29 апрель 2016 яңалыклары
-
Татарстанда җирләрне административ тикшерү
Законда яңа хезмәт - җир участогын административ тикшерү барлыкка килде. Бу нидән гыйбарәт? Бу чагыштырмача яңа процедура 2015 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Җир мөнәсәбәтләре объектын административ тикшерү - дәүләт һәм муниципаль мәгълүмат системаларында, һәркем өчен ачык мәгълүмат ресурсларында, архив фондларындагы мәгълүмат, дәүләтнең җирләр мониторингы барышында алынган мәгълүматлар, җирнең төзелешендә ясалган...
-
Чулпан – олимпиада призеры
Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 11 класс укучысы Чулпан Галимова Казан федераль университеты татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәргән региональ олимпиада призеры булды.
-
Чисталык үзебездән тора...
Беренче апрельдән санитария-экология икеайлыгы игълан ителде. Аның ничек үтүе турында газета хәбәрчеләре шәһәр һәм авыл халкыннан сорашты.
-
Болгарда ЗАГС яңа урынга күчте
ЗАГС яңа урынга күчтеГражданлык хәле актларын теркәү бүлеге адресын алыштырды.
-
Тукайга багышланды
Болгар шәһәренең үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби кичә булды.
-
Тагын ике җиңү!
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр республика фестивалендә инде ун ел рәттән безнең район исеменнән чыгыш ясап, берничә тапкыр җиңүче һәм лауреат исемен алган Дарья Чудакова супер-финал нәтиҗәләре буенча ике номинациядә берьюлы җиңүче дип табылды.
-
Уҗымнарны тукландыру тәмамланды
Район хуҗалыкларында уҗым культураларын тукландыруны тулысынча төгәлләделәр. Бу агрочара 22,7 мең гектарда башкарылган. Ә меня "Красный Восток" җәмгыяте уңышны арттыру өчен басуларны авиация ярдәмендә өстәмә тукландыра.
-
Яңа клуб төзелә
Инде икенче ел рәттән "Спасагрострой" җәмгыяте төзелеш тармагында 50 миллион сумга кадәр еллык эш күләме башкарган оешмалар арасында хезмәтне саклау буенча республика конкурсында алдынгылыкны бирми.
-
Бәйрәм белән, кадерле якташлар!
Район башлыгы Камил Нугаев спаслыларны 1 Май һәм христианнарның Пасха бәйрәмнәре белән котлады.