Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Никита Борюшкин - Россиянең спорт мастеры

Бу мактаулы исемгә Казан энергетика университеты студенты Никита Борюшкин, тренер Владимир Борюшкинның өметле шәкертләреннән берсе, халыкара класслы спорт мастеры, дөнья беренчелеге призеры Нәкыйп Мадъяров истәлегенә самбо буенча Казанда уздырылган Бөтенроссия турнирында лаек булды.

Олег ПАХОМОВ

Әлеге мәртәбәле турнирда Никитаның беренче генә катнашуы, чөнки мондый хокук самбочыларга бары тик 18 яшь тулганнан соң гына бирелә. Өстәвенә, спорт мастерлыгына кандидат булырга кирәк. Шуңа күрә Казанга яшь һәм инде бәйгеләрдә танылырга өлгергән никадәр самбочының җыелуын күз алдына китерү читен түгел. Әйтик, Никита чыгыш ясаган 100 килограммга кадәр авырлыктагы самбочыларның уникесе инде халыкара класслы спорт мастеры нормасын үтәргә өлгергән, калганнары исә Россиянең спорт мастерлары һәм мастерлыкка кандидатлар. Шунысын да әйтергә кирәк, ундүрт авырлык үлчәвендә Россиянең 21 төбәгеннән һәм 8 федераль округыннан: Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Самара, Ульяновск, Пенза, Свердловск, Ростов, Иваново, Красноярск, Түбән Новгород, Чиләбе, Башкортостан, Чувашстан, Кабарда-Балкариядән килгән спортчылар көч сынашты. Ул көнне Казанның самбо яратучылары өчен чын бәйрәм булды. Ярышларга Төркия көрәшчеләренең килүе турнирга халыкара дәрәҗә өстәде.

Бәйгедә республиканың яшьләр эше, спорт һәм туризм министры Владимир Леоновның катнашуы да күп нәрсә турында сөйли. Ул үзенең чыгышында, турнир нәтиҗәләре буенча самбода спорт мастерларының саны тагын да артырга тиеш, дип билгеләп үтте. Чыннан да, министр ялгышмаган икән. Яшь көрәшчеләрне Нәкыйп Мадъяровның туганнары Рәфыйк белән Фәрит та сәламләп уңышлар теләделәр. Алар икесе дә танылган көрәшчеләр, Рәфыйк - республиканың самбо Федерациясе вице-президенты, Фәрит Төркиянең яшь спортчыларын самбо серләренә өйрәтә. Турнирны "Ак Барс" "Холдинг компаниясе" җәмгыяте, ТРның физик культура һәм спорт фонды, "КамАЗ" җәмгыяте, "Татспиртпром" җәмгыяте, "Атлет" спорт кибете оештырды.

Турнирда республиканың самбо буенча җыелма командасы 52 медальнең 13ен алып, әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Никита Борюшкинның чыгышы күпләрдә зур кызыксыну уятты. Беренче әйләнештә ул Пензадан килгән спорт мастерлыгына кандидат Константин Сафин белән очрашты һәм очколар саны буенча җиңде. Аннары Никита Свердловскиның спорт мастеры Михаил Богомолов белән көч сынашты. Аны да бирелергә мәҗбүр итте. Ярымфиналга чыгу өчен Кукмара спортчысы Динар Шәфигуллинны җиңәргә кирәк иде. Баштарак 0:1 исәбе белән оттырса да, бераздан ике балл китерерлек алым кулланды һәм Кукмара спортчысыннан өстен чыкты.

Хәлиткеч очрашуларда Никитага халыкара класслы спорт осталарына каршы торырга туры килде. Авыр булды, әмма сынатмады: ярымфиналда Свердловск спортчысы Дмитрий Зеленковны, финалда Түбән Новгород өлкәсеннән Павел Румянцевны отты. Никитага медаль, Нәкыйп Мадъяров статуэткасы һәм шактый суммада акчалата премия тапшырылды. Әлбәттә инде, Россиянең самбо буенча спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде.

Никита ел саен үзенең осталыгын арттыра барып яңа уңышларга ирешә. Хәзер ул, мәсәлән, Идел буенда иң яхшы самбо һәм дзюдочыларның берсе, үз яше һәм авырлыгы буенча Россиянең иң яхшы ун көрәшчесе исемлегенә керә. Спортчы ирешелгән уңышлар белән генә канәгатьләнергә җыенмый. Озакламый Никита Йошкар-Ола шәһәрендә дзюдо турнирында катнашачак. Сынатмаса, дзюдо буенча да спорт мастеры исеменә лаек булыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никита Борюшкин Нђкыйп Мадъяров истђлегенђ Бљтенроссия турниры