Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Чираттагы аттестация үттеләр

Күптән түгел генә балалар сәламәтләндерү үзәге каршында беренче данга ия булган Рәшит Зыятдинов җитәкчелегендәге карате кекусинкай секциясендә шөгыләнүче спортчылар Казандагы өйрәнү-тренировка җыенында булдылар һәм чираттагы аттестацияне үттеләр.

Имтиханны спортның бу төре буенча республикада дан казанган остазлар кабул итсә дә, безнең егетләр югалып калмадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Россия кекусинкай студентлар федерациясе президенты Борис Белов безнең спортчыларның тырышып шөгыльләнүләрен билгеләп үтте. Кайбер күнегүләрне башкарганда билгеләп үтелгән вак-төяк кимчелекләр инструкторлар ярдәмендә җентекләп тикшерелде. Нәтиҗәдә кызгылт-сары билбау (10 кю) инде ак билбауга (11 кю) ия булган техникум студенты Артем Тегулевка, беренче шәһәр мәктәбе укучылары Антон Курников һәм Сергей Якличевка тапшырылды. Фәнил Хәмидуллин белән Радик Котбытдинов (тармак технологияләре техникумы), Александр Понасенко, Андрей Смоленцев һәм Александр Яковлев (1нче мәктәп) ак билбауга аттестация үттеләр.
Шулай да аттестацияне спортчыларның барысы да үтә алмады, кайберәүләргә моның өчен үҗәтлек һәм ныклык җитеп бетмәде. Шулай да алар киләчәктә сынатмаска сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев