Спорт
Спас районының Танкеевка мәктәбе укучысы бронза медальгә лаек булды
Танкеевка мәктәбе укучысы Чабаксар шәһәрендә 1999-2000 елларда туган кызлар арасында самбо буенча Идел буе федераль округының мәктәп спартакиадасы турнирында бронза медальгә лаек булды.
Тренер Владимир Борюшкинның шәкерте 70 килограммнан авыррак үлчәүдә чыгыш ясады. Призлы урынга чыгу җиңел булмаса да, үзендә ихтыяр көче табып шактый көндәшләрен җиңде һәм медаль белән бергә...
Танкеевка мәктәбе укучысы Чабаксар шәһәрендә 1999-2000 елларда туган кызлар арасында самбо буенча Идел буе федераль округының мәктәп спартакиадасы турнирында бронза медальгә лаек булды.
Тренер Владимир Борюшкинның шәкерте 70 килограммнан авыррак үлчәүдә чыгыш ясады. Призлы урынга чыгу җиңел булмаса да, үзендә ихтыяр көче табып шактый көндәшләрен җиңде һәм медаль белән бергә Россия спорт министры Виталий Мутко кулы куелган дипломга лаек булды. Моннан тыш, Настяга октябрь урталарында Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә Россия беренчелегенә узачак бәйгедә катнашу өчен юллама да бирелде.
Идел буе спартакиадасында Полянкадан Русалина Хәйруллина да уңышлы чыгыш ясады һәм үз авырлыгында 5-6нчы урыннарны алды. Хәзер ул һәм аның командадаш дусты Екатерина Клещева осталыкларын Казандагы республика җыеннарында арттыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев