Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз җирең булса яхшырак

Дәүләт ярдәме программасы нигезендә, бездә ике йөз егерме җиде күп балалы гаилә җир участоклары алган, тагын унбиш гаилә җир участоклары алуга гариза биргән. Бу җирдә алар ниләр эшләр башкара икөн?

Сергей Шитов,

коррекция мәктәп-интернат директоры урынбасары:

- Башка күп балалы гаиләләр кебек, мин дә үз җиремдә йорт салырга җыенам. Бу юнәлештә кайбер эшләр башладык инде. Мәсәлән, узган ел җир участогының бер өлешенә койма тотып, йортның нигезен салдык. Траншеясын үзебез казыдык, ә менә участокта ут та, су да булмаганлыктан, бетон катнашмасын сатып алырга туры килде. Быел электр уты проблемасы хәл ителергә тиеш диделәр. Моның өчен җир хуҗаларына гариза гына бирергә кирәк.

Әкренләп җирне тәртипкә китерә башладык. Бу үзе дә шактый көч һәм тырышлык таләп итә, чөнки бакча дигәне - чүп үләннәре үскән чирәм җир, аның асты ком гына. Шуңа күрә берничә машина черемә һәм кара җир алып кайтырга туры килде. Аны бакчага таратып, узган ел бәрәңге, көзен - берничә алмагач һәм карлыган куагы утырттык. Үзебезнең шушы ун сутый җирдә җиләк-җимеш бакчасы ясарга хыялланабыз.

Бакчаны тәртипкә китерүе бик кыен булды. Хәер, андыйлар бер без генә түгел. Күршедә дә шундый ук күп балалы гаиләләр төзелеш эшләрен башлап җибәрделәр. Килер бер көн, үзебез төзегән йортларда өй туйлары гөрләр дип өметләнәбез.

Наталья Емелюшина,

авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре (Өчкүл авылы):

- Безнең гаиләгә дә бәхет елмайды: йортыбыз унбер сутый буш җир участогы янында урнашканлыктан, әлеге җирне безгә бирделәр.

Ул гаиләбезгә бик ярады. Шул ук елны койма тотып, сукалап, кабак, чөгендер, бәрәңге утырттык. Яшелчәләрне терлекләргә ашатабыз, чөнки хуҗалыгыбызда савым сыерлар, мөгезле яшь терлекләр, казлар, тавыклар шактый. Аларның рационын баету, ашлыкка аз-маз экономия ясау өчен күбрәк яшелчәләр ашатабыз. Артып калганын авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатабыз. Шулай итеп, кешеләргә дә файдалы, безгә дә азмы-күпме табыш керә.

Эльвира Әхмәтҗанова,

1нче шәһәр урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы

(Болгар шәһәре):

- Бу программага эләгүебезгә шатланып бетә алмыйбыз. Шулай да йорт төзергә теләгән кеше алдында шактый проблемалар килеп туа. Хәзергә җир участокларында электр уты, су, газ юк, юллар начар.

Бераздан бу проблемаларның барысы да хәл ителер, дип өметләнәбез. Ничек кенә булмасын, йортны барыбер төзеп бетерергә кирәк, чөнки өч балабызның киләчәген кайгырту - безнең бурыч. Ә үз торагыңны булдыру ниндидер ышаныч тудыра. Ирем белән озак еллар буе яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча дәүләт программасында чират торсак та, йортны үз көчебез белән салып кердек. Тормыш үз көчеңә генә ышанырга өйрәтә икән.

Җирне рәсмиләштерү өчен күп вакыт кирәк булмады, артык чыгым да таләп итмәде. Узган ел җир участогының чикләрен генә билгеләп куйган идек, быел, бәлки койма тотып куярбыз.

Елена Нарыжнина,

балалар бакчасы хезмәткәре (Тракторный поселогы):

- Без озак еллар авыл хуҗалыгы оешмасы биргән йортта яшәдек. Тик йортның җир участогы тиешенчә рәсмиләштерелмәгән иде. Гаиләбезгә күп балалы гаилә буларак, җир биргәч, җир участогын читтән эзләп йөргәнче, үз җиребезне рәсмиләштерергә булдык. Бу очракта без җир участогын межалау һәм башка кирәкле чараларга шактый гына экономия ясый алдык, чөнки безгә бары тик гариза язарга һәм дәүләт пошлинасын гына түләргә кирәк булды. Калган эшләрне Җир һәи милек хокуклары палатасы хезмәткәрләре үзләре башкарып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: књп балалы гаилђ ќир участоклары Дђњлђт ярдђме программасы