14 март 2014 яңалыклары
-
Балыкларны коткару өчен
"Средневолжрыбвод" ФГБУ хезмәткәрләре коррекция интернат-мәктәбенең "Зәңгәр патруль" активистлары белән бергә язын балыкларны саклап калу өчен сезонлы чаралар үткәрделәр.
-
Тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итәләр
Кадетлар мәктәп-интернатында яхшы укыган һәм класстан тыш эшләрдә актив катнашкан укучылар аз түгел. Никита Золов шундый укучыларның берсе.
-
Эшмәкәрләр конференциясе
Узган атна башында үткән эшмәкәрләр конференциясендә 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алыштылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова докладында билгеләп үтелгәнчә, эшмәкәрлек сәүдә, икмәк пешерү, пластик тәрәзә, ишекләр, җиһазлар, республиканың нефть промышленносте өчен детальләр ясау, көнкүреш хезмәте күрсәтү, теплица хуҗалыгы өлкәсендә...
-
Кулланучылар файдасына
15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләт-ләр Оешмасы карары буенча 1983 елда игълан ителә, ә Россиядә 1992 елда "Кулланучы хокукларын яклау турында" закон кабул ителгәннән соң билгеләп үтелә башлый. Быел бу көн "Мобиль элемтәдән файдаланучыларның хокуклары өчен!" девизы астында үтәчәк. Бүген бу тема зур әһәмияткә...
-
“Сугыш кына була күрмәсен...”
Кибет ишеген ачып керүгә, йөзеннән нур бөркелеп торучы олы яшьтәге бу ханым иң әүвәл ипи сата торган бүлеккә юнәлә. Җәүһәрия апа өчен бу якты дөньяда ипидән дә кадерле нәрсә юк. Балачак елларында Ленинград блокадасын, кешеләрнең үзәгенә үткән ачлык газапларын кичереп тә исән калуын могҗиза дими, тагын ни дисең. Шуңа күрә...
-
Салым түләүчеләр өчен
Мартта һәм апрельдә салым инспекциясе белгечләре ачык ишекләр көне уздырачак. Алар салым түләүче физик затларны бүген иртәнге 9 дан 19 сәгатькә кадәр, шулай ук иртәгә - 9дан 15 сәгатькә кадәр һәм шундый ук сәгатьләрдә 11 һәм 12 апрельдә үзләренә килергә чакыралар. Консультацияләр барышында салым органы вәкилләре физик затларның кеременә салым...
-
Гаилә концерты
Шушы көннәрдә Кузнечиха авылы Мәдәният йортында узган концерт әнә шулай аталды. Концертны Удаловлар гаиләсе әгъзалары әзерләгән. Анатолий Владимирович кызы Ксения белән гитарада уйнап, Есенин, Высоцкий шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Аннары сәхнәгә Удаловларның әбисе - Валентина Тимофеевна чыгып, зур осталык белән рус һәм украин халык җырларын башкарды. Авыл халкы концертны яратып...
-
Һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштереп
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалучыларның язмышын ачыкларга ярдәм итәчәк архив документлары белән эшләүне тәмамлады. Әлеге материалларның барысы да "Мемориал" мәгълүматлар банкына тапшырылган. Шунысын әйтергә кирәк, безнең район хәрби комиссариаты республикада беренчеләрдән булып сугыш чорына караган архив мәгълүматларын базага кертү буенча...
-
Район Советы сессиясе
Кичә район Советының чираттагы утырышы булды, ул мөһим мәсьәләләр карады. Контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов 2013 елдагы эшчәнлек турында доклад ясады. Фикер алышулардан соң отчет игътибарга алынды, ул газетабызның киләсе санында басылачак. Закондагы үзгәрешләр нигезендә депутатлар фикер алышып, контроль-хисап палатасы турында яңа Положениене расладылар һәм учреждениенең яңа тибын билгеләделәр -...
-
Украинадагы хәлләр сезне борчыймы?
Любовь Погодина, балалар китапханәсенең уку залы китапханәчесе: - Украинада барган хәлләр миндә зур борчу тудыра, чөнки балаларым - хәрби кешеләр, Севастопольдә яшиләр һәм эшлиләр. Улым Юрий капитан-лейтенант, Кара диңгез флотының водолазлар мәктәбендә киемнәр, азык-төлек хезмәте белән җитәкчелек итә. Кызым Ирина Фиолент борынында урнашкан радиоэлектрон көрәш полкында хезмәт итә. Тормышлары әйбәт,...
-
Үз бурычларын намус белән башкаралар
17 мартта сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр. Спас халкын су белән тәэмин итү хуҗалыгы эшчеләре өчен дә бу һөнәри бәйрәм.