Спорт
Көч тә, осталык та бар икән
"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры,безнең яшь көрәшчеләрнең остазы, СССРның спорт мастеры Владимир Борюшкин самбо буенча Россия беренчелегендә көмеш медаль алып, яшь спортчыларга үрнәк күрсәтте. Безнең ветераннар спорты тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.
Россия чемпионаты дәрәҗәсендәге Европа чемпионы Владимир Куликовның XX мемориалы Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә үтте һәм...
"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры,безнең яшь көрәшчеләрнең остазы, СССРның спорт мастеры Владимир Борюшкин самбо буенча Россия беренчелегендә көмеш медаль алып, яшь спортчыларга үрнәк күрсәтте. Безнең ветераннар спорты тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.
Россия чемпионаты дәрәҗәсендәге Европа чемпионы Владимир Куликовның XX мемориалы Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә үтте һәм бу ярышларга төрле яшьтәге 250 иң яхшы самбо мастерлары килә. Владимир Федорович мондый дәрәҗәле ярышларда безнең республикадан иң тәҗрибәле спортчы - 65 яшьтән өлкәнрәк 100 килограммнан артыграк авырлык үлчәвендәгеләр арасында чыгыш ясады. Аңа каршы Россиянең иң көчле көрәшчеләре ярышты, ләкин ул югалып калмады, үзенең зур осталыгын күрсәтте.
Алдагы ярышларда ул Түбән Новгородтан Николай Шовинны 7:0 исәбе белән отты. Аннары Мәскәүдән килгән Владимир Архиповка финалга чыгу өчен өмет калдырмады - 5:0 исәбе белән отты. Хәлиткеч ярышта Самарадан килгән Александр Ивановны да отып, чемпионатның җиңүчесе була ала иде, чөнки аны 4:0 исәбе белән җиңеп барды. Ләкин ул имгәнү алды һәм ахырга кадәр каршы тора алмады. Нәтиҗәдә соңгы хәрәкәттә җиңүне Самара спортчысына бирделәр.
Безнең спортчы өчен икенче урын да зур уңыш булды. Аңа медаль һәм диплом тапшырдылар һәм алда торган дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирелде. Ул октябрь башларында Израильдә үтәчәк, бу ярышларга һәр категориядән ике иң яхшы спортчы барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев