Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Атларына күз тимәсен!

Приволжскида яшәүче Петр Стрелов - районда атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнүче бердәнбер кеше. Аның крестьян (фермер) хуҗалыгындагы атлар саны утыздан артып китә. Арада шактый кыйммәт торучы чабыш атлары да бар. Бу атларга карап сокланып туя алмыйсың. Марина ЗАЙЦЕВА Авыл кешесенең тормышын җирдән башка күз алдына китереп булмый. Юкка гына җир...

Приволжскида яшәүче Петр Стрелов - районда атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнүче бердәнбер кеше. Аның крестьян (фермер) хуҗалыгындагы атлар саны утыздан артып китә. Арада шактый кыйммәт торучы чабыш атлары да бар. Бу атларга карап сокланып туя алмыйсың.
Марина ЗАЙЦЕВА
Авыл кешесенең тормышын җирдән башка күз алдына китереп булмый. Юкка гына җир кешене туендыра да, киендерә дә дип әйтмиләрдер. Моның шулай икәнлегенә Петр Константинович үз мисалында инанган. Аның әле тагын атлар яратуын да әйтергә кирәк. Балачак елларыннан атлар үрчетү турында хыялланган ул. Тик әлеге хыялын кырык ел узганнан соң гына тормышка ашырырга насыйп булган.
Казан ветеринария институтын тәмамлагач, ул үз белгечлеге буенча Кузнечиха авылында эшләгән, аннары Өчкүлгә күчергәннәр. Узган гасырның сиксәненче елларында хуҗалыкның терлекчелек комплексындагы савым сыерлар саны ике меңнән артып киткән. Мөгезле яшь терлекләр, башка маллар да күп булган. Атап әйткәндә, мал табибының мәшәкате бер дә бетеп тормаган. Әмма Петр Константинович беркайчан да эшеннән зарланмаган.
1992 елда туган ягына кайткач, терлекчелек комплексында туплаган бай тәҗрибәнең файдасын күп тойган. Эш тә тиз табылган - аны ашлык кабул итү предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгына идарәче итеп билгелиләр. Үз вазифасын күп еллар буе намус белән үтәгән ул. Баш предприятиенең хуҗасы алмашынуы гына эшкә төзәтмәләр керткән. Дөрес, "үзгәреш" җилләренең мондый нәтиҗәләр китереп чыгарасын алдан берәү дә белмәгән. Фермадагы малларны тиз арада сатып бетергәннәр, биредә эшләүчеләр исә эшсез калган.
Малларның язмышы тиз хәл ителсә дә, иркен, зур биналар калган. Петр Константиновичның аларны әрәм-шәрәм итеп сүттерәсе килмәгән. Булганны бетерү җиңел, тик менә яңасын төзү генә авыр һәм күп чыгымнар таләп итә. Петр Константинович маллардан бушап калган комплекста атлар үрчетү турында уйлана башлый. Ә нигә әле сынап карамаска? Озак уйлап тормыйча, Чуашиядәге ат заводларының берсеннән Ангара кушаматлы бия сатып алып кайткан. Беркадәр вакыттан соң аның янына Дарфур айгырын сатып алган. Янәшәдә Записка кушаматлы атка да урын табылган. Киләсе елны берничә бия колын китергән. Атларның ишәюен күреп, Петр Константиновичның ничек сөенгәнен белсәгез икән!
Әмма проблемалар да читләтеп үтмәгән. Ат үрчетү җиңел эш түгел, беренче чиратта күп чыгымнар таләп итә. Элекке еллардан ук билгеле булганча, акчасы күп булган кешеләрнең генә яхшы нәселле атлар сатып алу мөмкинлеге булган. Алар үзләре кызыккан атны утарга алып кайтып җибәрү өчен бернинди акчаларын да кызганмаганнар. Алган атны әле бит тагын бөтен таләпләргә туры килерлек итеп асрарга, тиешенчә ашатырга да кирәк. Дөрес, тотылган чыгымнарның бер өлешен колын сатудан кергән акчага да капларга була. Әмма Петр Константинович мондый адымга сирәк чакларга гына барган. Малларның баш санын арттыру, ферманы үстерү турында күбрәк уйлаган. Озакламый янәшәдәге буш бинага сарыклар һәм дуңгызлар алып кайтып җибәргән. Аларны әле дә асрап, гаиләсен ел әйләнәсендә ит белән тәэмин итеп тора, дуңгыз һәм сарык сатудан өстәмә табыш та ала. Гел яңалыкка омтылган һәм бар нәрсә белән кызыксынып торучы Петр Константинович әле тагын ике кабан дуңгызы да сатып алган. Моннан ике ел элек Димитровград шәһәреннән алып кайткан. Хәзер инде алар үсеп симергән, кара-соргылт төстәге зур тешләре тырпаеп торган кабан дуңгызларын махсус тимер читлекләрдә асрый. Ерактан гына карасаң да, шактый куркыныч күренәләр. Кеше кайгыртуын даими тоеп торсалар да, дуңгызлар кулга ияләшмәгән. Җай чыгу белән үзләренең кемлеген күрсәтергә генә торалар.
Иш янына куш дигәндәй, Петр Константиновичка "Башлаучы фермер" программасы буенча алынган миллион ярым сум күләмендәге субсидия бик ярап куйган. Бу акчага ул бөтен тагылма агрегатлары белән трактор һәм нәселле сигез айгыр һәм бия сатып алган. Әнә шулай итеп хуҗаның көтүендә Гладиатор, Дефект, Дуплет, Клепер, Десна исемле шәп атлар барлыкка килгән. Бераз соңрак республикабызның Теләче районыннан Панкриане һәм Маниса исемле нәселле атлар алып кайткан.
- Әнә, карагыз әле, әнисе белән кызы янәшә атлыйлар, - ди Петр Константинович аран ягына күрсәтеп. - Маниса бераз карарак төстә, аның колыны (аны Дочка дип атаган) - аксылрак...
Атларның матурлыгына сокланып туярлык түгел. Икесенең дә яллары ике төстә, аякларына әйтерсең лә ак оеклар кидертеп куйганнар диярсең. Бу атларның гәүдәләре дә башкаларныкына караганда күпкә аерылып тора. Мәсәлән, бу атларның кабыргалары Америка атларына караганда азрак икән. Шуның аркасында җилдәй җитез җилдерәләр дә инде. Петр Константиновичка һәм аның улы Александрга нәкъ менә шундый чаптарлар кирәк тә. Александр дигәннән, ул әтисенең алыштыргысыз ярдәмчесе, ел саен атлар чабышында актив катнаша. Быелгы район сабан туенда икесе дә икенче урынны алган.
Ярышлар дигәннән, Петр Константиновичның атларын өлкә үзәкләре ипподромнарында да еш күрергә була. Дефект, мәсәлән, Ульяновскидагы ярышта әйбәт нәтиҗә күрсәткән, ә менә Ангара берьюлы унике көндәшен артта калдырып, финишка беренче булып килгән. Сүз дә юк, яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен күп хезмәт куярга кирәк. Әйтергә кирәк, бәйгеләрдә атлары беренче яки икенче урыннарны алсын өчен Петр Константиновичка һәм узышчыларга шактый тырышырга туры килә. Атларны стартка чыгарырга ярты ел калгач, ипподромга даими күнегүләр ясарга алып киләләр. Аларны ипподромда асрау, узышчылар һәм инструкторлар өчен чыгымнарны тулысынча хуҗа үзе каплый. Әмма Петр Константинович берни дә кызганып тормый. Аты сабан туйларында алдынгы урыннарны яулагач, кулына кош тоткандай сөенә. Әйе, мондый чакларда күңелдә туган хисләрне берни белән дә аңлатырлык түгел.
Үз эшен изге максатны күздә тотып башлап җибәргән бу кешенең тагын бер хыялы тормышка ашкан - ак карета сатып алган. Петр Константинович әлеге каретага җигелгән ат белән музей-тыюлыкка килгән кунакларны да каршы алган. Телевизор экраннарыннан гына күреп белгән әлеге романтик транспорт чарасы борынгы Болгар туристларын нык кызыксындыра. Туйлар уздыручылар да карета сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Хуҗа аларның үтенечен беркайчан кире какмый. Чыннан да, кучерлы каретада утырып йөрүгә ни җитә инде!
Киләчәкне кайгыртып эш итүче Петр Константинович хуҗалыгына пони да сатып алган. Ак кар төсендәге Фунтик күптән кулга ияләшкән. Аны балалар да, зурлар да ярата. Хуҗа үзе дә бик еш җигеп йөри.
Читтән караганда гына хуҗалыкта барысы да әйбәт булып күренергә мөмкин. Ә бит ирешелгәннәр артында никадәр хезмәт, көч һәм тырышлык ята. Фермер хуҗалыктагы эшләрне күбесенчә үзе башкара. Музей-тыюлыкта эшләүче улы да әтисенә теләп ярдәм итә. Җәйләрен күп вакыт атларга азык әзерләүгә китсә, көзен исә мәшәкатьләр тагын да арта. Фермада бөтен эшне кул көче белән башкаралар. Атларны эчертү өчен генә дә күпме су ташырга кирәк, солы тарату, малларның өстен махсус щетка белән чистартып чыгу, ялларын тарау да байтак вакыт таләп итә. Кышын ферма юлларын кардан чистартырга, комплексны җылытырга кирәк. Атларга кыш буе ашатып чыгарлык азыкны да Петр Константинович үзе әзерли. Тракторны әнә шуның өчен сатып алган, печәнне исә арендага алган җирдән чабалар.
- Иртән өйдән торып чыкканда әле караңгы була, кич белән кояш баегач кына кайтам. Атналар буе кеше күрмәгән вакытлар да булгалый, - ди атлар үрчетүче.
Петр Константинович берничә кешене эшкә дә алган булган. Әмма озак тормаганнар, монда эшләргә авыр, дип киткәннәр. Эчкечелек белән мавыгучыларны, ялкауларны беркайчан өнәп бетерми. Шөкер, алтмыш яшьтә булса да, яшьләрнең хәленнән килмәслек эшләрне дә үз көче белән башкарып чыга. Беркайчан да төшенкелеккә бирелми, шаяртып алырга да ярата. Иң мөһиме - атларны ярата, шуңа күрә барысына да түзәргә риза ул.
- Туксанынчы елларда Приволжскидагы шәхси фермада сыерларның баш саны йөз егермегә җиткән иде. Хәзер инде анда утыз баш кына калган. Атларны беркем дә асрамый. Алай гынамы соң - кешеләрнең бакчада бәрәңге дә үстерәселәре килми, җирдән аерылалар. Болай итәргә ярамый. Җир ул безнең туендыручыбыз...
Петр Стрелов безгә Приволжскидагы йортын да күрсәтте. Улына дип төзегән. Янәшәдә генә яңа ферма бинасы тора. Бинада ун баш ат асрау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
- Үз тырышлыгыбыз белән төзедек... Улыма булачак. Киләчәктә аның да атлар үрчетүен телим. Минем эшне ул дәвам итсен иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев