2000-2001 елда туган яшь баскетболчылар 3 меңгә кадәр укучылары булган районнар арасында республика мәктәп спартакиадасы турнирында икенче урынны алдылар. Ярышлар безнең "Олимп" спорткомплексында үтте.
Безнең группада иң яхшы коллективны билгеләү өчен биш район командасы килде. Әйләнеш системасында алар дүртәр матч үткәрделәр һәм иң күп очко җыйган коллектив җиңүче булды. Безнең...
2000-2001 елда туган яшь баскетболчылар 3 меңгә кадәр укучылары булган районнар арасында республика мәктәп спартакиадасы турнирында икенче урынны алдылар. Ярышлар безнең "Олимп" спорткомплексында үтте.
Безнең группада иң яхшы коллективны билгеләү өчен биш район командасы килде. Әйләнеш системасында алар дүртәр матч үткәрделәр һәм иң күп очко җыйган коллектив җиңүче булды. Безнең кызлар турнирның хуҗалары буларак, кайбер өстенлекләргә ия булдылар. Үз өеңдә стеналар да ярдәм итә диләр бит. Алар Чирмешән, Сарман һәм Зәй районы командаларын җиңеп чыктылар.
Безнең кызлар гомуми команда уенында да җиңә ала иде, чөнки җиңүчеләр - Арча командасы белән бер үк күләмдә очко җыйдылар. Ләкин шәхси очрашуда җиңелү иң югары баскычка күтәрелергә ирек бирмәде.
Безнең кызларны турнирга балаларны савыктыру үзәге директоры Юрий Кузнецов, 2нче шәһәр мәктәбе укытучысы Валерий Наумов әзерләде. Команда составында Валерия Кирюшина, Анна Прохорова, Валерия Матвеева, Яна Мельникова, Олеся Обломова, Дарья Садилина, Ольга Юркова, Анна Осягина, Диана Хәмидуллина, Олеся Кузьминалар уйнады. Алар өлгерлек һәм осталык күрсәтеп, укучыларның республика спартакиадасында көмеш медаль яуладылар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев