Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Аның исеме авылдашлары хәтерендә мәңге сакланыр

1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан җиреннән чыгарылды. Ун ел дәвам иткән, шактый кешенең гомерен алып киткән мәгънәсез сугыш шулай тәмамланды. Һәлак булучылар арасында безнең районнан да алты егет бар - Александр Корчагин, Сергей Пантелеев, Николай Сорокин, Сергей Рубцов, Марат Мингалиев, Әнәс Зәйдуллин. Аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

Анастасия Шәмсетдинова,
Кузнечиха урта мәктәбенең педагог-оештыручысы.
Мин Татар Такталы авылында яшим. Өебез Әнәс Зәйдуллин исемен йөрткән урамда урнашкан. Элек аның турында ишеткәнем юк иде һәм авылдашлардан аның кем булуы белән кызыксындым.
- Ул безнең авылдашыбыз, Әфганстаннан кайтыр алдыннан гына һәлак була, - диде миңа ирем. Ул 7нче тау укчылар ротасы сержант-санинструкторы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Әнәс Зәйдуллин яшәгән йортны күрсәтте.
Тормыштан бик иртә киткән, авылдашларының хөрмәтен яулаган бу егет нинди булган икән? Авыл халкы батыр якташларын онытмый, урамда теләсә кайсы баланы туктатып, Әнәс Зәйдуллинның кем булуын сорасаң, ул ике дә уйламый: "Әфган герое!" дип җавап бирә.
Гаиләдә Әнәс әти-әнисенең бик яраткан икенче баласы була. Хәзер инде алар да, абыйсы да исән түгел, сеңлесе Әлфия генә калды. 2011 елда аңа Александр Корчагинның хатыны Татьяна белән сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә Болгарда куелган һәйкәлдәге япманы ачу хөрмәте күрсәтелде.
Әнәсне авыл кешеләре эш сөючән, ярдәмчел егет иде, дип сагынып сөйлиләр. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, укытучылар аның сәләтле, тәртипле укучы булуын әйттеләр. Мәктәпне тәмамлагач, ветеринар булырга теләп, Буа техникумына укырга керә. Анда да сынатмый, үзен яхшы яктан күрсәтә. Диплом алгач, туган авылына әйләнеп кайтып, һөнәре буенча эшли башлый. Олыга да, кечегә дә ачык йөзле, ягымлы була, тырышып эшләгәнгә күрә аны барысы да хөрмәт итә.
Ләкин озак эшләргә насыйп булмый: 1984 елның 16 апрелендә аны армия хезмәтенә алалар һәм шул ук елның октябрь аенда Әфганстанга җибәрәләр.
Аның турында күбрәк белү өчен мин Интернет аша Әфганстанда бергә хезмәт иткән Павел Поповны эзләп таптым. Аның сүзләренә караганда, Зәйдуллин кыю, намуслы, ышанычлы сугышчы була. Командирлары аны хөрмәт итә. Үз бурычын һәрвакыт җиренә җиткереп үти. Бәрелешләрнең берсендә шундый вакыйга була.
Аларга төнге сугышта катнашырга туры килә. Сәгать өчләр тирәсендә торалар. Кап-караңгы, йокының иң тәмле чагы. Тик егетләрнең йокысы качкан. Аларны берәрләп колоннага тезәләр, сугышчылар тавышсыз гына, ут кабызмыйча, бик саклык белән алга баралар. Сержант Әнәс Зәйдуллин колонна ахырында була. Кагыйдә буларак, мондый хәрби операцияләр вакытында һәр сугышчыга өстәмә корал бирелә, чөнки көтелмәгән хәл килеп чыкса, ярдәм итүче юк. Ә корал авыр. Шунлыктан бер солдат, караңгылыктан файдаланып, өстәмә боеприпасын сукмак кырыенда калдырып китә. Ләкин Зәйдуллин аны күреп алып, үзендә дә авыр йөк булуга карамастан, үзе күтәреп бара...
Павел Попов тагын бер очракны исенә төшерде:
- Бервакыт заставага кайтып барганда Самид кышлагына җитәргә берничә чакрым калгач, туктарга туры килде. Борылыштан чыгуга юлда бер төркем кораллы кешеләрне күреп алдык, ләкин алар нигәдер туктап калганнар һәм тик торалар. Ә юлдан ерак түгел генә дошманнар кышлагы. Нәрсә эшләргә? Бер секунд эчендә баштан мең төрле уй үтте. Икенче БТР кайдадыр туктап калган, аңа хәбәр итеп булмый, тауларда элемтә дә эшләми, радиостанцияләр дулкыннарны тотмый. Карарны үземә кабул итәргә туры килде. Мин БТРдан сикереп төштем дә таҗик егете, тәрҗемәче сержант Холовка минем арттан барырга куштым, ә аңа кадәр берәр хәл була калса, ут ачарсың дип Зәйдуллинга әйтеп куйдым. Дошманнар янына килеп җитсәм, берсенең кулында җиде-сигез яшьлек малайны күреп алдым. Ул канга баткан, кул бармаклары өзелгән, корсагында зур яра. Дошманнар мине әйләндереп алдылар да, берсен-берсе бүлдереп, малайның "хәйләкәр" минага эләгүен әйттеләр. Балалар уенчыклары, авторучкалар, сәгатьләр, радиоалгычлар эченә куелган мондый миналарны Әфганстанда совет солдатларына "бүләк" итеп ташлыйлар иде. Шундый миналарның берсен әфган малае табып алган һәм мина аның кулында шартлаган. Хәзер бу балага ярдәм итмәсәк, ул кан югалтудан үләчәк, якын - тирәдә бер табиб та юк, диделәр алар.
Бер минутны да әрәм итәргә ярамый. Мин санинструктор Зәйдуллинны чакырып алдым да, балага ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйттем. Хәер, әйтергә дә кирәк түгел иде, чөнки Зәйдуллин малайны күрүгә барысын да аңлады һәм ашыгып санитар сумкасыннан кирәкле әйберләрен чыгарып, беренче ярдәмне күрсәтте. Шунда ук икенче БТР килеп туктады. Майор Кузнецовка хәлне аңлатып бирдем, малайны ашыгыч рәвештә госпитальгә озатырга кирәклеген әйттем. Баланы шунда ук БТРга утыртып, тулы тизлектә Чарикар госпиталенә алып киттек. Барып җиткәнче ул санинструктор Зәйдуллин кулында булды.
Малай исән калды. Моннан соң бу кышлак янындагы юлдан үткәндә безнең бер генә машинага да атучы булмады. Ә сержант Зәйдуллин шушы ук юлда, ләкин бөтенләй башка урында - егерме чакрым астарак һәлак булды. Ул интернациональ бурычын намус белән үтәгәннән соң, үзе кебек "дембельләр" белән Кабул-Ташкент рейсында очарга тиешле полкка барганда юлда һәлак була. Мин аның үлүе турында Әфганнан Союзга кайткач, бер атнадан соң гына белдем. Бу турыда миңа һәлак булган егетләрнең табутларын озата кайткан якташ полкташым сөйләде...
Аңа кадәр дә Әнәс Зәйдуллин үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән иде. Аңа армиядә берничә ай артыграк та хезмәт итәргә туры килә, кайтырга әзерләнеп, якыннарын сөендерү өчен бүләкләр дә әзерләп куйган була...
Татар Такталыда авыл халкы инициативасы белән җирле мәдәният йорты бинасына Әнәс Зәйдуллин исеме язылган мемориаль такта эленгән, шунда ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә куелган обелиск. Боларның барысы да безгә, хәзерге буынга, гомер - бары тик бер мизгел генә, ә сугыш афәте - җир йөзендә иң куркыныч һәм бер кешегә дә кирәкмәгән фаҗига булуын искәртеп тора...
Татар Такталы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев