Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа салым таләпләре турында

"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының чираттагы утырышында физик затлар милкенә салымга кагылган законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре тикшерелде. Утырышта катнашучылар алдында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. 284нче яңа Федераль закон нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан "Физик затлар милкенә салымнар турында" РФ Законының үз...

"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының чираттагы утырышында физик затлар милкенә салымга кагылган законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре тикшерелде.
Утырышта катнашучылар алдында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. 284нче яңа Федераль закон нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан "Физик затлар милкенә салымнар турында" РФ Законының үз көчен югалтуы билгеләп үтелде. Бу салым хәзер РФ Салым кодексының 32нче бүлеге нигезендә билгеләнәчәк. Шул ук вакытта ТРда "Салым салу объектының кадастр бәясеннән чыгып, Татарстан Республикасы территориясендә физик затлар милкенә салым буенча салым базасы тәртибен билгеләүне куллана башлауның бердәм көнен билгеләү турында" закон кабул ителде.
Салым базасын билгеләгәндә РФ Салым кодексы нигезендә, акчаны чигерү (вычет) күздә тотыла: фатирга килгәндә, аның гомуми мәйданынының 20 квадрат метры бәясенә киметелгән кадастр бәясе билгеләнә; бүлмәгә килгәндә, аның мәйданының 10 квадрат метры бәясенә киметелгән кадастр бәясе билгеләнә; торак йортның салым базасын билгеләгәндә, торак йортның гомуми мәйданының 50 квадрат метры бәясенә киметелгән кадастр бәясе алына; составына бер генә булса да торак бина (торак йорт) кергән бердәм күчемсез комплекска килгәндә, аның бер миллион сумга киметелгән кадастр бәясе алына.
Моннан тыш, гражданнарның кайбер категорияләре өчен льготалар саклана. Льгота эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланылмый торган бер күчемсез милек объектына, РФ Салым кодексы буенча түләнергә тиешле салым суммасында биреләчәк. Бу фатир яки бүлмә, торак йорт, гараж (машина урыны), иҗади остаханә итеп кулланыла торган корылма, җир участогындагы, мәйданы 50 квадрат метрдан артмаган хуҗалык бинасы яки корылмасы булырга мөмкин.
Сумма салым чоры беткәннән соң салым органнары тарафыннан исәпләнеп, салым түләүчегә бу турыда тиешле хәбәр җибәрелә.
Әгәр күчемсез милек өлешчә уртак милек саналса, салым һәр өлеш хуҗасына аның өлешеннән чыгып исәпләнә, әгәр милек уртак гомуми милек булып саналса, һәр салым түләүче салымны тигез өлештә түли.
РФ Салым кодексы нигезендә, әгәр кадастр бәясе буенча салым элгәре түләнгән салым күләменнән артып китә икән, физик затлар милкенә салым салуның аерым тәртибе билгеләнә. Беренче ел салым артып киткән сумманың 20 процентына, икенче ел - 40 процентка, өченче ел - 60, дүртенче ел 80 процентка арттырыла. Бишенче елдан алып, салым тулы күләмдә түләнелә башлый.
Утырышта башка мөһим мәсьәләләр дә тикшерелде.
Район башлыгы Камил Нугаев утырышка йомгак ясады.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы
карарлары
№ 36-1 2014 елның 7 ноябре
Физик затларның милкенә салым турында
Россия Федерациясе Салым кодексының 32 нче бүлеге, Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасы территориясендә физик затларның милкенә салым базасын салым салу объектларының кадастр бәясеннән чыгып ачыклау һәм куллануның бердәм датасын билгеләү турында"гы 2014 елның 30 октябрендәге 82-ЗРТ номерлы Законына нигезләнеп
Карар чыгарды:
1. Татарстан Республикасының Спас муниципаль районы"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек территориясендә физик затларның милкенә мәҗбүри түләнергә тиешле салым булдырырга һәм гамәлгә кертергә.
2. Салым ставкаларын түбәндәге күләмдә билгеләргә:
1) 0,1 процент итеп түбәндәгеләргә:
гаражлар һәм машина-урынга;
мәйданнары 30 квадрат метрдан артып китмәгән һәм шәхси ярдәмче хуҗалык, дача хуҗалыгы, бакчачылык эше алып бару яки индивидуаль шәхси төзелеш өчен бирелгән җир участокларындагы хуҗалык төзелешләре һәм корылмаларга;
2) 0,2 процент итеп түбәндәгеләргә:
фатирларга;
бүлмәләргә;
3) 0,3 процент итеп түбәндәгеләргә:
торак йортларга;
төзелеп бетмәгән объектларга, әгәр мондый объектлар торак йорт итеп проектланган булса;
составына бер булса да торак бина (торак йорт) керүче бердәм күчмә комплекслар;
4) 2 процент итеп түбәндәгеләргә карата:
Россия Федерациясе Салым кодексының 7 пунктындагы 378 мәддә нигезендә ачыкланучы исемлеккә кертелгән салым салу объектларына;
Россия Федерациясе Салым кодексының 10 пунктындагы 378 мәддәнең икенче абзацында каралган салым салу объектларына;
Һәркайсының кадастр бәясе 300 миллион сумнан артып киткән салым салу объектларына;
5) 0,5 процент күләмендә башка салым салу объектларына.
3. Үз көчен югалткан дип санарга:
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлегенең "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә физик затларның милкенә салым ставкасын билгеләү турында"гы 2010 елның 26 октябрендәге 2-2 нче карарны;
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлегенең 2010 елның 26 октябрендәге "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә физик затларның милкенә салым ставкасын билгеләү турында"гы 2-2 карарына "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы карарына үзгәрешләр кертү турында"гы 2012 елның 26 октябрендәге карарны гамәлдән чыккан дип санарга.
4. Әлеге карар 2015 елның 1 гыйнварыннан, әмма "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасында, шулай ук ТР Спас муниципаль районының Интернет челтәрендәге //spasskiy tatarstan.ru/ рәсми сайтында басылып чыккан көннән соң бер айдан соңга калмыйча үз көченә керә.
* * *
26 октябрь 2010 ел №2-1
Җир салымы турында
(23.05.2011 елгы№8-1, 04.06.2012 елгы №16-2, 27.05.2013 елгы №22-2, 29.10.2013 елгы №26-2, 07.11.2014 елгы №36-2 үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән)
1нче маддә. Гомуми положениеләр.
Россия Федерциясе Салым кодексының 31нче бүлеге нигезендә, бу Карар Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек территориясендә түләүгә мәҗбүри булган җир салымы (алда - салым) гамәлгә кертелә.
2нче маддә. Салым ставкалары.
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек территориясендә җир категорияләрен исәпкә алып, җип салымының дифференциацияле ставкаларын кертергә:
- торак пунктлары җирләре категориясенә кертелгән җир участоклары өчен җир участогының рөхсәт ителгәнчә куллану төренә карап, җир салымы ставкаларын бу карарның 1нче кушымтасы нигезендә;
- сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радио, телевидение, информатика, космик эшчәнлекне тәэмин итү, оборона, куркынычсызлык җирләре һәм махсус кулланыла торган башка җирләр өчен җир салымы ставкасын 0,5% күләмендә билгеләргә.
3нче маддә. Салым льготалары.
1)Түбәндәге салым түләүче категорияләрне салым түләүдән азат итәргә:
- оешмалар һәм учреждениеләрне - каберлекләр биләгән җир участоклары өчен;
2) Түбәндәге категориягә кергән салым түләүче физик затлар шәхси торак йортлар төзү рөхсәт ителгән торак пункт җирләре категориясенә кергән җир участоклары өчен салым түләүдән азат ителә:
а) Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан ордены тулы кавалерлары;
б) Бөек Ватан сугышы инвалидлары;
в) Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
г) Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерьларда, гетто һәм башка көчләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар;
д) физик затлар - ирекле янгынннан саклану сагы хезмәткәрләре һәм бу статусны раслаучы таныклыгы булган ирекле янгын сүндерүчеләр;
3) II һәм III дәрәҗәдә хезмәт эшчәнлеге чикләнгән инвалидлар, шулай ук I һәм II төркем инвалидлар шәхси, гаилә һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә бәйле булмаган ихтыяҗлар өчен кулланыла торган автотранспорт чараларын сакларга рөхсәт ителгән җир участоклары өчен салым түләүдән азат ителә.
4) Карарның 2 һәм 3 пунктларында күрсәтелгән физик затларга льготалар эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен кулланылмый торган җир участокларына гына бирелә. Берничә җир участогы (өлеше) булган салым түләүчеләргә льгота салым түләүченең сайлавы буенча җир участокларының (өлешләрнең) берсенә бирелә. Салымнардан азат ителү өчен җир участогы хуҗасы җир участогы урнашкан җирле салым органына үзенең салымнан азат ителергә хокукы булуын раслаучы документ тапшырырга тиеш.
5) Түбәндәге салым түләүче категорияләренә җир салымын түләү буенча льготалар бирергә:
- Гомумроссия экономик эшчәнлек төрләре классификаторы ОКВЭД 01.11.1 буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә торак пунктлар җире категориясенә кертелеп, производство һәм административ биналар, корылмалар,
сәнәгать, коммуналь хуҗалык корылмалары, материаль-техник, азык-төлек белән тәэмин итү, хәзерләү корылмаларына җирнең кадастр бәясенең 0,1 проценты күләмендә киметелгән салым ставкасын куллану;
- Гомумроссия экономик эшчәнлек төрләре классификаторы ОКВЭД 41.00 буенча, су җыю, чистарту һәм бүлү белән шөгыльләнүче предприятиеләр өчен җирнең кадастр бәясенең 0,1 проценты күләмендә киметелгән салым ставкасын куллану;
- Гомумроссия экономик эшчәнлек төрләре классификаторы ОКВЭД 62.12.21 буенча, нефть һәм нефтепродуктлар саклау һәм складлау белән шөгыльләнгән предприятиеләр өчен җирнең кадастр бәясенең 0,2 проценты
күләмендә киметелгән салым ставкасын куллану.
4нче маддә. Отчет чоры.
Салым түләүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәр булган физик затлар өчен отчет чоры булып календарь елының беренче, икенче һәм өченче кварталлары билгеләнә.
5нче маддә. Салымны түләү тәртибе һәм сроклары
Салым түләү кәгазе салым түләүчегә Россия Федерациясе Салым кодексынның 52нче маддәсе беренче өлешендә күрсәтелгән сроктан соңга калмый тапшырыла.
Салым түләүче оешмалар салымнарны җир участогының кадастр бәясеннән процент өлешенең 1/4 өлеше күләмендә аванс итеп түли. Беренче квартал өчен аванс түләүләрнең ахыргы срогы - 5 май, икенче кварталда - 5 август, өченче кварталда - 5нче ноябрь.
Салым түләүче оешмалар өчен салым чоры нәтиҗәләре буенча түләнергә тиешле салым агымдагы салым чорыннан соң килгән елның 5нче февраленнән соңга калмыйча түләнә.
6нчы маддә. Салым түләүчеләрнең салым салынучы базаны киметү хокукы биргән документларны тапшыру тәртибе һәм сроклары.
Салым салынучы базаны киметергә хокук биргән документларны җир участогы урнашкан урындагы җирле салым органына тапшыруның түбәндәге тәртибен һәм срокларын билгеләргә:
- салым түләүче оешмаларга һәм физик затларга - агымдагы салым чорыннан соң килгән елның 1 февраленә кадәр.
7нче маддә. Бу карарның үз көченә керүе
Карар 2015 елның 1 гыйнварында, аны рәсми рәвештә "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасында һәм ТР Спас муниципаль районының Интернеттагы http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында бастырып чыгарганнан соң кимендә бер ай вакыт үткәннән соң, үз көченә керә.
"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек башлыгы К.Ә. Нугаев.
ТР Спас муниципаль районы "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының 2010 елның 26 ноябрь №2-1 карарына
1нче кушымта
ТР Спас муниципаль районы
"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек
территориясендә җир салымы ставкасы,
җир категорияләре: торак пункт җирләр
№ Ничек файдаланырга рөхсәт ителә Җир салымы
ставкасы, %
1. Күп катлы торак йортлар салу рөхсәт
ителгән җир участоклары; 0,3
2. Шәхси торак салырга рөхсәт ителгән җир участоклары; 0,3
3. Гараж һәм автостоянкалар ясау өчен
җир участоклары:
- шәхси, гаилә, һәм эшмәкәрлеккә бәйле
булмаган башка ихтыяҗлар өчен автотранспорт 0,6
чараларын саклау өчен җир участоклары;
- гараж һәм автостоянкалар өчен башка 1,5
җир участоклары;
4. Дача, бакчачылык берләшмәләре 0,3
составына кертелгән җир участоклары;
5. Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш 1,5
хезмәте күрсәтү объектларын урнаштыру
өчен җир участоклары;
6. Кунакханәләр төзү өчен җир участоклары; 1,5
7. Административ һәм офис биналары,
мәгариф, фән, сәламәтлек саклау һәм социаль
хезмәт күрсәтү, физик культура һәм спорт, 0,04
мәдәният, сәнгать, дини объектлар төзү өчен
җир участоклары;
8. Рекреация һәм дәвалау-сәламәтләндерү
объектларын урнаштыру рөхсәт ителгән җир 1,5
участоклары;
9. Производство һәм административ биналар,
төзелеш, промышленность корылмалары,
коммуналь хуҗалык, материаль-техник,
азык-төлек белән тәэмин итү, аны хәзерләү 0,2
һәм сату биналарын урнаштыру өчен җир
участоклары;
10. Электростанцияләр, аларга хезмәт
күрсәтүче корылмалар һәм объектлар 1,5
урнаштыру өчен җир участоклары;
11. Портлар, елга, тимер юл вокзаллары,
аэропортлар, аэродромнар, аэровокзаллар
урнаштыру өчен җир участоклары; 1,5
12. Әйләнештәге су объектлары биләгән җир
участоклары; 1,5
13. Файдалы казылмалар чыгару, тимер юллар,
автомобиль юллары, ясалма эчке су юллары,
причаллар, пристаньнәр, тимер һәм автомобиль
юллары, су юллары өчен отвод полосалары,
транспорт, энергетика һәм элемтәнең җир
өстендәге һәм җир астындагы биналары,
корылмалары, җайланмаларын куллану, тоту,
төзү, реконструкцияләү, ремонтлау, үстерү өчен
кирәк булган конструктив элементларның һәм
корылмаларның, объектларның
трубопроводлары, элемтә һәм радиофикациянең
радиолиния һәм һава линияләре, электр
үткәрүнең һава линияләре, спутник элемтәсе
өчен җир өстендәге корылмалар һәм 1,5
инфраструктурасын, космик эшчәнлек
объектларын урнаштыру өчен җир
участоклары;
14. Авыл хуҗалыгы өчен кулланыла торган 0,3
җир участоклары;
15. Башка җир участоклары; 1,5
16. Россия Федерациясе законнары нигезендә,
әйләнеше чикләнгән, оборона, куркынычсызлык,
таможня ихтыяҗларын тәэмин итүче җир
участоклары. 0,3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев