19 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Якташыбыз Абдулла Алишны Яр Чаллыда искә алдылар
Яр Чаллының Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе һәм шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе агымдагы елның май аенда якташыбыз, Көек авылында туып-үскән фронтовик язучы, балалар өчен кабатланмас әкиятләр һәм шигырьләр авторы - Абдулла Алиш иҗатына багышланган Беренче шәһәрара "Әкияти дөнья" бәйгесен игълан иткәннәр иде. Күптән түгел Үзәк шәһәр китапханәсенең актлар...
-
Район башлыгы призларына
Киләсе якшәмбедә, 23 ноябрьдә, "Олимп" универсаль спорт залында карате кекусинкай (кумитэ - көрәшләр бүлегендә) буенча Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев призларына ачык турнир булачак. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Балтач, Лаеш, Әлки һәм башка районнардан килгән 10 яшьтән алып 15 яшькәчә спортчылар катнашачак. Бәйге сәгать 10да башлана. Анда безнең районнан...
-
Юбилеең белән, “Теремок”!
Узган атна ахырында "Теремок" балалар бакчасы коллективы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
Кулга алдылар
Көч кулланып башка берәүнең милкен урлаган шәһәр кешесенә карата җинаять эше кузгатылды. Әлеге адәм актыгы кичке караңгыда урамда берәү дә булмаудан файдаланып, бер кызны сагалап торган һәм, тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кәрәзле телефонын тартып алу уе белән аңа һөҗүм иткән. Балигъ булмаган кызның әти-әнисе тиз арада бу хакта полициягә хәбәр иткән....
-
Яңа салым таләпләре турында
"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының чираттагы утырышында физик затлар милкенә салымга кагылган законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре тикшерелде. Утырышта катнашучылар алдында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. 284нче яңа Федераль закон нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан "Физик затлар милкенә салымнар турында" РФ Законының үз...
-
Ачык тыңлаулар үтәчәк
Ачык тыңлауларда катнашучыларга районның 2015 елга район бюджеты проектын тикшерү тәкъдим ителә. Ул агымдагы елның 26 ноябрендә район Советының актлар залында үтәчәк. Башлана 14 сәгатьтә. Район бюджеты проекты белән Спас муниципаль районының http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында танышырга мөмкин. Бурычлыларга - кырыс чаралар Район прокуратурасы үткәргән ведомствоара киңәшмәсендә ресурслар белән тәэмин итү...
-
Иң мөһиме – тарихи чынбарлыкны онытмаска
Узган атнада үткәрелгән район җәмәгать советы утырышында мәгариф учреждениеләренең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ничек хәзерләнүләре турында сүз барды. Мәгариф бүлеге методисты Әлфирә Игламова билгеләп үткәнчә, белем бирү учреждениеләрендә шактый эш алып барыла. Мәсәлән, укучылар "Хәтер вахтасы", "Хәтер маршы", "Солдат каберен җыештыр", "Үлемсез полк" акцияләрендә, тимурчылар хәрәкәтендә, эзтабарлар отряды эшендә, һәлак...
-
Мөмкинлекләрдән оста файдаланалар
Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы терлекчеләре елны әйбәт нәтиҗәләр белән тәмамлау өчен тырышлыкларын кызганмыйлар.