"Муниципаль берәмлектә бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы Положение" нигезендә, контроль-хисап палатасы муниципаль берәмлекнең 2013 елга һәм пландагы 2014 һәм 2015 елларга карар проектына һәм бюджетына экспертиза үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча тиешле карар әзерләнде һәм регламентта каралган вакыт эчендә муниципаль берәмлек Советына тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, бюджет турындагы карар...
Николай СОКОЛОВ,
контроль-хисап палатасы рәисе.
Мониторинг күрсәткәнчә, бюджетны формалаштырганда кабул ителгән төп микроэкономик күрсәткечләр район һәм Татарстан Республикасы икътисадындагы үсеш тенденциясен, Россиянең БСОга (Бөтендөнья сәүдә оешмасы) вакыйгаларның киләчәктә нинди үсеш алачагын күзаллап, федераль дәрәҗәдә билгеләнгән шартларны исәпкә алып төзелде.
Салым базасы буенча исәп-хисапларны тикшергәндә, экспертиза керемнәрне формалаштыру салым һәм салым булмаган түләүләрнең бюджетка закон нигезендә билгеләнгән нормативлар, аның үсеш динамикасын исәпкә алып башкарылуын раслады. Башкарма комитетның ике подразделениесе (икътисад бүлеге һәм ФБП) исәп-хисабында ялгышлыклар җибәрелә, тиешле нәтиҗә тәэмин ителмәгән. Аның керем базасы өлешен билгеләгәндә РФ БКның 62нче маддәсен бозып, муниципаль учреждениеләр күрсәткән түләүле хезмәт керемнәре кертелмәгән. Бу палата чыгарган нәтиҗәләрдә шулай ук чагылыш тапты. Киләчәктә моны керемнәр тиешле күләмдә алып җиткерелмәгән очракта яки аларны ел дәвамында өстәмә чыгымнарга тоту өчен резерв буларак исәпкә алырга киңәш ителде. Районның бюджет системасына керемнәрне арттыруда эчке резервлар да әһәмиятле роль уйнарга мөмкин. Шул резервлар арасыннан административлаштыруның, шул исәптән салым булмаган керемнәрнең сыйфатын күтәрүне әйтеп үтәргә кирәк. Палата үткәргән мониторинглар һәм уздырылган тикшерүләр күрсәткәнчә, районда муниципаль милек һәм җирне арендага тапшырганда яки сатканда идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен административ эшчәнлекне яхшыртырга кирәк. Бу бюджетка өстәмә акча кертүне тәэмин итәчәк.
Узган еллардагы кебек, бюджетның күпчелек өлешен 2013 елда республика бюджетыннан керәчәк акча тәшкил итә, ул 78,5 процент күләмендә. Бу акча күләменең 2012 ел белән чагыштырганда, бераз кимүе республикада инвестиция характерындагы чыгымнар күләменең билгеле булмавы белән аңлатыла.
2013 елда трансфертның күләме (үткән еллар практикасы күрсәткәнчә) ел ахырына билгеле булачак. Экспертиза күрсәткәнчә, бюджет проектының чыгым өлеше муниципаль берәмлеккә дәүләт вәкаләте бирү һәм чыгым йөкләмәләре нигезендә билгеләнде. Проектта яңа төзелешләр, объектлар ремонтлау, төп средстволар сатып алу буенча инвестиция эшчәнлеген финанслау каралмаган. Элегрәк Совет кабул иткән максатчан программаларны тормышка ашыру өчен дә ассигнацияләр салынмаган. Әлеге мәсьәләләр бюджетны үтәү барышында өстәмә чыганаклар табу исәбенә каралачак. Беренче чиратта бу, әлбәттә, республика бюджеты акчасы исәбенә һәм үзчыгымнар буенча планны үтәүдән кергән акча исәбенә башкарылачак. Бюджетны үтәү барышында экономияләнгән чыгымнар да шуңа керергә мөмкин. Муниципаль сатулар үткәрү, чыгымнарны киметү резервлары, энергия кулланудан алынган керемнәрнең бер өлеше һәм күп кенә башкалар нәкъ шуңа керә. Шулай ук учреждениеләрне үстерүгә, эшчеләрнең хезмәтен стимуллаштыруга бирелә торган махсус акча белән дә нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк. Бюджетара трансфертлар РФ, ТР һәм муниципаль берәмлекләрнең хокук актларын исәпкә алып эшләнде.
Кертелгән бюджет проекты чыгымнарның керемнәр белән балансын күздә тота. Экспертиза 2013 ел һәм аннан соңгы 2014 һәм 2015 еллар бюджетын тормышка ашырып булачагын күрсәтте. Нәтиҗәдә кертелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, палата әлеге карарларын кабул итүне хуплады.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев