17 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Авыл урамы караңгылыкка чумган...
Галиев Мансур, хезмәт ветераны. Без яшәгән Школьный урамының ике елдан бирле яктылык күргәне юк. Бу проблеманы хәл итүләрен үтенеп кая гына мөрәҗәгать итмәдек, ләкин әлегә кадәр бернинди үзгәреш күренми. Иртә-кичләрен безнең урамда кап-караңгы, ә бит һәркемнең эш-мәшәкатьләре җитәрлек, урамга чыгарга, кирәк җиргә барырга туры килә. Яшьләр ничек тә йөри, ә...
-
Пошины кызганмаган
Машина руле артында утырган бер кеше юл аркылы чыкканда яшь пошины бәрдереп, ул урыннан качып киткән. Әлеге хәл Никольски янында була. Бу вакыйганың очраклы шаһите булган машина йөртүчеләр биргән мәгълүмат буенча, юл инспекторлары кагыйдә бозучыны тота алганнар. Соңрак дистәдән артык пошиның ашыкмыйча гына юл аша чыкканда трассада булган машиналар туктап,...
-
Пенсионерлар да укый
Шәһәрнең "Ветеран" клубында хокук белеме мәктәбе эшли башлады. Беренче дәрестә сүз гражданнарның дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итүгә булган хокуклары турында барды. Бу темага лекцияне район башкарма комитеты юристы Марина Хрусталева укыды. Ул кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ветераннар шулай ук пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау тармагы, торак...
-
Эшле булдылар
Узган ел районның егерме биш кешесе дәүләт субсидиясен алып, үз эшен башлап җибәрде. Мәшгульлек үзәге инде берничә ел буе шушы программаны тормышка ашыра, үзеңне эш белән тәэмин итү шактый кешеләргә ярдәм итте. Субсидия алучыларның күбесе акчаны шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү - терлекләр, кош-корт, терлек азыгы, йорт яны корылмалары өчен төзелеш...
-
Алда – хәйрия марафоны
Традицион хәйрия марафоны быел 9 февральдә үтәчәк. Марафон 17 ел рәттән үткәрелә, бу акцияне безнең район республикада беренчеләрдән булып күтәреп алды. Социаль тармак һәм мәдәният хезмәткәрләре район һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән марафонны теләсә нинди шартларда оештырып үткәрәләр һәм ул һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Быел марафон Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм...
-
Участоклар һәм комиссияләр биш елга төзелә
2012 елның 1 ноябреннән "Сәяси партияләр" һәм " Россия Федерациясе гражданнарының сайлау һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре" дигән Федераль законнарга үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар нидән тора?
-
Киләчәккә ышанычны арттыра
Узган декабрь ае Аграмак авылы эшмәкәре Александр Соленов өчен истәлекле булды. Аның үз гаилә фермасын оештыру турындагы планнары тормышка ашты.