакле күрсәткәннәр. Әйтергә кирәк, тамашачыларга спектакль бик ошаган. Менә шуннан соң аның казак әкиятләрен җыр фонында сөйләү өчен курчакларны кечкенә кул таягына беркетеп ясап карыйсы килгән. Һәм инде ул җиң сызганып эшкә керешкән.
Сынау рәвешендәрәк ясалган беренче курчагын күрсәткәч, күпләр аңа: “ И, кара инде, син үзеңне ясадыңмы әллә?”, дигән. Дөресен әйткәндә, Любовь Валентиновна башта ук курчакны бераз булса да үзенә охшарлык итеп ясарга тырышкан. Йөз процент ук туры килеп бетмәсә дә, курчакта авторның чалымнары бик күп. Соңрак, казаклар ансамбленә йөрүчеләрнең барысының да прототибын ясауга ирешкән.
Ясалырга тиешле курчак образын ул әүвәл хыялында тудыра һәм инде бу хакта көннәр буе уйлап йөреп, аны төрле детальләр белән тулыландыра, тагын да баета. Аннары чыбыктан каркас ясый, поролон белән зурайта, ә инде синтепон ярдәмендә фигураның күләмен булдыра. Моның барысын да капрон белән тарттырып куя. Шуннан соң энәле җеп белән образны иҗат итә. Курчак ясауны тулы бер импровизация дип әйтергә була, чөнки бернинди эскизны һәм башка материалларны алдан әзерләми. Ә инде тегү, бәйләү, эрләү, басу, парик, аяк киеме ясау, аксессуарлар булдыру – болар барысы да эш барышында кулланыла. Иҗат барышында иң мөһиме – курчакның битен ясау. Ни өчен дигәндә, һәр курчакның үз йөзе, үз чалымы бар, күзләрне ясауның да аерым бер осталык таләп итүе турында әйтергә кирәк. Гомумән, кешеләр күңелендә соклану тудыра ала торган курчак ясау бер дә җиңел түгел.
Кызык, мавыктыргыч тормыш белән яшәүче бу хатын-кыз турында бик күп сөйләргә була. Әледән-әле чыгып кына торган мәшәкатьләргә артык игътибар итмичә, иҗатны үзенең гомерлек юлдашы иткән Любовь Валентиновна киләчәктә дә башкаларны сокландырып яшәсен иде. Мондыйлар үз алдына куйган максатка беркайчан да ирешми калмыйлар.
Ольга Стрелова. "НЖ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев