10 апрель 2015 яңалыклары
-
Пасха бәйрәме белән!
Район башлыгы Камил Нугаев район халкын Пасха бәйрәме белән котлады.
-
Яңа хезмәт
Агымдагы ел башыннан халык өчен Россия Пенсия фондында яңа хезмәт - иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты эшли башлады. Бу электрон хезмәт Пенсия фондының рәсми сайтында (www.pfrf.ru) урнашкан һәм анда Бердәм идентификация системасында яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында теркәү үткән һәр кеше керә ала. Бу хезмәт инде тупланган пенсия баллары, хезмәт чорлары,...
-
Никита Борюшкин - Россиянең спорт мастеры
Бу мактаулы исемгә Казан энергетика университеты студенты Никита Борюшкин, тренер Владимир Борюшкинның өметле шәкертләреннән берсе, халыкара класслы спорт мастеры, дөнья беренчелеге призеры Нәкыйп Мадъяров истәлегенә самбо буенча Казанда уздырылган Бөтенроссия турнирында лаек булды.
-
Файдалы эшләрдә катнашалар
Дүшәмбе көнне район ветераннар советының киңәйтелгән пленумы булды. Анда пенсионерларның активлыгын тәэмин итү максатында ветеран оешмаларының җирле үзидарә органнары, предприятие һәм оешмалар белән элемтәләре тикшерелде.
-
Үз җирең булса яхшырак
Дәүләт ярдәме программасы нигезендә, бездә ике йөз егерме җиде күп балалы гаилә җир участоклары алган, тагын унбиш гаилә җир участоклары алуга гариза биргән. Бу җирдә алар ниләр эшләр башкара икөн?
-
Ветераннарга медальләр тапшырылды
Шушы көннәрдә кадетлар мәктәп-интернатында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.
-
Балалар көч сынашты
Балалар бакчасының өлкән группасына йөргән нәниләр өчен оештырылган "Здоровячки-2015" шәһәр спорт бәйрәмендә "Антошка" командасы җиңеп чыкты.
-
Сәламәт буласың киләме?
Балалар китапханәсендә Сәламәтлек көненә багышланган чара үтте.
-
Тәҗрибә уртаклаштылар
Шәһәрнең спорт объектларында балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе үтте.
-
Истәлекләрне саклау өчен
Җирлекара үзәк китапханә каршында Ватаныбызны саклаучылар турында истәлекләрне туплау максатында ачылган виртуаль музей өчен мәгълүматлар җыю һәм яңарту буенча корреспондент пункты ачылды.
-
Уңышлы башлап җибәрде
Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү республиканың икътисадый сәясәтендә аеруча зур урын алып тора. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәләне игътибар үзәгендә тота. Иң мөһиме - кризиска карамастан, эшмәкәрлектә республика программаларының берсе дә бетмәде. Үз эшеңне башлап җибәрү, аны үстерү җиңел булмаса да, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип юкка...