Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кем яхшырак белә?

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары конкурсында 2нче урта мәктәпнең "Светофорики" командасы җиңеп чыкты. Танкеевка мәктәбе филиалы һәм 1нче мәктәп командалары икенче һәм өченче урынны алдылар.

Балалар һәм яшүсмерләр игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итүне максат итеп куйган чара берничә этаптан торды. Беренче этапта һәр команда үзенең визит карточкасын күрсәтте. Шигырьләр, җырлар, видеороликлар барысын да юл йөргәндә игътибарлы булырга өндәде. Конкурста катнашучылар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә битараф булмавын күрсәтергә тырыштылар, моны аеруча "Пчелки" командасы (1нче мәктәп) уңышлы башкарды, икенче урынга - "Светофорики" (2нче мәктәп), өченче урынга "Зебра" (Полянка мәктәбе) командалары чыкты.
Аннары конкурста катнашучылар медицина белеме нигезләре буенча сорауларга җавап бирделәр, аларга район үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Кәбиров бәя бирде. Ул укучыларның яхшы хәзерлеген билгеләп үтте, аеруча санаторий мәктәбенең "В добрый путь" командасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Ольга Якличева барлык катнашучылар арасында иң яхшы дип табылды. Егетләр арасында беренче медицина ярдәмен Рәсүл Сафиуллин (1нче мәктәп) яхшы күрсәтте. Ул шулай ук Егор Елантьев (1нче мәктәп), Александр Ерофеев (коррекция мәктәбе), Полянкадан Кирилл Ашмарин һәм Валерия Ваганова белән бергә юл кагыйдәләрен әйбәт белгән биш укучы исемлегенә керде. Евгений Егоров белән Варвара Мулинова (2нче мәктәп) кагыйдәләрне иң яхшы белүчеләр булып чыктылар.
Икенче урта мәктәпнең спорт залында ярышта катнашучылар велосипедда фигуралы йөрү буенча көч сынаштылар. Ярышның бу иң катлаулы этабында Танкеевка мәктәбе укучылары Данил Мурзуков белән Анастасия Волкова беренчелекне бирмәде. Настя кызлар арасында шәхси беренчелектә дә җиңүче булды. Егетләр арасында җиңү Евгений Егоровка (2нче мәктәп) эләкте. Икенче урынны - икенче мәктәп укучылары Никита Логинов һәм София Федорова, өченче урынны - Данил Мурзуков (Танкеевка) һәм Анастасия Александрова (1нче мәктәп) алды.
Ярыш җиңүчеләренә һәм призерларга мәгариф бүлеге һәм район ЮХИДИ бүлеге Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләр район данын конкурсның республика этабында якларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев