Болгар Ислам академиясе магистрантлары “Татарстан кроссы-2023” ярышында җиңделәр
Республика йөгереше Болгарда 16 сентябрьдә булды.
Болгар Ислам академиясенең өч магистранты 16 сентябрьдә “Олимп” спорт мәктәбе баасында узган “Татарстан кроссы” йөгерешендә катнаштлар. Бу хакта уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итте.
18 яшьтән 29 яшькәчә яшь категориясендә чыгыш ясаучы академия студентлары өч километр араны йөгереп уздылар. Йөгереш нәтиҗәләре буенча, Муса Гойтимиров – беренче, Әмирхан Медов – икенче, Магомед Рамазанов өченче урынга чыкты. Шулай итеп, җиңү пьедесталын алар тулысынча яуладылар.
Җиңүче һәм призерларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев