Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Төз атуда ярыштылар

Тренер Александр Татиевскийның шәкертләре пуля белән ату буенча Казанда үткәрелгән республика беренчелеге ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Спортчылар арасында тармак технологияләре техникумы укучылары бертуган Роман һәм Семен Столяровлар аеруча уңышлы чыгыш ясадылар. 18 яшькә кадәрле спортчылар арасында пневматик пистолеттан атып, Роман чемпион исеме алды, ә Семен икенче урынны яулады. 16 яшьтәгеләр...

Тренер Александр Татиевскийның шәкертләре пуля белән ату буенча Казанда үткәрелгән республика беренчелеге ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Спортчылар арасында тармак технологияләре техникумы укучылары бертуган Роман һәм Семен Столяровлар аеруча уңышлы чыгыш ясадылар. 18 яшькә кадәрле спортчылар арасында пневматик пистолеттан атып, Роман чемпион исеме алды, ә Семен икенче урынны яулады. 16 яшьтәгеләр арасында Артем Елатин пневматик винтовкадан атып, өченче урынга чыкты. Аларга дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Шулай итеп, Роман Түбән Новгород өлкәсе Глазово шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәреләчәк ярышларда Татарстан данын яклап чыгыш ясаячак.
Башка спортчылар да сынатмады. Ярышларның иң яшь спортчысы, 1нче шәһәр мәктәбенең 5 класс укучысы Алина Смоленцевага беренче яшүсмерләр разряды нормативын үтәргә аз гына очко җитмәде. Юрий Шишкинга да берничә очко җитеп бет-мәде.
Энҗе Әхмәтҗанова белән Екатерина Давыдова иң яхшы чыгыш ясаган ун кеше исемлегенә эләктеләр.
Ярышлар Мирный поселогындагы МВД базасында оештырылган ату тирында үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев