Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Участоклар һәм комиссияләр биш елга төзелә

2012 елның 1 ноябреннән "Сәяси партияләр" һәм " Россия Федерациясе гражданнарының сайлау һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре" дигән Федераль законнарга үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар нидән тора?

Барыннан да элек, дип билгеләп үтте территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов, сайлау участокларын, референдум үткәрү участокларын төзү һәм участок сайлау комиссияләрен оештыру тәртибе үзгәртелде. Әгәр дә элегрәк ул конкрет сайлау кампаниясе белән бәйле булса, яңа Законда сайлау участокларын һәм референдум үткәрү участокларын төзү, участок сайлау комиссияләрен оештыру биш елга исәпләнә.
Сайлау участоклары, референдум участоклары район территориясендә үткәрелә торган барлык сайлаулар өчен бердәм була. Алар территориаль сайлау комиссиясе, район башкарма комитеты җитәкчесе белән килешенеп, агымдагы елның 20 гыйнварыннан да соңга калмыйча оештырылырга тиеш. Ә Татарстан Республикасы территориясендәге барлык участок сайлау комиссияләрен 2013 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча оештырырга кирәк.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе участоклар оештыру, комиссияләр һәм аларның резерв составын формалаштыру буенча төп чараларның календарь планын раслады.
Участок сайлау комиссияләре сайлауларны тәэмин итү, ТР Президентын, депутатны, сайланган орган әгъзасын, җирле үзидарәнең сайланган вәкаләтле кешесен чакыртып алу (отзыв) турында референдумнар, сайлау участогы территориясе чикләрен үзгәртү, муниципаль берәмлекләрне үзгәртү турында тавыш бирү процессларын тәэмин итү буенча биш ел дәвамында үзенең вәкаләтләрен башкара.
Тавыш бирү хокукы белән участок комиссиясе әгъзаларының саны сайлаучылар саныннан чыгып, аны формалаштырган территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан билгеләнә. Безнең очракта һәр участокта - 1000гә кадәр сайлаучы, ә комиссияләр составында 3- 9 кеше.
Бер үк вакытта берничә сайлау яки референдум үткәрелгән очракта участок комиссиясе әгъзаларының саны резерв хисабына арттырылырга мөмкин, срокларны территориаль сайлау комиссиясе билгели.
Участок сайлау комиссиясе ТР сайлау кодексының 97.1 маддәсе нигезендә, РФ Федераль Җыенның Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советында депутат мандатларын бүлүгә рөхсәт ителгән кандидатлар исемлеген күрсәткән сәяси партияләрнең тәкъдимнәре, башка сәяси партияләр һәм җәмәгать берләшмәләр тәкъдиме, шулай ук вәкаләтле берлекләр, сайлаучыларның яшәү, эшләү, хезмәт итү, уку урыны буенча үткәрелгән җыелыш тәкъдимнәре нигезендә формалаша. Кертелә торган тәкъдимнәр саны чикләнмәгән.
2013 елның 20 гыйнварына кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе территориаль сайлау комиссиясе белән килешеп, биш елга сайлау участоклары оештыра. Бу документ, шулай ук участок комиссияләре составына тәкъдимнәр кабул итү турындагы хәбәр район газетасында 28 гыйнварга кадәр басылып чыгарга тиеш. Тәкъдимнәр агымдагы елның 28 гыйнварыннан иртәнге сәгать 8дән башлап, 27 февральдә 17 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Ә 27 февральдан башлап, 26 мартка кадәр, территориаль сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләрен оештыра. Карар кабул ителгәннән соң, биш көн эчендә, аларның составы район газетасында басыла. Сәяси партияләр, тәкъдим кертергә хокукы булган башка субъектлар берничә кандидат тәкъдим иткән очракта, аларның чиратын билгели ала. Мондый тәкъдимнәр булмаган очракта участок комиссияләренең составы турында карарны территориаль сайлау комиссиясе үзлегеннән кабул итә.
Участок комиссиясе составына тәкъдим ителгән кандидатуралар ТР Үзәк сайлау комиссиясе формалаштыра торган резервка кертелә. Резервны оештыруның максаты - вакансияләрне үз вакытында тутыру, вакытлыча кирәк булган участок сайлау комиссияләрен оештыру. Безнең район шартларында, дип билгеләп үтә территориаль сайлау комиссиясе рәисе, район үзәк хастаханәсе каршында вакытлыча сайлау участогын формалаштыру күздә тотыла.
Участок комиссияләре составы резервы структурасын ТР Үзәк сайлау комиссиясе билгели. Участок комиссияләрен оештырып бетергәч, 30 көннән дә соңа калмыйча, территориаль сайлау комиссиясе ТР Үзәк сайлау комиссиясенә аларның составын резервка кертү турындагы тәкъдимне җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев