17 июнь 2016 яңалыклары
-
Уңышлы стартлар!
Узган чәршәмбе көнне "Олимп" универсаль спорт залында Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" (ГТО) физкультура-спорт комплексы фестиваленең соңгы республика этабы ачылу тантанасы булды. Анда Татарстанның 17 командасы катнашты. Ярышларга кунак булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы киңәшчесе Жанетта Сорокина, су полосы буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, Сидней һәм Афинадагы Олимпия...
-
Җинаять эше кузгатылачак
Район прокуратурасы бер кешенең автомобиль белән инде икенче тапкыр исерек хәлдә идарә иткәне өчен кузгатылган җинаять эшен законлы дип тапты. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, июнь ае башында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре кичке якта бер автомобильне туктаткан. Автомобиль белән идарә иткән яшь хатын-кыз исерек булган. Соңыннан ачыкланганча, ул 2015 елда шундый ук...
-
Иң саваплы айда
Татар Такталы авылы мәчетендә ураза вакытында ифтар ашы үткәрелде. Авылда ифтар ашына илледән артык кеше килде. Имам Фәрһад хәзрәт халык алдында вәгазь сөйләде, илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләде. Авыл халкы үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен район башлыгы Камил Нугаевка рәхмәт әйттеләр. Ифтар мәҗлесләре башка авылларда һәм шәһәр мәчетендә дә үткәреләчәк. Фото: http://www.publika.uz/uzbekistan/society/41107
-
Кырымда ял итәчәкләр
Кадет мәктәп-интернатыннан унбиш укучы җәй көне Севастопольдә балалар лагерында ял итәчәк. Унҗиде көн дәвамында алар төрле спорт ярышларында, туризм, туган якны өйрәнү экскурсияләрендә катнашачаклар. Фото: http://vseprootpusk.ru/krym-sevastopol-otdyx-dostoprimechatelnosti
-
Газеталарга язылу тәмамланып килә
2016 елның икенче яртысына республика һәм район газеталарына язылу 25 июньгә кадәр озайтылды. Шуңа күрә калган вакыт эчендә, хөрмәтле укучыларыбыз, почта бүлекләренә барып, үзегез яраткан газета-журналларга язылып кайтырга онытмагыз, чөнки тормышыбызны хәзер матбугаттан башка күз алдына да китереп булмый. Безнең "Новая жизнь ("Яңа тормыш") газетасына 2500дән артык кеше язылган, ләкин...
-
Авыл табибын һәрчак көтеп алалар
Кузнечиха табиблык амбулаториясе мөдире Әлфия Морсалованы эш кабинетында бары тик иртәнге якта гына очрата аласың, чөнки авыл табибының көне сәгатьләргә генә түгел, хәтта минутларга да бүленгән. Иртән ул гомуми практика табибы булырак Кураловода авыруларны кабул итә, төштән соң Йолдыз поселогыннан шалтыратып ярдәм сораучы янына ашыга, юл уңында башка авылларга да...