Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

БЕР Гасырлык гомер юлы

Көек авылының Ак әбисе, әле шушы араларда гына икенче гасырга аяк баскан Миннегайшә әби Нургалиева күпләрне сокландырырлык. Әбекәйнең акылы камил, күзләреннән - моң, йөзеннән җылы нур бөркелеп тора

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Миннегайшә әби үзенең озын гомерле булуын нәселдән килә, дип аңлата. Әнисе дә гыйбрәтле тормыш юлы үткән булган. Ходай Миннегайшәне дә бу якты дөньяга озын гомерле итеп яраткан. Шулай дип әйтү генә җиңел, тормыш сынауларын үтү өчен күпме тырышырга туры килгән. Йөз ел эчендә кайгысын да, шатлыгын да байтак кичергән...
Миннегайшә әби кул бармакларын бөкләп туганнарының исемнәрен атый. Әтисе-әнисе Хәлиуллә Төхвәт улы белән Фәйзә Камалетдин кызының җиде баласы булган. Монда гаҗәпләнерлек берни юк. Авыр, михнәтле елларда да гаиләләрдә күп итеп бала үстергәннәр. Һәр бала үз ризыгы белән туа, дигән олылар. Төхвәтуллиннар гаиләсендә балалар бик яшьли кул арасына керә башлаган, крестьян хезмәтенең бөтен авырлыгын татып үскән. Миннегайшә 10 яшендә инде ат җигәргә өйрәнгән. Әтисе авылның хәлле кешеләренә җир сөргәндә һәм тырмалаганда ат башын тотып йөрерсең, дип аны гел үзе белән кырга алып йөргән. Әнисе дә иртәдән кичкә кадәр эштән бушамаган. Аз булса да акча эшләү нияте белән күршедәге Бураково авылы алпавыты Трубников басуында урак урган.
Әбиебез авылга акларның атлы отряды килеп керүен дә хәтерли. Дөрес, Көектә озак тормаганнар…
- Әти бик кайгыртучан кеше иде, - дип искә ала Миннегайшә әби. - Гаиләне туендыру өчен бик күпләргә бил бөкте. Хәлдән таеп кайткан чакларында да зарлануын ишетмәдек. Ул газаплы һәм михнәтле елларны Ходай башка күрсәтмәсен иде…
Унтугызынчы елның яз азакларында Миннегайшә әбинең әтисе өйгә ярыйсы гына төенчек тотып кайта. Габделбарый Алишевка (Абдулла Алишның әтисе) хуҗалык эшләрендә булышкан икән, ул аңа хезмәте өчен рәхмәт йөзеннән беркадәр бәрәңге, он, кисәкле шикәр һәм ярты арыш ипие биреп җибәрәгән. Ул чакта ярмаланып пешкән бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык булдымы икән? Байлар кебек туйганчы ашагач, бит урталарына кызыллык йөгерде, аеруча шикәр тансык булды, ди Миннегайшә әби.
Егерме беренче ел ачлыгын кичерүне сират күпере аша үтү белән тиңләргә мөмкин. Гаилә әгъзаларын ач үлемнән саклап калу өчен Хәлиулла Төхвәтулла улы Ярославль якларына эш эзләп чыгып китә. Озак тормаса да, буш кул белән кайтмый. Ул әтисенең бик эре бәрәңге алып кайтуын хәтерли. Ачлык заманында бәрәңге ашаган кеше үзен бәхетлегә санаган. Абый-сеңелләре белән тау битләреннән кузгалак, ат колагы, балтырганны да күп җыеп ашарга туры килгән. Гомумән, ни үссә, шуның белән тамак ялгап җан асраганнар. Әле бит халыкны баш миләрен кайнатырлык эссе җәйләр дә интектергән. Гасырлык имән, мәңге яшәреп утырган нарат агачлары корып ауган, елга һәм күлләрнең суы күз алдында кимегән.
Егерме яшьләр тирәсендә Миннегайшә авылның танылган балта остасы Харис Нургалиевка кияүгә чыга. Кулына эләккән гади генә такта кисәгеннән дә сәнгать әсәренә тиңләрлек әйберләр ясый белгән ул. Чорына күрә модада булган комод һәм шкафлар, балалар караваты, өстәл, урындык, тәрәзә йөзлекләре һәм шуның ише башка нәрсәләрне авылдашларына гына түгел, күрше авыл халкына да бик теләп ясап биргән. Шуннан кергән акчага гаиләсен туендырып торган. Уллары Әнвәр белән Һарун тугач, гаилә мәшәкатьләре сизелерлек арта.
Тормышлар авыр булса да, акрынлап җайга салына башлый. Әмма гел син дигәнчә генә бармый бит әле ул. Сугыш башлану турындагы коточкыч хәбәр халыкка аяз көнне яшен суккан кебек китереп суга. Миннегайшәнең абыйсы Хәбибрахман авылда беренчеләрдән булып фронтка китә. Озак та тормый, аның Мәскәүне фашистлардан саклаганда батырларча һәлак булуы турында җан өшеткеч хәбәр алалар. Кайгыдан араланып бетмәс борын ук иренә дә комиссариаттан повестка китерәләр. Инде Харис өчен ут йотып яши башлыйлар. Минем өчен кайгырмагыз, дип язгалап торса да, бераздан аның хатлары килүдән туктый. Исән калуына өметне бөтенләй өзәләр. Ә ул исә канлы бәрелешләрнең берсендә каты яралана һәм немецлар кулына эләгә. Кельн шәһәрендәге концлагерьда башка әсирләр белән үлем көтеп ятканда Америка солдатлары килеп азат итәләр. Яралы солдат әнә шулай могжиза белән генә исән кала.
Тылдагы бөтен хезмәтне үз җилкәсендә күтәргән Миннегайшәгә дә җиңел булмаган. Өстәвенә, ул әле тагын блокадада калган Ленинградтан килгән бер хатынны һәм аның кызын да үз йортының бер почмагында сыендырган. Хәленнән килгән кадәр аларга ярдәм итәргә тырышкан. Колхоз эшен дә калдырмаган, берничә тапкыр күршедәге Тәтеш районына окоп казырга да барган. Анда күргән кыенлыкларны искә алып сөйли башласа, гасыр яшьтәшенең күзләре яшьләнә. Боларның барысына да ничек түзелде икән, дип хәйран кала.
Фронттан күкрәгенә орден-медальләр тагып ире Харис кайткач, солдат хатынының ничек сөенүен сүз белән генә аңлатып булмый. Дөрес, яу кырында яраланган башы гел сызлап чатнаса да, Харисның кулыннан балтасы төшми, озак еллар Буденный исемендәге колхозда эшли. Сугыштан соң Нургалиевлар гаиләсенә ямь өстәп тагын ике бала - Тәскирә белән Нургазиз туа. Халыкның тормышы, яшәү рәвеше сизелерлек үзгәрә, балалары бер-бер артлы үсеп җитеп, мөстәкыйль тормышка аяк баса. Әле яшәрлеге булса да, гаилә башлыгы якты дөньядан китеп бара, башка туганнарын, якыннарын җирлиләр. Хәзер инде сеңлесе Суфия генә исән. Инде аңа да шушы араларда туксан яшь тулды. Вакыт сизелми үтә. Гомеренең йөз елы ничек үтүен ул да сизми калган.
...Нургалиевларның зур йортында иртәдән кичкә кадәрле кояш нуры балкып тора. Тәрәзә төпләрендә гөлләрнең күплегенә дә игътибар итми мөмкин түгел.
Миннегайшә әби аларны үзе кадерләп үстерә, диделәр. Намазын да калдырмаска тырыша, бакыйлыкка күчкән барча туганнары рухы шат булсын, дип дога кыла. Кулына дин китаплары алып укырга утыргач (шөкер, әле дә күзлексез әйбәт күрә), үткән гомер юлы күз алдына килеп баса. Кыйбласыннан тайпылмыйча, шушы якты көннәргә кадәр килеп җитә алуына бик сөенә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев