Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Болгарда яшәүче ел ярымга идарә таныклыгыннан колак какты

ЮХИДИ хезмәткәрләре егетне салмыш килеш мопедта йөргәндә тоткарлаганнар.

Суд карары нигезендә, Болгарда яшәүче берәү ел ярымга идарә таныклыгыннан мәхрүм ителде. Бу хакта Спас район суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәл август аенда була. Дәүләт номерлары булмаган мопедта шлем кимичә чыккан егетне юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп ала.  

Мопед йөртүчегә туктарга кушкач, ул урман ягына борылып китеп, качып котылмакчы була. Аны куып тоткан ЮХИДИ хезмәткәрләренә мопед йөртүче каршылык күрсәтә.

Суд утырышында кагыйдә бозучының адвокаты хөкем ителүченең дөрес тоткарланмавына, протоколның дөрес язылмаган булуына басым ясый.

Эшнең балык материалларын, видеоязмаларны һәм шаһитларның күрсәтмәләрен тыңлаганнан соң, суд хөкем ителүчене гаепле дип таба һәм ел ярымга идарә таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгара. Моннан тыш, закон бозучыга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев