Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлда йөргәндә сак булыгыз

Юлда фаҗигаләрне булдырмый калу өчен ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре оператив-профилактика чаралары үткәрәләр. Операция барышында юлларда, җәяүлеләр кичү урыннары янында постлар куела. Җәяүлеләрне уздырып җибәрмәгән машина йөртүчеләргә РФ Административ кодексының 12.18 маддәсе нигезендә җәза бирелә, моның өчен мең ярым штраф салу каралган. Шулай ук җәяүлеләр дә кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкин....

Юлда фаҗигаләрне булдырмый калу өчен ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре оператив-профилактика чаралары үткәрәләр.
Операция барышында юлларда, җәяүлеләр кичү урыннары янында постлар куела. Җәяүлеләрне уздырып җибәрмәгән машина йөртүчеләргә РФ Административ кодексының 12.18 маддәсе нигезендә җәза бирелә, моның өчен мең ярым штраф салу каралган.
Шулай ук җәяүлеләр дә кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Мәсәлән, юл аша тиеш булмаган урыннан чыгу, тәүлекнең караңгы вакытында машиналар күп йөри торган юлларда яктылык чагылдыра торган элементлар булмаган киемнән йөргән өчен штраф салынырга мөмкин.
Статистика күрсәткәнчә, 9 ай эчендә республикада 1200 артык җәяүлне бәрдерү очрагы теркәлгән: алар арасыннан 80 кеше һәлак булган, 1200ләп кеше тән җәрәхәтләре алган. Фаҗигаләрнең өчтән бер өлеше җәяүлеләр юлны чыккан урында булган, анда 13 кеше һәлак булган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәяүлеләрне күбесенчә көз көне бәрдерәләр, бу көпә-көндез дә булырга мөмкин. Статистика күрсәткәнчә, соңгы өч елда җәяүлеләр катнашкан аварияләрнең иң күбе октябрь аенда була. Юлда йөргән һәр кеше игътибарлы һәм сак булсын иде.
Фото: http://www.luberadm.ru/press-center/news/gibdd-provodit-profilakticheskie-meroprijatija-peshehod--peshehodnyj-perehod-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев