Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда җирләрне административ тикшерү

Законда яңа хезмәт - җир участогын административ тикшерү барлыкка килде. Бу нидән гыйбарәт? Бу чагыштырмача яңа процедура 2015 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Җир мөнәсәбәтләре объектын административ тикшерү - дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларында, һәркем өчен ачык мәгълүмат ресурсларында, архив фондларындагы мәгълүмат, дәүләтнең җирләр мониторингы барышында алынган мәгълүматлар, җирнең төзелешендә ясалган...

Законда яңа хезмәт - җир участогын административ тикшерү барлыкка килде. Бу нидән гыйбарәт?

Бу чагыштырмача яңа процедура 2015 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Җир мөнәсәбәтләре объектын административ тикшерү - дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларында, һәркем өчен ачык мәгълүмат ресурсларында, архив фондларындагы мәгълүмат, дәүләтнең җирләр мониторингы барышында алынган мәгълүматлар, җирнең төзелешендә ясалган документлар, дистанцион алым белән алынган мәгълүматлар нигезендә аның халәтен һәм куллану ысулларын тикшерү.

Җир мөнәсбәтләре объектларын административ тикшерү вәкаләтләре кемгә бирелгән?

Мондый вәкаләтләр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең җирләрдән файдалану һәм саклау буенча Дәүләт инспекторларында була.

Административ тикшерү нинди нәтиҗә бирә?

Әгәр тикшерү барышында закон бозу билгеләре ачыкланса, бу тикшерү үткәрү өчен нигез булып тора. Җир участогы хуҗасына тикшерү турында алдан хәбәр итеп куялар, аның алдында барлык тиешле чаралар үткәрелә, шул исәптән җир участогына документлар тикшерелә.

Тикшерү барышында нинди бозулар еш очрый?

Иң еш очрый торган закон бозуларның берсе - җир участогын үз белдегең белән алу, әлеге участоктан РФ законында каралганча файдаланмау, шулай ук җир участогыннан максатчан файдаланмау.

Җир законнарын бозган өчен нинди җаваплылык каралган?

Закон бозган кеше штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла. 2015 елда штрафлар күләме сизелерлек артты, хәзер штраф административ закон бозылган участокның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Закон тарафыннан штрафның минималь суммасы билгеләнгән, бу сумма гражданнар өчен 5000 сум тәшкил итә.

Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: штраф түләмәс өчен җир участогы булган һәр кеше участокның факттагы мәйданын һәм чикләрен билгеләүче документтагы белән чагыштырырга, төгәлсезлекләр ачыкланса, җир участогы чикләрен аныклау өчен кадастр инженерларына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

фото http://www.stroy54.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев