Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Уңышлы стартлар!

Узган чәршәмбе көнне "Олимп" универсаль спорт залында Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" (ГТО) физкультура-спорт комплексы фестиваленең соңгы республика этабы ачылу тантанасы булды. Анда Татарстанның 17 командасы катнашты. Ярышларга кунак булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшчесе Жанетта Сорокина, су полосы буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, Сидней һәм Афинадагы Олимпия...

Узган чәршәмбе көнне "Олимп" универсаль спорт залында Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" (ГТО) физкультура-спорт комплексы фестиваленең соңгы республика этабы ачылу тантанасы булды. Анда Татарстанның 17 командасы катнашты.
Ярышларга кунак булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшчесе Жанетта Сорокина, су полосы буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, Сидней һәм Афинадагы Олимпия уеннары призеры, Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" физкультура-спорт комплексының Татарстан Республикасы буенча илчесе Ирек Зиннуров һәм башкалар килде. Район башлыгы Камил Нугаев спорт бәйрәменә җыелучыларны сәламләп, мәктәптә укыган елларда ГТО нормаларын ничек тапшыруы турында истәлекләре белән уртаклашты һәм барысына да уңышлар, лаеклы җиңү теләде.
- Ил, республика җитәкчелегенең ГТО нормаларын тапшыру традициясен яңадан кайтаруны хуплавы һәркемне сөендерде, - диде ул. - Боларның барысы да үсеп килүче яшь буынның киләчәген күздә тотып, кызлар һәм егетләрне тагын да көчле, сау-сәламәт итү өчен эшләнә. Физик яктан көчле кеше үзен дә, кирәк булса, илен дә саклый ала...
Кунаклар үзләрен шулай җылы каршылаулары, ярыш оештырулары өчен ихластан рәхмәт әйттеләр һәм "ГТО значогыннан алып Олимпия медальләренә кадәр" дип совет чорында еш яңгыраган ГТО девизын да искә төшерделәр.
- Бүген сафларга тезелеп басып торган яшь спортчылар арасыннан бәлки киләчәктә чемпион булып, Олимпия медале алучы да булыр, - диде ярышларның баш хөкемдары Валерий Терентьев. Һәрхәлдә, шуңа омтылырга кирәк.
Фестиваль өч көн дәвам итәчәк, аның программасына пневматик мылтыктан ату, йөзү, сикерү, тартылу, йөгерү, туп ташлау, ГТО эстафетасы кебек ярышлар кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев