29 июль 2016 яңалыклары
-
Көнне төнгә ялгап эшлиләр
Республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 302,8 мең гектардан җыеп суктырылган (2015 елда 97,3 мең гектар булган). Бу барлык мәйданнарның 20 процентын тәшкил итә. 948,1 мең тонна ашлык суктырылган (2015 елда 218,2 мең тонна). Һәр гектардан уртача 31,3 центнер уңыш чыга. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген район...
-
“Сеспель” Кырымда булды
Антоновка урта мәктәбенең Иж-Борискино филиалы укытучысы Татьяна Аптрейкина, санаторий мәктәбе укытучысы Валентина Якличева һәм шул ук мәктәп укучысы Ольга Якличева мәдәният хезмәткәрләренең чуаш делегациясе составында Кырым республикасында булып кайттылар. Болгар-чуаш ата-бабаларыбызга бәйле тарихи урыннар буенча "Чунсюрев-2016" ("Җан сәяхәте") дигән автобус сәяхәтендә Чуашия, Татарстан, Башкортостан, Ульяновск өлкәсе, Иркутск вәкилләре катнашкан. -...
-
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә
"Бөек Болгар -2016" фестиваленең оештыру комитеты тамашачылар өчен "Әти, әни, мин - урта гасырлар гаиләсе" дигән костюмнар конкурсы игълан итә. Конкурста катнашу өчен кунаклар фестивальгә стильле яки урта гасырлар үрнәгенә туры китереп (бу үрнәкләр белән "кройка и шитье средневековой реконструкции - https://vk.com/kroyka_i_shitie) рәсми төркемендә танышырга була). Тулырак мәгълүматлар белән фестивальнең...
-
“Икмәккә бәя узган елгы дәрәҗәдә калырга тиеш”
Татарстанда урак өстенең иң кызган чагы. 25 июль көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасы Аграр Комитеты Рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин урып-җыю кампаниясе барышын күзәтү өчен Әлки районына барды. Район хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җыярга керештеләр. - Быелгы ел игенчеләребез өчен уңай килде, - дип, шатлыгын уртаклашты...
-
Атларына күз тимәсен!
Приволжскида яшәүче Петр Стрелов - районда атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнүче бердәнбер кеше. Аның крестьян (фермер) хуҗалыгындагы атлар саны утыздан артып китә. Арада шактый кыйммәт торучы чабыш атлары да бар. Бу атларга карап сокланып туя алмыйсың. Марина ЗАЙЦЕВА Авыл кешесенең тормышын җирдән башка күз алдына китереп булмый. Юкка гына җир...
-
Тынычлык һәм дуслык – җәмгыять нигезе
Билгеле булганча, узган атнада Татарстанда Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл булып китте. Бу көнне республикада православие диненең иң зур бәйрәмнәреннән берсе уңаеннан Изге Ана Казан иконасының күренүе урынында төзелә торган чиркәүнең нигезенә беренче таш куелды. 1932 елда шартлатылган чиркәү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча яңадан төзелә башлады....