Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тыюлык эшенә йомгак ясалды

Быел үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында узган коллектив җыелышында 2018 елга йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Владимир Корнилов

Җыелышның эшендә архивлар эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район башлыгы Камил Нугаев һәм башка җаваплы кешеләр катнашты.

Музей-тыюлыкның отчет чорындагы эше турында БГИАМЗ директоры Фәргат Мөхәммәтов сөйләде. Ул 2018 елда музей-тыюлык территориясендә күпләп халык җыелган дүрт зур чара –  традицион “Изге Болгар җыены”, “Кыш батыр” беренче кышкы фестиваль, беренче тапкыр “Чәк-чәй” кулинария фестивале, бишенче тапкыр “Бөек Болгар” тарихи реконструкция фестивале узуын билгеләп үтте. Монна тыш, ел дәвамында музей-тыюлыкта Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге делегацияләр һәм югары кунаклар булып китте.

Узган ел эчендә бөек Болгарга 521420 кеше килгән. Бу өченче елгы күрсәткечләрдән бераз кимрәк булса да, моны аңлатучы объектив сәбәпләр җитәрлек. Аларның берсе – футбол буенча дөнья чемпионаты, чөнки аның барышында транспортның күпчелеге, шул исәптән елга транспорты да, Казанда узган футбол матчларына, җанатарларга һәм туристларга хезмәт күрсәтүдә эшләде. 

Музей-тыюлык белгечләре һәм күпсанлы кунаклар билгеләп үтүенчә, туристларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе бермә-бер артты, яңа маршрутлар һәм хезмәтләр барлыкка килде, башка яңалыклар кертелде. Хәзерге вакытта музейда 210 кеше эшли, узган ел штатлар саны 179 кеше тәшкил итә иде. Чыгыш ясаучы билгеләп үтүенчә, тыюлыкта оештырылган күпсанлы күргәзмәләр, яңа музейлар, хәтта тулаем бер музейлар урамы ачылуын, Болгарга теплоходлар килә башлавын, археология табылдыклары белән эшләүне һәм башкаларны бары тик уңай яктан гына бәяләргә мөмкин.

Музей-тыюлыкта алып барылган фәнни эш турында директор урынбасары Андрей Фәсхетдинов сөйләде.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов, Спас районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Алексей Судариков үз тармаклары буенча эшнең барышын яктырттылар.

Татарстанның социаль-икътисадый үсеше турында җыелышта архивлар эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде, ә район башлыгы Камил Нугаев районда эшләрнең ничек барышы белән таныштырып үтте. Ул үзенең чыгышында бүгенге көндә музей-тыюлык коллективы районда иң зур коллективларның берсе булуын, оешманың үз эшчәнлеген даими киңәйтеп торуын һәм безнең якларга елдан-ел күбрәк туристлар җәлеп итүен билгеләп үтте. “Кол Гали” кунакханә комплексы ачылганнан бирле коллективның эше бермә-бер артса да, алга куелган бурычларның җиренә җиткереп үтәләчәгенә шик юк. Район башлыгы музей-тыюлык хезмәткәрләренең барысына да тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Ахырда бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Баш бухгалтер Юлия Матвеева, баш инженер Владимир Фарисеев, директор урынбасарлары Андрей Фәсхетдинов белән Лилия Сафинага Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Фәнни хезмәткәр Гөлшат Храмова Спас районы башлыгы Рәхмәт хатына лаек булды. Бер төркем хезмәткәрләр шулай ук музей-тыюлык директорының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев