Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Яшь футболчылар көч сынашты

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тарафыннан 2003 елда һәм аннан соңрак туган мәктәп укучылары өчен оештырылган мини-футбол буенча район беренчелеге ярышлары булды. Алты команда катнашкан турнирның финалында икенче урта мәктәп командасын 4:0 исәбе белән отып (өч тупны - Денис Пеньков, берсен Антон Рачков кертте), 1нче мәктәпнең беренче командасы җиңеп чыкты. Җиңүче...

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тарафыннан 2003 елда һәм аннан соңрак туган мәктәп укучылары өчен оештырылган мини-футбол буенча район беренчелеге ярышлары булды.
Алты команда катнашкан турнирның финалында икенче урта мәктәп командасын 4:0 исәбе белән отып (өч тупны - Денис Пеньков, берсен Антон Рачков кертте), 1нче мәктәпнең беренче командасы җиңеп чыкты. Җиңүче команда турнир барышында көндәшләрен ышанычлы җиңеп, аларның капкаларына 17 туп кертә алды, ә үз капкасына бер генә туп керттерделәр. Денис Пеньков һәм Максим Малышкин бишәр туп кертеп, турнирның иң яхшы бомбардирлары дип табылдылар. Алдан әйтеп үтелгән уенчылардан тыш, турнирда шулай ук Михаил Беляев, Әмир Гәрәев, Рауль Нәфыйков, Валерия Журавлева, Владимир Тарасов, Ярослав Лихачев һәм Данил Мамонов җиңеп чыкты.
Өченче урын өчен ярышта яшьрәк уенчылардан торган беренче мәктәпнең икенче командасы Иске Рәҗәп укучыларын җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев