14 ноябрь 2014 яңалыклары
-
“КамАЗны бөтен ил төзеде…”
Бу ел йөк машиналары җитештерүче Кама автомобиль заводы өчен истәлекле булды. Күп кенә якташларыбызның язмышы әлеге завод белән бәйле. Заводны моннан нәкъ кырык ел элек төзи башладылар, биш елдан соң инде Яр Чаллы шәһәре урамнарыннан өр-яңа беренче "КамАЗ" йөк машиналары үтте. Үзенә күрә истә калырлык бер тамаша булды бу…
-
Без капчыкта ятмый...
Өчкүлдә яшәүче берәүгә каршы җинаять эше ачылды. Район прокуратурасы хәбәр итүенә караганда, бу кеше исерек килеш руль артына утырып, үз машинасы белән шәһәргә киткән. Тик шәһәргә барып җитә алмаган: борылышларның берсендә ул идарәне югалтып, автомобиль кюветка төшә. Салоннан чыгып, эшнең нәрсәдә икәнен чамалагач, ир-ат җәяүләп өенә кайтырга була. Ә берничә...
-
Яшь футболчылар көч сынашты
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тарафыннан 2003 елда һәм аннан соңрак туган мәктәп укучылары өчен оештырылган мини-футбол буенча район беренчелеге ярышлары булды. Алты команда катнашкан турнирның финалында икенче урта мәктәп командасын 4:0 исәбе белән отып (өч тупны - Денис Пеньков, берсен Антон Рачков кертте), 1нче мәктәпнең беренче командасы җиңеп чыкты. Җиңүче...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Әхмәтҗанова Гүзәлия Җәмил кызы, "Россельхозцентр" Спас районы бүлегенең беренче категорияле агрономы - авыл хуҗалыгы тармагында озак еллык хезмәте өчен; Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлеге хезмәткәрләре: полиция майоры Усов Николай Павлович, оператив эш буенча җитәкче урынбасары, полиция капитаны Матвеев Алексей Николаевич, икътисадый куркынычсызлык...
-
Каникуллар лагерьдә үтте
Көзге каникул вакытында 2нче мәктәптә балалар өчен мәктәп яны көндезге лагеры эшләде. Балалар лагерьга рәхәтләнеп йөрделәр. Урамда яңгыр, пычрак, ә лагерьда җылы һәм якты, күңелле булды. Иртәнге зарядка һәм тәмле аштан соң барысы да планлаштырылган эшкә керешәләр. Өлкән класста укучы вожатыйлар укучылар белән төрле уеннар, конкурслар үткәрделәр, биюләр өйрәнделәр, бәйрәмнәргә...
-
Кисәтүе ансатрак
"Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе тәмамланды. Акцияның безнең районда ничек оештырылуы турында прокурор урынбасары Фаил ГАЙСИН сөйли.
-
Яңа тормыш башланды...
Кичә ун кешедән торган призывниклар төркемен Казанга, Татарстан хәрби комиссариатына озаттылар. Хәзер алар өчен яңа тормыш башлана: Ватан алдындагы изге бурычны үтәү өчен алардан батырлык, ныклык таләп ителә һәм егетләр бу сынауны үтәргә әзер, дип ышанасы килә. Барлыгы көзге чакырылыш барышында армия хезмәтенә безнең районнан утызга якын егет китәчәк. Алар...
-
Яңа мәгариф проекты кертелде
Агымдагы елның 1 сентябрендә шәһәр мәктәбенә аяк баскан һәр укучыга "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге" бирелде. Алар үзәк китапханәдә үткәрелгән республика мәдәният дәресендә тапшырылды.