13 май 2015 яңалыклары
-
Көмеш медальгә лаек булдылар
2000-2001 елда туган яшь баскетболчылар 3 меңгә кадәр укучылары булган районнар арасында республика мәктәп спартакиадасы турнирында икенче урынны алдылар. Ярышлар безнең "Олимп" спорткомплексында үтте. Безнең группада иң яхшы коллективны билгеләү өчен биш район командасы килде. Әйләнеш системасында алар дүртәр матч үткәрделәр һәм иң күп очко җыйган коллектив җиңүче булды. Безнең...
-
Язылырга мөмкин
2015 елның 15 маенда Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетының Нурлат районара тикшерү бүлегендә РФның ТР буенча Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары юстиция полковнигы Ильяс Гаделхак улы Массалимов кешеләр кабул итә. Адресы: РТ, г. Нурлат, ул. Лихачева, 13. Аның янына керергә теләүчеләр (84345) 2-68-29 телефоны буенча языла алалар....
-
Авырлыкларга ничек түзде икән?
Бүген мин әнием белән ерак бабаемның иң өлкән апасына кунакка бардым. Аның исеме Хәербанат. Ә авылыбызның барлык кешеләре дә аны Дәү апа дип йөртәләр. Чөнки ул - авылыбызның иң өлкән кешесе. Дәү апабызга инде 90 яшь тулды. Без аларда бик еш булабыз. Ул кызы Мәүсия апа тәрбиясендә яши. Әтием белән...
-
Балалар иминлеге – беренче урында
Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре Өченче Глобаль юл хәрәкәте иминлеге атнасында шактый чаралар үткәрделәр. Бу эшнең төп максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын юлларда балалар иминлегенә юнәлдерү. Яшь инспекторлар катнашында рейдлар үткәрү, балалар һәм велосипедта йөрүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау, мәктәпләрдә шушы темага класс сәгатьләре, ата-аналар җыелышы үткәрү - барысы да...
-
Район басуларында
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга карганда, район хуҗалыкларында 19 мең гектарда бөртекле культуралар чәчелгән. Юрий Семушкин, Александр Планин һәм башкалар чәчүне тәмамлау алдында торалар. Хуҗалыкларда чәчүлекләрне шытып чыкканчы тырмалау бара. Бу агрочара 500 гектардан артыграк мәйданда үткәрелгән. Шулай ук орлыкларны инкрустацияләүгә дә зур игътибар бирәләр, хәзерге вакытта 4...