13 март 2012 яңалыклары
-
Иң җитезләр җинде
Район ДОСААФ командасы Советлар Союзы Герое Б. Кузнецов призларына үткәрелгән вак калибрлы мылтыктан ату буенча республика ярышларында өченче булды. Район данын төз атучылар Артём Назаров, Илшат Шәфигуллин һәм Артём Смоленцев яклады. Ярышлар оборона-масса эшләр айлыгы кысаларында оештырылды. Генерал-майор Ф. Булатов истәлегенә багышланган чаңгы эстафетасында Рамил Хәсәнов, Илья Тегулёв һәм Зөлфәт...
-
Яшүсмергә ничек ярдәм итәргә?
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр олыларда гына түгел, яшүсмерләрдә дә эмоциональ-психологик киеренкелек тудыра. Моны ничек җиңеп чыгарга?
-
Кулланучыларга зыян килмәсен өчен
Бүлгеч челтәрләрендә электр энергиясен урлашу очракларына каршы көрәш - "Челтәр компаниясе" эшчәнлегенең энергия көчен арттыру һәм аның финанс тотрыклылыгын күтәрүнең төп юлларыннан берсе.
-
Уңай үзгәрешләр кертелде
2011елның декабрендә "Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 420нче Федераль закон кабул ителде.
-
Коллективта абруйлы кеше
Район газ эксплуатация хезмәте шоферы Айрат Беляев үз эшенә җаваплы карый һәм аны җиренә җиткереп башкара.
-
Катгый контрольгә алынды
Инде хәбәр ителгәнчә, район Советының чираттагы утырышында контроль-хисап палатасының үткән елгы эше турындагы мәсьәлә каралды. Бу отчет чорында нинди төп мәсьәләләр хәл ителде?
-
Хезмәтен хөрмәтләп
"Гришин Г. А" ИП җитәкчесе Гришин Геннадий Александрович Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның авыл хуҗалыгы җитештерү тармагында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Республика ярышларында катнаштылар
Картинг буенча безнең район берләшмәсе шәкерте Кристина Гайсина спортның бу төрендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы кубогына үткәрелгән республика ярышларында шактый уңышлы чыгыш ясады. Ярышлар "ХОНДА-270" һәм "ХОНДА-200" классында үткәрелде, ул Ватан сакчылары көненә һәм 8 Март бәйрәменә багышланды. Республиканың зур шәһәрләреннән килгән 26 спортчы кыз арасында Кристина дүртенче урынга...
-
Иң көчлеләр арасында
Безнең якташыбыз Виктор Ермилин чаңгы ярышлары буенча юниорлар арасында дөнья беренчелегендә чыгыш ясап, классик алым белән ун километрлы дистанциядә тугызынчы булды. Бу җаваплы ярышлар Төркиянең Эрзурум шәһәрендә үткәрелде. Мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнашкан Виктор өчен бу зур уңыш. Хәзерге вакытта ул Төмән шәһәрендә үтәчәк Россия чемпионатына әзерләнә.
-
Язның беренче бәйрәме белән котладылар
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан район Мәдәният йортында 8 мартка багышланган кичә булды. Үзешчән артистларыбыз бу көнне үзләренең чыгышларын хатын-кызларга багышладылар. Настя Пенькованың җырлавы һәм Полина Рыбакованың акробатик этюды аеруча уңышлы килеп чыкты. Тамашачылар "Траектория" һәм "Задорные девчата" бию коллективлары чыгышын җылы кабул иттеләр. Анатолий Молодов белән Алексей Корчагинның җырлавы да...
-
Эшкә хуҗаларча карап
Танкеевка авылы фермеры Равил Бакиров үзенең фермерлык хуҗалыгын үстерүгә, киңәйтүгә даими игътибар бирә.