Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Украинадагы хәлләр сезне борчыймы?

Любовь Погодина, балалар китапханәсенең уку залы китапханәчесе: - Украинада барган хәлләр миндә зур борчу тудыра, чөнки балаларым - хәрби кешеләр, Севастопольдә яшиләр һәм эшлиләр. Улым Юрий капитан-лейтенант, Кара диңгез флотының водолазлар мәктәбендә киемнәр, азык-төлек хезмәте белән җитәкчелек итә. Кызым Ирина Фиолент борынында урнашкан радиоэлектрон көрәш полкында хезмәт итә. Тормышлары әйбәт,...

Любовь Погодина,
балалар китапханәсенең уку залы китапханәчесе:
- Украинада барган хәлләр миндә зур борчу тудыра, чөнки балаларым - хәрби кешеләр, Севастопольдә яшиләр һәм эшлиләр. Улым Юрий капитан-лейтенант, Кара диңгез флотының водолазлар мәктәбендә киемнәр, азык-төлек хезмәте белән җитәкчелек итә. Кызым Ирина Фиолент борынында урнашкан радиоэлектрон көрәш полкында хезмәт итә.
Тормышлары әйбәт, һәрберсенең гаиләсе бар, хезмәтләрендә макталалар, үз тораклары бар. Икесе дә Россия хәрбиләре булып санала. Аларга Украина хәрбиләре белән чагыштырганда җиңелрәк. Мин үзем Евпатория янында унике елга якын яшәдем. Шуңа күрә җирле халыкның тормышын яхшы беләм, азык-төлек, кием-салым, коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләр кыйммәт тора, аз хезмәт хакына һәм түбән пенсиягә яшиләр. Анда хастаханәгә дә барырга куркып торасың, чөнки барлык хезмәтләр, шул исәптән ашыгыч ярдәм чакырган өчен дә түләргә кирәк.
Минемчә, нәкъ менә шушы хәлләр халыкны митингка чыгарга мәҗбүр иткәндер дә. Кырымда бу якшәмбе көнне булачак референдумны түземсезлек белән көтәм. Минемчә, Екатерина II хакимлек иткән чорлардан ук Россиянеке булып саналган ярымутрауның яңадан безгә кушылуы бик гадел булыр иде.
Александр Татиевский,
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы:
- Әлбәттә, үземнең туган җиремдә барган хәлләр мине нык борчый. Мин Кырымда, Симферополь янында туганмын, аннары гаиләбез Севастопольгә күчкән. Әнием белән апам әлегә кадәр шунда яши.
Үзем Мурманск өлкәсендәге Североморскида егерме елдан артык хезмәт иттем. Запаска чыккач, хатыным һәм улым белән аның әти-әнисе яшәгән Татарстанга күчеп кайттык. Шулай да күңелем туган якларга тартыла. Мөмкинлек чыккан саен, Севастопольгә туганнарым янына барып кайтырга тырышам. Бу көннәрдә дә җыенган идем, ләкин апам бармаска күндерде. Анда хәзер тынычлык юк: һәр җирдә постлар куелган. Берничә көн буе хәтта туганнарыма чылтыратып, хәлләрен белергә дә мөмкинлек булмады, чөнки Интернет та, спутник элемтәсе дә эшләмәде.
Халык үзләренең киләчәк язмышларын хәл итәчәк референдумны түземсезләнеп көтә. Нинди карар кабул итсәләр дә, иң мөһиме - барысы да тыныч кына үтсен иде.
Тамара Попова,
хезмәткәр (Болгар шәһәре):
- Минемчә, Украинадагы хәлләргә борчылмаган кеше юктыр, аеруча анда туганнары яшәүчеләр кайгыра.
Массакүләм мәгълүмат чараларында илнең зур шәһәрләрендә барган күпсанлы митинглар, бандитларның законсыз га-мәлләре, көч структураларының тәртипсезлекләрне тыярга хәленнән килмәве турында укыйбыз. Киев урамнарында чын сугыш бара, һәлак булучылар, яраланучылар бар.
Яшь чакта туристлар юлламасы буенча ике тапкыр Киевта булганым бар. Бик чиста, чәчәк атып утырган, алга киткән инфраструктуралы шәһәр бик уңай тәэсир калдырган иде. Дөрес, җирле халык ул чакта да безне әллә ни ачык йөз белән каршыламады. Моны аңларга да була: бу үзгәртеп кору еллары иде, Украинаның СССР составыннан чыгуы турында сүзләр йөрде. Кибетләрдәге сатучыларның күбесе безгә - рус милләтеннән булган кешеләргә товар сатудан баш тарттылар, хәтта бервакыт безнең төркемгә күп катлы йорт тәрәзәсеннән чи йомырка аттылар...
Билгеле, бу очраклы хәлләр буенча гына халык турында фикер йөртеп булмый. Минемчә, бүгенге хәлләр котырынган милләтчеләрнең күтәрелүе аркасында барлыка килгәндер. Без бары тик кораллы бәрелешләр генә булмасын дип телибез.
Наталья Вдовина,
район хастаханәсе хирургия бүлегенең шәфкать туташы:
- Кырым ярымутравындагы хәлләргә бик борчылам, чөнки бер улым үз гаиләсе белән хәзер шунда яши.
Владимир кайчандыр Кара диңгез флотында армия хезмәтен тутыргач, контракт буенча хезмәт итәргә калды. Аннары сроксыз контракт төзеде. Хәрби кеше буларак, аңа ике бүлмәле фатир бирделәр.
Дөрес, фатирны Севастопольдә түгел, Волгоградтан алды. Хатыны Наталья белән ике кыз үстерәләр.
Моннан ике ел аларга кунакка барган идем, миңа ул яклар бик ошады. Йомшак климат, җылы диңгез, яшелчә һәм җиләк-җимешне мул бирә торган уңдырышлы җирләр. Моңа шатланып яшәргә генә дә бит, юк, әнә нинди хәлләр килеп чыкты...
Һәр кич Украинадагы хәлләр турында яңалыкларны күзәтеп барам. Улыма да еш чылтыратып, хәлләрен белешәм. Ул артыгын сөйләми, бар да тәртип дип кенә әйтә. Аны аңларга була - хәрби кеше бит.
Референдумга зур өметләр баглыйм. Ул үткәннән соң бар да тынычланыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев