Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Башкаларга үрнәк булып торырлар

Татарстан Республикасында "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасының ярымфиналына чыгу өчен шәһәрнең 2нче мәктәп командасы кызларына нибары ике очко җитмәде.

Олег Пахомов
"КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты һәр елны баскетбол сөюче меңнәрчә укучыларны үзенә җыя. 2007 елда ул Пермь краенда региональ проект буларак гамәлгә кертелгән иде. Лиганың иганәчесе Россиянең "Комплекслы энергетика системалары" ЯАҖ компаниясе булганлыктан, ярышларга "КЭС-Баскет" исеме бирелде. Проектның беренче максаты - укучыларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Башлангычка Мәгариф, Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыклары һәм башка оештыручылар кушылгач, ул Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты.
Быел регион финалы Бөгелмәдә үтте һәм безнең укучы кызларыбызның анда катнашу хокукын яулавы бик сөендерә. Зона этабында уңышлы чыгыш ясап, 2нче мәктәп кызлары хәлиткеч уеннарга да эләгә алдылар.
Физкультура укытучысы Валерий Наумов спортчылары финалга инде беренче тапкыр гына чыкмыйлар, ә 2012-2013 ел сезонында алар республикада өченче урын алып, бронза призерлары булдылар. Инде ничә еллар команда составына Светлана Молодова, Татьяна Столярова, Анастасия Пенькова, Анна Спирина, Валерия Кирюшина, Дарья Устина, Анна Прохорова, Дарья Бердникова, Регина Гыйниятуллина һәм башка оста уенчылар керә. Соңгы биш ел эчендә аларга районда тиңнәр табылмады, республика дәрәҗәсендә дә уңышлары сизелерлек булды. Мәсәлән, узган елның ноябрендә берничә спортчы "Сәламәтлек" республика спартакиадасы финалында безнең район командасы уенына зур өлеш кертеп, нәтиҗәдә икенче урынны яуладылар.
Бу юлы да тренерлары Валерий Наумов һәм Андрей Шишкин җитәкчелегендә шактый тәҗрибә туплаган кызлар медальләр өчен көрәшергә өметләнделәр. Ни кызганыч, бу ярышларга Анна Спирина, Дарья Бердникова һәм кайбер башка спортчыларның бара алмавы аркасында команда бераз көчен югалтса да, барыбер призлы урынны алырга өмет бар иде. Беренче уенда Зәйдән килгән көндәшләренә 12:20 исәбе белән оттырып, Чаллы укучыларын алар 24:17 исәбе белән ышанычлы җиңеп чыктылар. Тагын ике очрашуда команда Бөгелмә спортчыларын 17:6 исәбе белән отып, Лениногорск баскетболчылары белән уенда бер очкога гына калышып, 13:14 исәбе белән җиңелде. Кызлар бу уенда тагын ике генә очко җыйсалар, ярымфиналга чыга алырлар иде. Тик спортта уңыш иң көчлеләргә елмая, шунлыктан бу юлы җиңүчеләр исемлегенә көндәшләре керде.
Шуңа карамастан, җиңүгә омтылышлары, ахырга кадәр көрәшүләре өчен кызлар бары тик мактауга гына лаек. Быел баскетболчыларның күпчелеге мәктәпне тәмамлаганлыктан, алар өчен бу соңгы ярыш булды. Шулай да кызларның җиңүгә омтылышы әле озак еллар башка яшь спортчыларга үрнәк булып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев