28 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Ашыгыч ярдәм кирәк
Ерамасовлар гаиләсе район халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бәла көтмәгәндә килә, диләр. 2012 елда гаилә башлыгы Михаил Леонидович каты авырып китә. Буыннар авыртуы аркасында ул йөри алмый башлый, диагнозы - двусторонний асептический некроз головок бедренных костей 3-4 степени (бот сөяге башларының 3-4 дәрәҗә ике яклы асептик некрозы). Аңа 32 яшь,...
-
Тормыш яме – балаларда...
Бу якты дөньяга өч бала тудырып үстергән ананы ни өчен күп балалы кешегә саныйлар? Гадәти ананың кулы ике генә, күп балалы ананың баласы никадәр булса, кулы да шулкадәр күп. Гадәти ананың үз балаларын ишетү өчен ике генә колагы бар, күп балалы ананың баласы никадәр булса, колагы да шулкадәр күп. Күп...
-
Безнең көрәшчеләр – республика призерлары!
Балалар-яшүсмерләр сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Ренат Шәрипов шәкертләре Алабуга шәһәрендә "Яшь десантник" җирле хәрби патриотик клубының 15 еллыгы һәм Хәрби разведчиклар көненә багышланган кул көрәше буенча Татарстан беренчелегендә чыгыш ясадылар.
-
Төз атуда ярыштылар
Тренер Александр Татиевскийның шәкертләре пуля белән ату буенча Казанда үткәрелгән республика беренчелеге ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Спортчылар арасында тармак технологияләре техникумы укучылары бертуган Роман һәм Семен Столяровлар аеруча уңышлы чыгыш ясадылар. 18 яшькә кадәрле спортчылар арасында пневматик пистолеттан атып, Роман чемпион исеме алды, ә Семен икенче урынны яулады. 16 яшьтәгеләр...
-
Без чыныгып үсәбез!
Ноябрь аенда «Спорт-зыянлы гадәтләргә альтернатива» дигән Бөтенроссия акциясендә Ямбакты балалар бакчасы да актив катнашты. Акция кысаларында бик күп чаралар планлаштырылды һәм үткәрелде. Бу акциянең балалар өчен, гомумән, киләчәк буын өчен бик кирәкле булуын аңлап, без бик теләп кушылдык һәм яшь буын өчен файдалы, аңлаешлы, кирәкле булган түбәндәге чараларны планлаштырдык: Авыл...
-
Чын хуҗа киләчәк турында уйлый
Татар Такталы авылында яшәүче Илмир Гайнуллинның гаилә фермасы районда иң эреләрдән санала. Хуҗалык башлыгы әле тагын малларның баш санын арттыру турында уйлый.
-
Хезмәтләр күпме тора?
Агымдагы елның сентябрь аеннан башлап, республика медицина учреждениеләре авыруларга күрсәтелгән хезмәтләрнең бәясе турында белешмәләр бирә башлады. Бу ни өчен эшләнә соң? ТР медицина иминиятләштерү территориаль фондының Чистай филиалы директоры вазифасын башкаручы Әхәт Хафизов аңлатып үткәнчә, белешмәләр Россия Президентының иминиятләштерелгән затларга шәхси мәгълүмат бирүнең яңа формасын кертү турындагы күрсәтмәсен тормышка ашыру...
-
Бәяләр һаман арта...
Шәһәр кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр көн саен арта бара. Мәсәлән, соңгы атналарда карабодай ярмасына бәяләрнең артуы күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Бер ай элек кенә пачкасы 20-22 сум торган 800-900 граммлы карабодай ярмасы кинәт кенә кибет киштәләреннән юкка чыкты. Тиздән элеккеге бәяләр урынына "46 сум", аннары "60 сум" дип язылган яңа...
-
Күгәрчен яратучылар җыела
Шимбә көнне, 29 ноябрьдә, район Мәдәният йортының спорт залында күгәрченнәр күргәзмәсе оештырыла. Мондый күргәзмә бездә беренче тапкыр гына оештырылмый. Биредә күгәрченнәрнең төрлесе - декоратив кошлардан башлап спорт токымлыларга кадәр күрсәтелә. Шунысы игътибарга лаек, хәзер безнең шәһәрдә дә күгәрченнәр белән мавыгучылар бар һәм алар бу кошларның үзенчәлекләре турында күп нәрсә беләләр....
-
Хокук һәм бурычларны белергә кирәк
Болгардагы 1нче урта мәктәп базасында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырылды. Әлеге очрашуга өлкән класс укучылары, аларның әти-әниләре, педагоглар чакырылды. "Школа превосходства" видеоролигын караганнан соң Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы киңәшчесе Лилия Морадыймова чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында бала хокукларын саклау белән бәйле булган кайбер сорауларга аерым тукталды. Район прокуроры урынбасары...
-
Ачык тыңлаулар булды
Өченче көн Спас муниципаль районының 2015 елга һәм пландагы 2016-2017 еллар бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар булды. Фикер алышу барышында бюджетның керемнәр һәм чыгымнар буенча төп күрсәткечләре яктыртылды. Киләсе елга районның керем базасын арттыру һәм чыгымнарны оптимальләштерүгә ярдәм иткән төп бурчылар билгеләнде. Кешеләргә белгечләр җавап бирәчәк 1 декабрь - гражданнарны...
-
Гаиләсе белән бәхетле...
Ачык йөзле, сөйкемле бу ханымга берәү дә үз яшен бирми. Татьяна Корнеева биш бала әнисе, шуның өстенә ул утыз елдан артык сәүдә тармагында эшли.