Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңай үзгәрешләр кертелде

2011елның декабрендә "Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 420нче Федераль закон кабул ителде.

Юлия Широкова,
Спас район судының судья ярдәмчесе.
Яңа Закон нигезендә, җинаятьләр сәясәтен гуманлаштыру максатында, РФ Җинаятьләр кодексының гомуми һәм аерым өлешләрендәге маддәләргә үзгәрешләр кертелде.
Хәзер явыз ният белән һәм саксыз кылган җинаятьләр авыр булмаган җинаятьләрдән санала, аның өчен максималь җәза-иректән мәхрүм итү срогы 3 елдан артмый (элек 2 ел), уртача авырлыктагы җинаятьләр-шул исәптән саксыз кылган җинаятьләр өчен максималь җәза 3 елдан арта (элек - 2 ел).
Бу закон гамәлгә кергәч, судларның җинаять фактларын һәм аның җәмгыять өчен куркынычлылык дәрәҗәсен исәпкә алып, җәза бирүне җиңеләйтү, я булмаса катылату фактлары булмаса, җинаятьләр категориясен җиңелрәккә үзгәртү мөмкинлеге барлыкка килде.
Икътисад өлкәсендә җинаятьләр турындагы эшләрдә законны беренче тапкыр бозган (физик зат яки оешмадан салымнарны яки җыемнарны түләүдән читләшү, салым агенты бурычларын башкармау) затларны бюджетка китерелгән зыян тулысынча каплаган очракта җинаять җаваплылыгыннан азат итү мөмкинлеге бар.
Хәзер төп җәза итеп бирелгән штрафны түләмәсә, җәзаның башка төре белән алыштырыла, ләкин ул иректән мәхрүм ителми.
Хәзерге вакытта җәзаның яңа төре - мәҗбүри эшләтү барлыкка килде. Ул хөкем ителүчене җинаять-башкару учреждениеләре һәм органнары билгеләгән урыннарда эшкә җәлеп итүдән тора. Мондый җәзаларны башкара торган махсус үзәкләр 2013 елда барлыкка киләчәк.
РФ Җинаятьләр Кодексының яңа 82.1 маддәсе нигезендә, наркоман авырулы дип табылу һәм беренче тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылу түбәндәгеләргә бәйле:
- зур күләмдә наркотиклар, психотроп матдәләр һәм аларның аналогларын сату максатыннан башка сатып алу, саклау, урыннан-урынга күчерү, шулай ук составында накротик яки психотроп матдәләр булган үсемлекләрне зур күләмдә сату максатыннан башка сатып алу, саклау, урыннан-урынга күчерү;
- составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне сату максатыннан зур күләмдә үстерү;
- составында наркотик яки психотроп матдәләр алырга хокук биргән рецептлар яки башка документларны законсыз бирү яки аларны охшатып ясау буенча беренче тапкыр җинаять кылган, әмма үз теләге белән наркоманиядән дәвалану курсын һәм медицина-социаль реабилитация үтәргә риза булган кешегә суд иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза срогын дәвалау курсы һәм реабилитация үткәнче кичектереп тора ала (5 елдан артык түгел).
Яла ягу, хурлау кебек җәмгыять өчен куркыныч булмаган кайбер җинаятьләр хәзер криминаль җинаять булып саналмый. Алар өчен административ җаваплылык кына каралган.
Шуның белән бергә 20дән артык маддәдә җәза бирү сроклары үзгәртелгән, мәҗбүри эшләтү, төзәтү эшләре кертелгән, РФ Җинаятьләр Кодексының күп маддәләренә өстәмәләр кертелгән, санкцияләр яңача редакциядә бирелгән.
Шәхесне раслаучы документны законсыз бирү һәм сатып алу, шулай ук законсыз юл белән алынган шәхси мәгълүматларны кулланган өчен, әгәр бу җинаятьләр финанс операцияләрендә яки акча, башка милек белән бәйле бер яки берничә җинаять кылу максатында юридик затны рәсмиләштерү өчен кулланылган булса, җинаять җәзасы бирү каралган.
Ялган затлар аша (подставные лица) юридик затны оештыру яки үзгәртеп оештыру (бер көнлек фирмалар) өчен 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.
РФ Җинаятьләр Кодексының кайбер маддәләр составы, шул исәптән компьютер мәгълүматлар тармагы да, үзгәрде. Беренче тапкыр мәгълүматны яшерен рәвештә җыя торган махсус техник чараларны законсыз ясау (сатып алу) һәм (яки) сату өчен җинаять җәзасы бирү кертелгән.
Барлык үзгәрешләрнең дә гамәлгә бер үк вакытта кермәвен билгеләп үтәргә кирәк. Өйдә сак астында тоту (домашний арест), наркоман дип табылган хөкем ителүчеләрнең җәзасын кичектерүгә кагылган положениеләр 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде, ә мәҗбүри эшләтүгә кагылган маддәләр 2013 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев