13 март 2013 яңалыклары
-
Спартакиадалар тәмамланды, ә марафон дәвам итә
Узган шимбәдә "Олимп" спорт залы халык белән шыгрым тулы иде. Биредә авыл җирлегендә яшәүчеләр спартакиадасы кысаларында, куст ярышы призерлары арасында спортның берничә төре - волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, гер күтәрү, аркан тарту буенча көч сынаштылар. Моннан тыш, комплекс янындагы чаңгы трассасында чаңгы эстафетасы, ә район Мәдәният йортында шахмат һәм шашка...
-
Берсен – хастаханәгә, икенчесен – полициягә
Тукай авылында яшәүче бер ир-ат үзенең туганы белән ике арада чыккан гаугадан соң хастаханәгә эләгермен, дип уена да китермәгәндер. Ике арада килеп чыккан тавыш күңелсез тәмамлана - туганы аның корсагына берничә тапкыр пычак белән кадый. Җитди зыян күрүчене тиз арада район хастаханәсенә китерәләр. Ә менә кулында пычак уйнаткан туганын эчке...
-
Гаеплене тикшерү ачыклар
Полиция участковые Никольск авылындагы йортларның берсендә көч кулланып үтерелгән ир-ат мәетенә тап була. Әлеге җинаятьне кылганнан соң әтисен исерек килеш үтерүе турында бер егет үзенең таныш кызына сөйли. Җинаять урынына килеп җиткән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә әтисен үтерүе турында әйтә, әмма соңрак биргән күрсәтмәләреннән баш тарта. Дөрес, әлегә бу егетнең...
-
Кайсының кулы уйнаган?
Куралово авылы янындагы утрауда шәхси эшмәкәрнең балыкчылар вагоны тиз арада янып көлгә әйләнә. Авыл кешеләре вагон януын күреп алсалар да, һава шартларының начар булуы сәбәпле, янгын урынына тиз генә барып җитә алмыйлар. Полиция участковыеның сүзләренә караганда, янгын булган җирдә керосинга манылган чүпрәк, күмер кисәкләре һәм башка әйберләр табыла. Вагонны ут...
-
Таксист күреп хәбәр иткән
Шәһәр үзәгендәге ташландык йортларның берсендә күтәрелеп чыккан ут телләрен янгынчылар тиз арада сүндереп, күршедәге корылмаларны саклап калалар. Әлеге йорт кич белән яна башлый: кемдер сүндерелмәгән тәмәке ташлап калдырган булса кирәк. Шул тирәдән узып баручы такси шоферы тәрәзәдән бөркелүче утны күреп тиз арада янгын сүндерү частенә хәбәр итәргә өлгерә.
-
Аларга зур хөрмәт күрсәтелде
Гөлсинә ГАБДЕЛВӘЛИЕВА, китапханәче. И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, Син булмасаң, әгәр дөньяда… Гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап нинди гадел һәм тирән мәгънәгә ия шигыри юллар язган татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфан. Бу бәйрәмнең яз башына туры килүе дә юкка түгелдер. Чөнки яз яшәрү чоры, яз иңнәргә канат куя, йөрәккә көч һәм...
-
Чираттагы аттестация үттеләр
Күптән түгел генә балалар сәламәтләндерү үзәге каршында беренче данга ия булган Рәшит Зыятдинов җитәкчелегендәге карате кекусинкай секциясендә шөгыләнүче спортчылар Казандагы өйрәнү-тренировка җыенында булдылар һәм чираттагы аттестацияне үттеләр.
-
Язмыш борылышлары
Чит җирдә солтан булганчы, туган җиреңдә олтан бул, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ләкин тормыш син дигәнчә генә бармый. Моннан берничә ел элек безнең газетада Өчкүл авылы егете Сергей Тимохин турында язма басылып чыккан иде. Ул туган авылыннан еракта яши, гомерен флот белән спортка багышлаган, куелган максатына ирешә торган кеше. Мондый...
-
Өченче урынны алдылар
1997-1998 елда туган дзюдочы һәм самбочылар укучыларның республика спартакиадасында катнашып, өченче урыннарны алдылар. Алар барысы да тренер Владимир Борюшкин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Самбочылар ярышы Чистай шәһәрендә булды. Монда Елена Уфимцева (41 килограммга кадәр авырлык үлчәве), Анастасия Наумова (65 килограммга кадәр), Анна Федонина (70 килограммга кадәр) һәм Татьяна Репьева (70 килограммнан артык)...
-
Компенсация урынына түләү
РФ Президенты Карары нигезендә, инвалид балаларны караган өчен ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) түләү хәзер 5,5 мең сум булачак һәм агымдагы елның 1 гыйнварыннан яңадан исәпләнеп түләнәчәк.
-
Бер сум да түләмиләр...
Отчет мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Пенсия фондына иминиятләштерү взнослары буенча бурыч 2800 мең сумнан артып киткән.
-
Киләчәккә ышаныч белән карыйлар
Һәр авыл тормышында уңай үзгәрешләр белән бергә хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек була. Әҗмәр авыл җирлеге Советының отчет җыелышында сүз нәкъ шул турыда барды.
-
Эш урыннары ышанычлы булырга тиеш
Район предприятиеләрендә, учреждениеләрендә һәм оешмаларында хезмәтне саклау тармагында эшләрнең бүгенге торышы җитди борчу тудыра.
-
Хатын-кызларны котладылар
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды. Программа күбесенчә гүзәл затларыбызга багышланган җырлардан торды. Ольга Бурмистрова, Ольга Лобанова, Азалия Бакирова, Рамилә Исхакова, Евгений Кременсков, Илфат Садыйков, Ксения Молодова һәм башка үзешчән артистларның чыгышын тамашачылар алкышларга күмделәр. Бәләкәй Стелла Марянина да сәхнәдән шигырь укып, залда җыелган хатын-кызларны...
-
“Созвездие – Йолдызлык”та чыгыш ясыйлар
Иң яхшы дип табылган яшь артистларга "Созвездие - Йолдызлык" республика эстрада сәнгатенең ачык телевизион фестивале зона этабында район данын яклау хокукы бирелде. "Вокал-соло" номинациясендә беренче иң яшь төркемдә - Вероника Артюшина һәм Камилла Вафина, икенче яшь төркемдә - Ксения Колчина һәм Александра Горячкина, урта яшь төркемдә - Дарья Зуйкова, Дарья...