Экономика рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Лизинг–грант”ка – субсидияләр
Безнең районның 12 кешесе кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча "Лизинг- грант"дәүләт программасы кысаларында бирелә торган гранттан файдаландылар.
-
Сизелерлек арта
18 яшька кадәрле инвалид балаларга һәм балачактан беренче группа инвалидларга май аеннан башлап социаль пенсия күбрәк түләнә башлаячак. Бу хакта Пенсия фонды идарәсе белгечләре хәбәр итә. 1 апрельдә уздырылган индексацияне исәпкә алып әлеге түләүләрне алучыларның айлык социаль пенсиясе 8861 сум 54 тиен тәшкил итәчәк. Пенсия федераль Закон нигезендә, агымдагы елның...
-
Пенсияләр күпмегә артты?
Район халкының пенсиясе апрель аеннан башлап, тулаем алганда 1 миллион 800 мең сумга, ә һәр кешенең айлык пенсиясе уртача 300 сумга артты. Индексация пенсиянең барлык төрләренә кагыла. Агымдагы елның февраленнән 6,6 процентка индексацияләнгән хезмәт пенсияләре апрель аеннан өстәмә 3,3 процентка арта. Моннан тыш, социаль пенсияләрнең күләме 1,81 процентка индексацияләнеп, дәүләт...
-
Саклык белән тотарга кирәк
(финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устинаның район Советы утырышында ясаган докладыннан)
-
Район Советының 2013 ел 1 апрель, 31-1нче карары
2012 елга "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын башкару турындагы отчетын раслау турында Россия Федерациясе Бюджет кодексының 264нче һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә "Бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында положение"нең 28нче маддәләре нигезендә, Спас муниципаль район Советы карар бирде: 1. 2012 ел өчен "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек бюджетын...
-
Чыгымнар – керемнәргә карап...
Агымдагы елның гыйнвар аеннан "Дәүләт урыннарында эшләүчеләр һәм башка кешеләрнең чыгымнары керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында" Федераль закон гамәлгә кертелде. Закон нигезендә, муниципаль урыннарда даими нигездә эшләгән һәм Россия Федерациясе, муниципаль берәмлекләрнең законнары һәм норматив актлары билгеләгән исемлекләргә кертелгән муниципаль хезмәтләрдә эшләгән затларның, шулай ук аларның тормыш иптәшләре һәм...
-
Компенсация урынына түләү
РФ Президенты Карары нигезендә, инвалид балаларны караган өчен ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) түләү хәзер 5,5 мең сум булачак һәм агымдагы елның 1 гыйнварыннан яңадан исәпләнеп түләнәчәк.
-
Бер сум да түләмиләр...
Отчет мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Пенсия фондына иминиятләштерү взнослары буенча бурыч 2800 мең сумнан артып киткән.
-
Таләпчәнлекне һәм җаваплылыкны арттырып
Инде хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында контроль-хисап палатасының узган елгы эшчәнлеге турындагы мәсьәлә каралды. Аның хезмәткәрләре үткән чорда төп игътибарны ниләргә биргәннәр?
-
Үзгәрешләр кертелде
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Пенсия фонды законнарына үзгәрешләр кертелде.
-
Үсешне ачык чагылдыра
"Муниципаль берәмлектә бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Положение" нигезендә, контроль-хисап палатасы муниципаль берәмлекнең 2013 елга һәм пландагы 2014 һәм 2015 елларга карар проектына һәм бюджетына экспертиза үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча тиешле карар әзерләнде һәм регламентта каралган вакыт эчендә муниципаль берәмлек Советына тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, бюджет турындагы карар...
-
Терлекчелек тотрыклы үсә
Никольскидан Александр Планин һәм Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында район авыл хуҗалыклары җитәкче-ләре семинары булды. Анда катнашучылар бу тармакта мөмкинлекләрнең шактый булуын һәм алардан яхшылап файдаланырга кирәклеген билгеләп үттеләр.
-
Һәр тармакта сакчыллык булырга тиеш
Хәбәр ителгәнчә, район Советы утырышында 2013 ел һәм пландагы 2014-2015 елларга район бюджеты кабул ителде. Бу турыда депутатлар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады.
-
Авыл үсә, төзекләнә
Күптән түгел авыл җирлеге башлыкларының район семинарында авылларны төзекләндерү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
-
Игенчеләр башкарган эшкә нәтиҗә ясый
Район хуҗалыклары бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культураларны җыеп бетерде диярлек. Тулай җыем 73970 тонна тәшкил итә, аларның 20750 тоннасы - сабан бодае, 20140 тоннасы - арпа, 17270 тонна - көзге бодай, 7540 тонна - арыш, 3870 тонна - солы, 1460 тонна - карабодай, 1150 тонна - борчак, 1110 тонна -...